Логотип Магариф уку
Цитата:

Тыңламый бит, нишләтим?

Һәр әти-әнинең кайчан да булса шушы сорау алдында калганы бардыр. Сабыең тыңламыйча ачуыңны чыгарганда аңа «төшереп» алырга ярыймы? Әллә инде «Балам, алай ярамый бит…» – дип аңлату да җитәме? Әйтеп-әйтеп тә аңламаса, нишләргә?

Чыбыркыдан – «прәннек»кә
Без үскәндә олыларның каешка таба күз карашы белән генә ымлап күрсәтүе дә җитә – шунда ук тынычланырга кирәклеген аңлый идек. Бүген үз балаларыбызны тәрбияләгәндә, бик күпләр кебек үк, «чыбыркы»дан «прәннек»кә күчеп барабыз. Әле безнең буын балалар бакчасында тәрбиячеләрнең сирәк-мирәк арт якка кундырып алуларын, мәктәптә указка яисә акбурның кайчак башка да менеп төшүен көлеп искә алсак, бүгенге балаларның мондый истәлекләре булмаячак. Хәзер бакчада иң «кырыс» җәза – уенчыкларга кагылмыйча, иптәшләреңнең уйнавын читтән генә күзәтеп утыру. Кайберәүләр исә монысын да зыянлы эшкә саный. Янәсе, баланы җәзага тартырга бөтенләй ярамый. Бүген тәрбия эшендәге фикер-карашлар шулкадәр төрле, алардагы «алтын урталык»ны эзләү генә дә шактый вакыт таләп итә.

Урталык исә мондыйрак:
• Баланы җәзага тартыр алдыннан моның гадел булуына инанырга кирәк. Бәлки, аның ашыйсы, йоклыйсы килә, йә булмаса, ул авырып торадыр. Бу очракта сабыйга ярдәм итү, аның теләген үтәү белән тиктомалга елау, кыбырсу да бетеп китәчәк.
• Җәза бала кылган начар гамәлдән соң ук бирелергә тиеш. Соңга калган очракта, сабый ни өчен «җәзага тартылуын» аңламаячак, чөнки бу турыда инде күптән оныткан булачак.
• Кечкенә бала өчен озакка сузылган җәза куллану шулай ук урынсыз. Әйтик, үсмерләр хаталанса, аларны бер атна компьютерга кагылдыртмаска була, тик дүрт яшьлек сабыйны шулкадәр вакыт мультфильмсыз яшәтү дөрес түгел. Ник дигәндә, кечкенәләр вакытны бөтенләй башкача кабул итә.
• Баланы булмастай эш белән куркыту да файдасыз. Мәсәлән, «Мин сиңа бүтән беркайчан да кәнфит алмаячакмын…» – дисез икән, бу сүзләр, мөгаен, чынга ашмас. Бала исә сезнең янауларга бөтенләй игътибар итмәскә өйрәнер.
• Иң мөһиме: өлкәннәр арасында килешү булырга, бала алдына «ярый» белән «ярамый»ның төгәл чикләре куелырга тиеш.

«Тыңлатырга вакыт юк»
Бер танышыбыз бик үзенчәлекле ысул белән тыңлата иде баласын. Кунакта улы чиктән чыга башласа, исеме белән дәшә иде дә түшенә карап ала иде. Бала шым була. Соңрак кына моның серен белдек. Танышыбыз, баласы тыңламаганда, аны энә белән чәнчеп ала торган булган, ә энәне үз түшенә кадап куя икән. «Энә инде күптән үз урынында, әмма түшкә карап алу җитә, түштә энә юклыгын белсә дә, балам шым була», – дип куркыныч серен чиште ул бервакыт.
Заман психологлары җәза белән бик сак булырга киңәш итә. Начар гамәл өчен ачулануга караганда, яхшы эш өчен мактау күп тапкыр файдалырак, ди алар. Иң шаян, тыңлаусыз баланың да бер яхшы гамәлен күреп, мактап җибәрсәң, моның тәэсире шактыйга җитә – бала мактауны тагын ишетергә теләп, әлеге гамәлен кабатлый.
Шунысы да бар: бакчадагы һәм мәктәптәге тәрбия белән өйдәге тәрбия – икесе ике нәрсә. Бакчадагы тәрбияче, мәктәптәге укытучы – ни генә дисәң дә, чит кеше. Аны яратмыйча да тыңларга була. Ә әти-әнине? Гаиләдә мәхәббәт юк икән, бу инде гаилә түгел. Куркытуга гына корылган мөнәсәбәтләр, иртәме-соңмы, җимереләчәк.
Тик баланы бер дә ачуланмый, аңа кычкырмый гына тәрбияләү мөмкинме соң? Әти-әниләрнең күпчелеге бу сорауга «юк» дип җавап бирәчәк. Чөнки безнең балага нәрсәне дә булса озаклап тыныч кына аңлатырга, аның фикерен, теләген тыңларга вакытыбыз юк. Әни кешенең эштән кайткач ашарга әзерлисе, өйне тәртипкә китерәсе, юасы, үтүклисе һәм тагын әллә ниләр эшлисе бар. Әтиләр исә, гомумән, балаларны сирәк күрә – алар акча эшли. Нәтиҗәдә бала үзенә игътибар иттерергә теләп көйсезләнә, шаяра, тыңламый. Моңа әти-әниләрнең тагын да ныграк ачуы килә. Сабый исә нигә ачулануларын да аңламыйча үзенекен эшли бирә… Барлык гаиләләр дә шулайдыр димим, ләкин күпчелек әнә шундый боҗра буенча «чаба».

Бер танышым сөйләгән көлке дә, кызганыч та хәл исемә төште. Беркөн ул, биш яшьлек улын ниндидер гамәле өчен почмакка бастырып, үз эшләрен карый башлаган. Онытылып китеп, шактый вакыт узган. Исенә төшеп барып караса, бала һаман почмакта басып тора ди. «Улым, син нигә монда торасың?» – дип соравына: «Үзең басып торырга куштың бит, торам инде…» – дигән җавап ишеткән… Ни хикмәт, без еш кына җәзаны да балага нидер аңлату, аны тәртипкә өйрәтү өчен түгел, ә аптыратып йөрмәсенгә, безгә комачауламасынга бирәбез кебек. Берникадәр вакыт сабый, үпкәләп, яныбызга да килмәячәк. Ярый соң, үпкәләр дә үтәр, янәсе. Ә шушы вакытны аның белән сөйләшеп, уйнап, бергә ниндидер эш башкарып үткәрсәк, балам тыңлаусыз, дип сирәгрәк зарланыр идек, бәлки?!

 

 

Мәдинә Моратова

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ