Логотип Магариф уку
Цитата:

Руслар татар телен өйрәнә

Бүген «Татар теле дөньясы» клубында 16 кеше укырга теләк белдергән.

Мондый күңелле хәбәрне безгә Төмән өлкәсенең Боровский бистәсендә яшәүче Рузилә Назыйрова җиткерде. Ул бистәдә татар телендә иркенләп, бер-береңне аңлап сөйләшергә өйрәнү өчен махсус клуб оештырган. Клубка теләгән һәркем йөри ала, яшь чикләре юк, дип аңлатты ул.  Клубны ачканда, коммерция максатларын алга сөрми оештыручы, аның омтылышы – дуслары, туганнары белән үз телендә рәхәтләнеп гәпләшергә өйрәнү һәм башкаларны да өйрәтү.

Бүген «Татар теле дөньясы» клубында 16 кеше укырга теләк белдергән. Алар арасында рус гаиләләре дә бар. Клуб оешканчы, Рузилә балаларын туган телгә өйрәтү өчен Төмән шәһәренә дәресләргә йөрткән. «Татар теленә өйрәнү шулкадәр шәп, дип танышларыма, дусларыма бергәләп йөрергә тәкъдим иттем», – ди ул. Телне белергә теләүчеләр күбрәк  булырга да мөмкин бит дигән фикергә килгәч, ике көн эчендә укырга теләгән 15 кешедән имза җыеп, бистә администрациясенә хат белән мөрәҗәгать иткәннәр. 


Пенсия яшендәге Наталья Резенова татар теле түгәрәгенә бик теләп язылган. Ни өчен татар теле түгәрәгенә язылуы турында ул болай дип сөйләде: «Кырыгынчы еллар азагында безнең гаилә, язмыш кушуы буенча, Төмәнгә килгән. Мин тумышым белән Төмәннеке, ә әбием Мария Соломоновна Идел буеннан күчеп килгән һәм бөтен гомере шушы шәһәрдә узган аның.  Красноярск төбәгеннән чакыру буенча шәһәргә килгәч, алар хәтта  рус телен дә белмәгәннәр, украин телендә аралашканнар. Никтер, ул яшәгән авылда күбрәк украиннар яшәгән. Без еш кына үзебезгә кимсетүле караш ташлауларын сизә идек. Шуннан соң  әнием татар кызлары белән дуслашып китә һәм алар белән бертигез дәрәҗәдә татарча сөйләшергә өйрәнә, татар җырларын җырлый. Хәзер әниемә 83 яшь. Татар теле хәтереннән чыккан инде. Телне онытмас өчен, гел аралашып торырга кирәк шул».

 

Наталья ханымның күп дуслары Казанда яши. Алар арасында дин тотканнары да шактый.  «Без төрле милләттән булуыбызга карамастан, Аллаһ юлыннан йөрибез, бер-беребезгә мәрхәмәтлерәк булсак иде. Шуңа да алар белән татарча сөйләшәсем килә. Иремнең апасы 50 ел татар кешесендә кияүдә. Бик күңелсез хәл: балалары, оныклары татарча белми. Ә ире бик тәмле татар ризыкларын пешерә. Татарлык шуның белән тәмамлана», – дип борчыла Наталья Юрьевна. Татар теленә өйрәтү буенча игъланны күргәч, аның күңелендә кызыксыну уяна. «Татарча сөйләшергә өйрәнә алырмынмы, белмим, иң мөһиме башларга, дип юата ул үз-үзен.

 

Рузилә Назыйрованың рус милләтеннән булган дус кызы Лариса Прудникова да ире һәм өч баласы белән клубка татар теле дәресләренә йөреячәкләрен әйткән. «Өч татар ханымы оештырган «Төмән татар муенсасы» яңа уникаль экскурсия туры вакытында Ямбай сәүдәгәренең мәдрәсәләр ачар өчен йортлар сатып алуы тарихын ишеткәч...минем аңым тулысынча үзгәрде. Туган телне белмәвем күңелемдә борчу тудырды. Хыялым – татар теленә өйрәнү», – ди Рузилә  үзе кебек туган телен өйрәнергә теләүчеләрнең артуына өмет итеп.


 «Дәресләр формаль булмаган шартларда, кызыклы үтәчәк. Грамматиканы ятларга кирәкми, чөнки без лаеклы альтернатива тәкъдим итәбез», – дип ышандыра клуб җитәкчесе. Туган телдә сөйләшергә, укырга һәм аны аңларга кырык еллык педагогик стажы булган укытучы Фирдәүс Шакирова өйрәтәчәк. 

Таңсылу Габидуллина

Фото: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ