Логотип Магариф уку
Цитата:

Ата-ана – беренче үрнәк

Фәйзрахманова Рузия Габделбәр кызы, Саба районы Мичән урта мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Баланың шәхес булып формалашуы, беренче чиратта, гаилә тәрбиясенә бәй...

Фәйзрахманова Рузия Габделбәр кызы,


Саба районы Мичән урта мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы


 Баланың шәхес булып формалашуы, беренче чиратта, гаилә тәрбиясенә бәйле. Ата-ана – төп тәрбияче, беренче үрнәк. Димәк, балаң тәрбияле булсын өчен, ата-ана үзе тәрбияле, әдәпле, хезмәт белән гадел көн күрүче  булырга тиеш. Аннан соң гына мәктәп. Мәктәп белән гаилә бердәм булса гына тиешле нәтиҗәгә ирешергә була.


 Мин үзем дә авыл баласы. Мине беркем дә тәрбияләп утырмады. Әти-әни колхозда эшләде, тәрбиягә вакытлары да булмады. Гаиләдә дүрт бала үстек,  әти-әни тырышлыгы белән дүртебез дә  махсус белем алдык, шул алган һөнәргә тугры калып, гомер иттек. Инде барыбыз да лаеклы ялга әзерләнәбез. Еллар узган саен уйланам:  әти-әни безнең өчен менә дигән үрнәк булган икән бит! Алар үзләре дә белмичә безне чын шәхес итеп тәрбияләгәннәр. Мин аларга бик рәхмәтле һәм алар алдында баш иям.


Инде һөнәремә килик: гомерем буе авыл мәктәбендә укыттым.  Авыл баласын белемле һәм тәрбияле итү өчен көчемне җәлләмәдем. Дөресен генә әйткәндә, барлык көчне укуга бирә идек. Ничектер, авыл баласы тәрбиягә мохтаҗ түгел кебек иде. Бигрәк тә кечкенә авылларда  барысы да күз алдында. Укытучының яшәү рәвеше дә, баланың бар тормышы да бергә үрелеп бара. Алар бер-берсенә үрнәк тә, шул ук вакытта күзәтүче дә. Махсус балалар өчен бакчалар да юк. Аз комплектлы мәктәпләрдә өлкәнрәк сыйныфта укучылар нәниләр өчен чын тәрбияче  булганнардыр әле.


Ә менә хәзер барысы да үзгә... Җәмгыятьтә төрле үзгәрешләр барганда, тәрбия эше аеруча кыен чор кичерә. Кешенең акыл үсеше белән рухи үсеш арасында зур упкын барлыкка килде.  Авылларда да тәрбия проблемасы килеп басты. Ул өч юнәлештә алып барыла. Беренчедән, авылдагы тәрбия хезмәт тәрбиясе белән әһәмиятле. Авыл хуҗалыгы җитештерүе, терлекчелек һәм игенчелек белән авыл баласы якыннан таныш. Хәзерге заманда җитештерү генә түгел, җитештерү нигезендә тормыш нигезләрен көйләү – икътисад ята. Хәзерге заман авыл укучысы продукция җитештерүдә катнашып, аннан алган табышны бүләргә өйрәнеп, барысын да аңлап үсә. Икенчедән, экологик тәрбия. Авыл баласы табигатькә якын тора, авырлыкларны күрә, тоя. Табигатькә зыян килсә, аның язмышы өчен борчыла. Су чыгыныкларын һәм  сулыкларны тәртиптә тоту, агачлыкларны карап тору, табигать кочагына экскурсияләр оештыру, аңа якын бәйләнештә яшәү табигатькә мәхәббәт тәрбияли, аны яратырга өйрәтә. Өченчедән, рухи байлык. Авыл баласына туган төбәгенең тарихын да яхшы белергә мөмкинлекләр бар. Узган дәверләрдә яшәгән халыкның гореф-гадәте, тарихы, үз азатлыгы һәм яшәеше өчен көрәше, сугыш елларындагы тыл батырлары тормышы белән танышырга да мөмкинлек-чыганаклар җитәлек биредә. Педагоглар җитәкчелегендә тыл һәм сугыш ветераннары  белән очрашу, тарихи әһәмияткә ия булган объектларга экскурсияләр оештыру, зиратларны тәртиптә тоту, тимурчылык хәрәкәтләре балаларга зур рухи байлык өстәргә ярдәм итә. Соңгы елларда балаларыбызның рухын ныгытуда дөрес оештырылган дини тәрбия, махсус дәресләрдә динебез тарихын өйрәнү, этика дәресләре  авыл баласын тәрбияләүдә әһәмиятле алым  булып тора. Боларга хаклык, намуслылык, ярдәмчеллек, өлкәннәргә һәм мохтаҗларга ихтирам хисе тәрбияләү кебек сыйфатларны да өстәргә мөмкин.


Мәктәп, мәдәният йортларында оештырылучы чаралар да шәхес тәрбияләүдә зур урын алып тора. Анда олысы-кечесе бергә катнашу, халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен сакчыл карау, дәвам итү, милли мәдәниятны үстерү үзе бер үрнәк түгелмени? Баланың спорт белән шөгыльләнүенә ирешү – балачак елларын тагы да кызыклы, истә калырлык итеп үткәрергә, чын шәхес булып формалашырга ярдәм итүче чара.


Шулай ук әтиләр һәм әниләр өчен чыгучы «Гаилә һәм мәктәп»  журналы да шәхес тәрбияләүдә зур ярдәмче булып тора дип әйтер идем. Бу журнал балалар өчен дә бик мавыктыргыч. Үзеңне кызыксындырган сорауларга җавапны шуннан табарга була.


Гаилә һәм мәктәп... Бу сүзләрдә күпме мәгънә, күпме сер яшеренеп ята. Мәктәп белән гаиләнең бәйләнеше ныгый барган саен, балаларыбыз  тәрбиялерәк, уңышларыбыз  да зуррак  булыр. Бары тик мәктәп һәм гаилә тәрбиясе бердәм булганда, балага бердәм таләп куелганда гына әлеге эш шатлыклы, ике якка да канәгатьләнү хисе бирә торган һәм уңышлы була алыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ