Авыл укытучысы – агитатор да, сәхнә остасы да, массакүләм тәрбияви чараларны оештыручы да
Фәридә Әхмәтхәсән кызы СӘМИГУЛЛИНА,Арча районы Яңа Кенәр лицееның I квалификация категорияле инглиз теле укытучысы. Эш стажы - 32 ел.Мин үзем җиде балалы игенче гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга...
Арча районы Яңа Кенәр лицееның I квалификация категорияле инглиз теле укытучысы. Эш стажы - 32 ел.
Мин үзем җиде балалы игенче гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килгән гади бер авыл кызы. Арча районың тирә-ягы урманнарга бай булган кечкенә генә Акчишмә авылында туып үстем. Урман якын булганлыктан, уфалла арбасы белән җәен әни белән печән ташый идек, каен җиләге, кура җиләге, гөмбә җыярга йөри идек.
Авыл җирлегендә укытучы булуым да, туган авылыма, аның матур табигатенә, авылыбызның өлкән кешеләренә, сабыйларына, авыл йортларына гашыйк булудан гыйбрәттер. Бала чактан әти-әнинең хезмәтен күреп, алар белән бергә барлык йорт эшләрендә катнашып, 25 сот. бәрәңге бакчасында кул белән бәрәңге утыртып, җәй буе бакчаның чүбен утап, бәрәңге төбенә өеп, ә көзен инде куана-куана абыйлар казыган бәрәңгене әни белән җыеп алулар... Искә төшсә, ул көннәр – иң куанычлы, эштән тәм табып үскән балачак чоры булган икән.
Кешенең иң матур теләкләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлар аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый урынны мәктәп, балачак дуслары hәм әлбәттә инде, укытучылар алып тора. Иң беренче мәктәп бусагасыннан атлап соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән янәшәдә аның Укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан, дөресне ялганнан аерырга өйрәтә, хезмәт hәм иҗат шатлыгын тоярга, аңардан кешелекле, гадел, намуслы, мәрхәмәтле, тормышта үз урынын таба алырлык шәхес тәрбияләргә бөтен көчен куя. Барлык шушы сыйфатларга ия булган Укытучылар минем янәшәмдә булдылар. Ә менә инде 5 нче сыйныфта инглиз теле дәресләрен укый башлагач, миндә инглиз теле укытучысы булу теләге туды. Мин инглиз теле дәресләрен зур түземсезлек белән көтеп ала идем. Роза Хөснетдиновна инглиз теле дәресләрен җанлы, мавыктыргыч итеп үткәрә иде. Мин яраткан укытучымның алымнарын үз дәресемдә дә кулланам. Чынбарлыкка ашмас дигән уй-хыялларым, аллага-шөкер тормышка ашты. Укытучы hөнәренә ия булдым. Минем укучыларым да минем дәресләремне көтеп алалар.
Бүгенгесе көндә заманча җиhазланган мәктәптә укучыларга төпле белем биреп,аларны хөрмәт итеп,үз балаларыңны яраткан кебек аларны яратып, hәр укучының уңай ягын күреп, укуга, хезмәткә аларны канатландырып, эшеңнең нәтиҗәсен күреп ,укучылар белән төрле тәрбияви hәм иҗади чараларда, конкурсларда катнашып Укытучы хезмәтен яратып башкарудан да башка hөнәр булмас минем өчен.
Яңа заман авыл укытучысы, минемчә, белем бирүдә төгәл федераль стандартларын үтәп төпле белем бирүче, максатчан, яңага омтылучан, әзләнүчән, оптимист, иҗади әшләүче, фантазиягә бай, яңа инновацион технологияләрне кулланып, даими рәвештә басма hәм электрон вариантта чыккан мәгълүматлар белән танышып, замана белән янәшә баручы, ару-талуны белмичә, эш сәгатьләре белән исәпләшмичә авыл халкына да хезмәт күрсәтә алучан шәхес. Авыл укытучысы – агитатор да, сәхнә остасы да, авылда үткән массакүләм тәрбияви чараларның оештыручысы да. Чираттагы җәйге ял вакытында витаминлы азык җыю дисеңме, мәктәп тәҗрибә участогында яшелчә, җиләк-җимеш җитештерү, чәчәк үстерү дисеңме.
Җәй көне мәктәп яны лагерында вожатый булып эшләү, сугыш hәм хезмәт ветераннарының өйләренә барып истәлекле очрашулар оештыру, табигатькә походларга чыгулар, әти-әниләр белән гаилә бәйрәмнәре үткәрү, тәрбияви класстан тыш чаралар үткәрү, язгы, көзге, җәйге кыр эшләрендә катнашып-укучыларда хезмәт тәрбиясе белән беррәттән өлкән кешеләргә, әти-әниләргә, ветераннарга ихтирам, хөрмәт итү хисләрен тәрбияләүдә укытучының тәрбияче буларак та роле бик зур.
Авыл укытучысы укучылары каршында гына түгел, авыл халкы, күршеләре алдында да гади, гадел, кешелекле, ярдәмчел, киң эрудицияле шәхес булып кала.
Комментарийлар