Авыл укытучысы – туры юл сызучы тылсымчы
Айгөл Сәрьян кызы ЗӘЙДУЛЛИНА,Ютазы районы Иске Урыссу урта мәктәбенең I категорияле башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 14 ел.Укытучы. Авыл укытучысы. Яңа заман авыл укытучысы. Әлеге сүзләргә тирән...
Ютазы районы Иске Урыссу урта мәктәбенең I категорияле башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 14 ел.
Укытучы. Авыл укытучысы. Яңа заман авыл укытучысы. Әлеге сүзләргә тирән мәгънә салынган. Аларны һәркем үзенчә кабатлый, мәгънәләрен үзенчә аңлата. Минемчә, авыл укытучысы яңа замана шартлары белән берлектә аягын нык басып атларга тиеш. Моның өчен аңа табигать биргән сабырлык, зирәклек, акыл тирәнлеге, ышаныч, ныклы иман белән берлектә заманча технологияләргә, эш алымнарына таянып эшли белү кирәк. Авыл укытучысы, шәһәр укытучысыннан аермалы буларак, эше белән берлектә үзенең хуҗалыгындагы эшләрен дә уңышлы алып барырга тиеш. Чөнки ул, иң беренче чиратта, авылдашлары өчен – үрнәк. Аңа карап, калганнар да яхшылыкка омтылырга, балалар күңеленә үтеп керердәй сүзләр табып сөйләшә белергә тырыша.
Башлангыч сыйныф укытучысына карата заманның таләпләре дә ныграк. Ул мәктәп бусагасын яңа гына атлап кергән нәниләрне зур тормышка әзерләүдә бик оста итеп, заманча технологияләрне кулланып, белем бирүдә сабыйлар күңеленә үтеп керердәй сүзләр табып, киләчәктә тагын да тырышыбрак укырга омтылыш тудырып, мәктәпнең белем бирүче нур почмагы булуын укучылар күңеленә сеңдереп эш итә белергә тиеш. Укучыларны урта сыйныфларга озатканчы, башлангыч сыйныф укытучысы аларда мәктәп, сыйныфташлар, аралашу, миһербанлылык, кешелеклелек, дуслык кебек төшенчәләр турында шактый гына мәгълүмат бирә; аларның белем алуда иң мөһим нәрсәләр булуын аңлата.
Мин һәр дәресемә, кат–кат әзерләнеп, үземнең дә кайчандыр укучы булуымны искә алып, укучыларым күңеленә хуш килердәй материалларны да кулланып, әле яңа гына укытырга килгән яшь укытучы кебек дулкынланып килеп керәм дә, миңа төбәлгән самими күз карашларын күреп елмаеп җибәрәм. Шул чакта бар курку–борчуларым артта кала. Менә бит алар. Минем укучыларым. Алар барысына да әзер. Бары дөрес юнәлеш кенә бирә белергә кирәк. Әлифба, математика, әйләнә-тирә дөньяны танып белү, хезмәт, рәсем, физик культура, музыка, рус һәм татар телләре дәресләрендә мин алар белән бергә кабат укырга-язарга да, хисап һәм кул эшләренә дә, рәсем ясау осталыкларына да өйрәнәм, өр-яңадан тирә–юнь белән танышам. Бу һәр дүрт ел саен шулай. Ләкин һәрбер өйрәнү бик тә үзенчәлекле була, чөнки аларга замана таләпләре дә кушыла. Иң беренче чиратта, мин укучыларымда кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләргә тырышам. Алар, замана балалары буларак, компьютер, интернет, аралашу челтәрләре кебек төшенчәләр белән якыннан таныш, шаккаткыч исемнәргә ия булган геройлар турында мультфильмнар карарга да яратучы, хыял диңгезендә дә йөзүче. Ә мин - алар өчен “туры юл сызучы” тылсымчы.
Минемчә, һәр авыл укытучысы да әнә шундый тылсымчы булырга тиештер. Чөнки авыл җирендә яшәгән ата–аналарның эштән арып–талып кайткач, балалары белән иркенләп сөйләшеп утырырга, алар белән бергә мультфильмнар карарга, китаплар укырга вакыты җитми. Ә менә мәктәптәге укытучы һәрберсенә дә өлгерә. Тәнәфесләрдә балалар яраткан геройлар турында әңгәмә дә оештыра, алар белән бергә мультфильмнар да карый, укучыларның сүз байлыгын, грамоталылыгын арттыру өчен, китап укуларны да оештыра...
Язмамны Мәҗит Гафури шигыреннән өзек белән тәмамларга теләр идем. Чөнки әлеге юлларда яңа заман авыл укытучысы һәм аның укучылары сурәтләнгән. Чыннан да, укытучы, бигрәк тә, башлангыч сыйныф укытучысы – туры юл күрсәтүче, аны сызып баручы тылсымчы.
Килерсез җыелышып мәктәпкә
Көз җиткәч тә сез, нәниләр,
Булырсыз чын якын дуслар,
Туганнар төсле иптәшләр.
Китапларны алып бик шат,
Укырсыз бергәләп шунда,
Кирәкле фән-белемнәрнең
Белерсез шунда барысын да...
Барырсыз авылдагы укытучы апагыз
Салган тылсымлы эздән сез,
Ул, юл күрсәтеп сезгә,
Һәрчак атлар янәшәгездән...
Комментарийлар