Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл – үзенчәлекле мәгърифәт дөньясы

Флюра Хәким кызы CӘМИГУЛЛИНА,Нурлат районы Чулпан урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Педагогик стажы – 30 елӘй, авыл, син мең шәһәрдәнМең кабат ямьле вә хуш.....

Флюра Хәким кызы CӘМИГУЛЛИНА,
Нурлат районы Чулпан урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Педагогик стажы – 30 ел

Әй, авыл, син мең шәһәрдән


Мең кабат ямьле вә хуш...


... Синдә бар да чын матур һәм


Чын матур синдә генә


                                 С.Рәмиев


        Әйе, авылда бар нәрсә чынлыгы белән матур. Авылда бар нәрсә – табигате дә, һавасы да, кешеләре дә, аларның сөйләшүләре дә, үз-үзләрен тотышлары да, тормыш-яшәешкә карашлары да икенче төрле булуы белән  шәһәрнекеннән аерылып тора. Менә шул аермалыкта авылның чын йөзе, сулышы, хөкем сөреше чагыла да инде. Әлеге бик нечкә, әһәмиятле, мәгънәле үзенчәлекләр авыл мәгарифенең нигезендә нык кына һәм тирән итеп урнашканнар. «Авыл  мәгарифе», «шәһәр мәгарифе» дип аеру, бәлки, сагайтыр да, ләкин «авыл укытучысы» дигән төшенчә сөйләмдә кулланылгач, димәк, аларының да булуы урынлы. «Ничек?» – дияр кайберәүләр. Авылда да, шәһәрдә дә шул «математика», шул «татар теле», шул «физика» кебек, югыйсә. Шулай да фәннәрнең асылын авыл укытучысы авыл укучысына күренми торган, ләкин үтемле чаралар аша аңлатып тапшыра ала.
Авыл укытучысы да мәгариф «казанында» һәрвакыт яңарып торган заманча таләпләргә туры китереп “кайный”:  заманча технологияләрне куллана, дәресләрне кызыклы итеп үткәрә, белем биреп кенә калмый, ә үз осталыгы белән оештырылган үз җитәкчелегендә укучыларны үзләренә белем алырга өйрәтә. Нәтиҗәдә, авыл җирлегендә туып-үсеп, авыл мәктәбендә ныклы белем алган, шул белемнәрен тормышта куллана белә торган, олы тормыш юлына мөстәкыйль аяк баскач та югалып калмый, үз юлын, үз урынын барыбер таба торган шәхес җитлегә. Авыл мәктәбендә белем алган авыл баласы баръяктан шомарган, тормышка яраклашкан була. Читкә чыгып киткәч, авыл баласына русча белеп бетермәве генә әзрәк кыенлык тудырырга мөмкин – башкасын ул җиңел хәл итәчәк, күп тә үтмичә, телен дә, һичшиксез, чарлаячак.
Авыл ул – үзе бер үзенчәлекле, кызыклы мәгърифәт дөньясы. Авыл мәгарифенең нигезендә милли гореф-гадәтләр, йолалар ята. Авылда яшәү − көнкүреш һәм хезмәт итү рәвеше, шул исәптән, борынгыдан килгән милли үзенчәлекләребез мәктәпләрдә укытучыларның дөрес оештырылган белем һәм тәрбия бирү эшчәнлегендә даими һәм урынлы кулланыла. Балаларыбыз авыл мөхитенең милли рухлы, татар халкына хас нечкәлекләренә төренгән белем һәм тәрбиясен алалар. Нинди генә фән буенча дәрес бармасын, авыл укытучысының укучыларга биргән теоретик белемнәреннән тыш укучыларга карашы, мөнәсәбәте, урынлы кулланылган җитдилеге, ягымлылыгы авылча була. Бармак белән генә санарлык йортлы якын-тирә авыллардан җәяү килгән балалар да, үзәк авыл балалары да – барысы бер гаилә балалары кебек укытучы апа, укытучы абыйларының күзенә томырылып төбәлгәндә авыл укытучысы үз җилкәсенә төшкән олы җаваплылыкны тоеп эш итә. Бу карашлар артында күпме бала язмышы, күпме ата-ана ышанычы! Авыл укытучысының авыл баласына биргән белем-тәрбиясенең сере нәкъ менә шунда.
Мәктәпкә эшкә барганда да, кайтканда да көн дә бер сукмактан атлаган, шул сукмагыннан гомерендә бер ялгыш кына да тайпылмаган кебек авыл укытучысы укучыларга белем бирүдә, аларны тормышка яраклы итеп тәрбияләүдә тугры. Авыл укытучысының укыту рәвеше башкача була да алмый кебек. Авыл халкы ул − үзе бер зур гаилә. Анда барысы да бер-берләрен беләләр, ярдәмләшеп, хөрмәт итеп яшиләр. Укытучы − авыл җирлегендә бигрәк тә хөрмәткә ия зат. Аның хөрмәттә булуы ата-аналарның да зирәклеген күрсәтә, димәк, авыл халкы укытучылар эшчәнлегеннән, балаларына карата булган мөнәсәбәттән, балалары алган тәрбиядән, белем дәрәҗәсеннән канәгать.
Күзалдыгызга гына китерегез әле, уч төбен  хәтерләткән авылда  ел әйләнәсе мәктәп сукмагын таптаган авыл укытучысы белән укучыларның юллары кисешми кала алмый – бу мәктәптәнтыш та аларның тыгыз элемтәсен, янәшәлеген күрсәтеп тора.
Авыл укытучысы − авыл мәгърифәт дөньясында авылдашларының балаларын тәрбияләүче шәхес. Авыл балаларында гына була торган тирә-юньгә, кешеләргә ихтибарлылык, мәрхәмәтлелек, нечкә хисләр кичерә белү, кеше хәленә керә белү, берни уйламый ярдәм кулы суза белү, җор телле, тәмле телле, акыллы, тапкыр була белү кебек сыйфатлар − авыл укытучысының үз үрнәгендәге тырышлыгы һәм нәтиҗәсе.
Авыл ул  − табигатьнең куенына сыенып утырган, үзенчә яшәп яткан бер җирлек. Тулаем алганда, читтән караганда бар да матур, хәтта оҗмахка тиң ул. Ләкин авыл мәгарифе дөньясында “күзлекне чистартып карагач” кына күренә торган җитешсезлекләр бар. Әлбәттә, алар − авыл укытучысының җитешсезлеге түгел, ә аннан тормаган хәл ителәсе мәсьәләләр. Замананың заманчалыгы, яңа технологияләр шәһәр җирендә бик шома гына кулланылышка кереп китәләр, ә авыл җирлегендә ул әле бик җайлы һәм киң таралмаган интернет челтәренең эшчәнлегенә бәйле. Хәзерге замана дәресләрен үткәрү, балаларга өй эшләрен әзерләү өчен җиңел һәм җитез йөрешле интернет челтәренең булмавы  бүген килгән яшь укытучының да, тәҗрибәле, иң дәрәҗәле, иң хөрмәтле өлкән мөгаллимнең дә эшчәнлеген бертигез тоткарлый. Бу җитешсезлек авыл мәгарифенең традиционлыгын ныгыта, замана белән атлап барудан артта калдыра. Укытучының тикшерәсе өстәл тулы дәфтәрләренә өстәп “срочно” эшләп тапшырасы отчетлары да − кыйммәтле вакытны ала торган эшчәнлекнең берсе. Укытучы эшчәнлегендә укытучы үзе генә белә торган бетмәс-төкәнмәс әллә нинди хәл ителәсе мәсьәләләр бар. Ул мәсьәләләрнең хәл ителмәвенә дә карамастан, авыл укытучысы барыбер җаен таба, дәресләрдә укучыларның  танып белү, иҗади, коммуниктив үсеш эшчәнлекләрен оештыра, алга куелган бурычларны үти, максатка ирешә. Нәтиҗәдә, заманча тормышның олы юлына мөстәкыйль чыккан авыл баласы шәхси тормышын төзи башлый, шәһәрләргә киткәне дә, авылда калганы да – һәрберсе үз урыннарында хезмәт сөючән, белемле, тәрбияле кешеләр булып формалаша, үсә, камилләшә. Авылларыбызның, шәһәрләребезнең, илебезнең үсешендә, заманча кыяфәтендә, заманча типкән йөрәге эшчәнлегендә авыл укытучысы үстереп, тәрбияләп биргән авыл баласының өлеше зур, ныклы һәм нәтиҗәле. Илебезнең экономик, сәяси үсешендә, социаль тотрыклылыгында һәр авылдан чыккан һәр баланың иле өчен куйган көче, китергән уңышы бар.
Рәхмәт сиңа, авыл укытучысы! Син белем биреп тәрбияләгән авыл баласында чын матурлык − тормышыбыз, яшәешебезгә җитәрлек әхлак та, төпле белем дә, тапкырлык та, зирәклек тә, тырышлык та бар!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ