Логотип Магариф уку
Цитата:

Акылга – бәя, тәрбиягә чик юк

Хөсәенова Гөлнара Хәлим кызы,Апас районы Дәвеш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыКадерле әти-әниләр! Бер генә минутка бар эшегезне дә читкә куеп, берничә сорауга эчтән генә җавап бирегез...

Хөсәенова Гөлнара Хәлим кызы,

Апас районы Дәвеш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Кадерле әти-әниләр! Бер генә минутка бар эшегезне дә читкә куеп, берничә сорауга эчтән генә җавап бирегез әле. “Мин балам белән кайчан тыныч кына сөйләшеп утырдым, аның хәлен белдем, биргән сорауларына җавап кайтардым?” Күбегез хәтерләмәс тә, кайберәүләр көн саен дияр. Тик сез аның белән сөйләшсәгез дә, күбрәк матди байлык турында әңгәмә корасыз бит. Ә балагызны  ниләр борчыганын сорашканыгыз бармы? Юктыр, мөгаен. Ата-ана һәрчак ашыга, акча таба, мал җыя. Күпләрегез әйтер: “Балалар өчен тырышабыз бит!”  Хаталанасыз,  иң беренче  үзегез өчен эшлисез, яшисез. Рухи якны кайгыртмыйсыз да. Бергә кайчан китап укып утырганыгыз бар?  Бала  Интернетта утыра, утырсын, тавышы чыкмасын,  сезне генә аптыратмасын... “Балалар – безнең киләчәгебез” дияргә яратасыз. Әхлакый тәрбияне бирмәгәч, аны ник алардан көтәсез? Киләчәгегез нинди булыр? Алар каршында утырып аракы эчәсез (хәтта хатыннар да), тәмәке тартасыз, кемнедер алдыйсыз, каяндыр урлыйсыз, дин сабагын үзегез дә өйрәнмисез, остабикәләр, муллалардан көләсез, гаеп эзләп утырасыз. Балагыз каршында  әниегез, әтиегезне дә яманлап алырга күп сорап тормыйсыз. Шуларны күреп үскән баладан ни көтәсез? “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, –   дигән бабайлар. Минемчә, башта замана әти-әниләренең үзләрен тәрбияләргә кирәк.


Инде шәһәр белән авыл мәсьәләcенә килик. Әйе, авылда бала эшләп үсә. Әти-әнисенең дә көне-төне чапканын белеп тора. Шәһәрдәге кебек, бала әти-әнисе белән җитәкләшеп ял паркларында да йөрми, ашханәләргә, кафеларга да кереп ашамый.  Бассейн, боз сарайлары да юк авыл баласы өчен. Тик бернигә дә алыштырып булмый торган авыл матурлыгы, табигате, байлыгы бар. Шулардан әти-әнисе белән дөрес файдаланса, авыл баласын да сау-сәламәт, әхлаклы итеп тәрбияләп була. Әти-әниләргә дә буш вакыт, мөмкинлек тудырылса, кайсысы үз баласы белән ял итәргә теләмәс икән. Ыгы-зыгылы заманда кеше программалаштырылган  робот кебек: тора, ашый, эшли, йоклый. Олыгаеп уйлана башлаганда үзенең соңга калганын аңлый. Нәрсәгәме? Баласын  тәрбияләргә. Нәрсә соң ул дөрес тәрбия? Берәр кагыйдәсе бармы аның? Кем ничек тели, шулай тәрбиялиме? Тәрбияле бала замана баткаклыгында югалып калмасмы? Сораулар, сораулар, сораулар...


Соравыбызга җавап итеп, татар галиме Ризаэддин Фәхреддин сүзләрен китерәм: “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан  башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр.” Нәкъ галим әйткәнчә, укытучының, әти-әнинең максаты –  киләчәкне алдан белеп, шул заман өчен яраклы шәхес тәрбияләү.  Туктаусыз үзгәрә һәм үсештә барган дөньяда нык ихтыяр көче, максат булдырырга кирәк, бары шул чакта гына балалар бу тормышта үз урыннарын табарлык шәхесләр булачак.


Авыл мәктәбе шартларында укытучылар балаларны менә дигән итеп тәрбиялиләр. Дәресләр белән беррәттән, тәрбия сәгатьләре, бәйрәмнәр үткәрәләр, ярыш-бәйгеләрдә катнашалар. Яңа төрләрен, формаларын эзләп табалар, яшь үзенчәлекләрен истә тотып эшлиләр. Интернеттан оста файдаланалар. Экскурсияләргә дә чыгарга вакыт табалар. Әле авылда балалар саны әз булгач,  һәрберсе күз алдында, буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен дә белеп, күреп тора. Кайчан һәм кайда гына булсаң да, эзләнеп эшләүче укытучы, тәрбияче балаларга дөрес тәрбия бирергә тырыша. Бабаларыбыз:  “Акылга  – бәя, тәрбиягә чик юк”, –   дип белеп әйткән. Димәк, эшләргә дә эшләргә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ