Логотип Магариф уку
Цитата:

Авылда бала тәрбияләүнең үзенчәлекләре

Даутова Гөлчәчәк Минсалих кызы, Мөслим районы Мөслим урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыАвылда һәм шәһәрдә яшәүче гаиләләрнең бала тәрбияләү гамәлләре бер-берсеннән аерыла. Әлбәттә, шәһә...

Даутова Гөлчәчәк Минсалих кызы,
Мөслим районы Мөслим урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Авылда һәм шәһәрдә яшәүче гаиләләрнең бала тәрбияләү гамәлләре бер-берсеннән аерыла. Әлбәттә, шәһәрдә яшәү баланың иҗади мөмкинлекләрен үстерүдә ярдәм итә, чөнки монда мәктәпкәчә һәм мәктәптән тыш учреждениеләр күптөрле. Мондый мөмкинлекләрнең күп булуы ата-аналарны балага тормышның төрле өлкәләрендә мөмкин кадәр күбрәк файдалы белем, күнекмә һәм осталыклар бирергә этәрә. Шуңа күрә дә шәһәр гаиләсендә баланың нервлы булуы, нык аруы, сәламәтлегенең какшавы күзәтелә. Шулай ук илнең күп кенә шәһәрләрендә экологик хәлнең катлаулы булуы да балаларның сәламәтлегенә йогынты ясый.


Авылдагы экологик хәлнең яхшырак, баланың һәрвакыт күз уңында булуын искә алганда, баланы авыл гаиләсендә тәрбияләү кайбер өстенлекләргә ия. Авылда хезмәт тәрбиясе бирү табигый юл белән тормышка ашырыла, чөнки йорт хуҗалыгын алып бару биредә балаларның гомумгаилә эшчәнлегендә катнашуы өчен зур мөмкинлекләр тудыра. Гаиләнең матди байлыгын арттыруга үз хезмәте өлеше керүен аңлау балада җаваплылык, мөстәкыйльлек, бәйсезлек, үз-үзенә югары бәя бирү тойгысы тәрбияли. Көндәлек тормышның матди кыйммәтләрен булдыру өчен хезмәттә аңлы катнашу – авыл гаиләсендә тәрбия эшенең төп һәм әһәмиятле өстенлеге. Хезмәт бала характерының әхлакый сыйфатларын формалаштыруда зур роль уйный. Шундый сыйфатларның беренчесе – ышанычлы булу. Бу – кешеләр сиңа ышаныч белдерсен өчен, биргән вәгъдәңне үти, әйткән сүзеңдә тора белү, гаиләңә, мәктәбеңә, туган авылыңа, туганнарыңа, дусларыңа тугрылыклы булу дигән сүз. Гаиләдә балага ышанычны ачыктан ачык белдерү аның психикасына йогынты ясый. Икенче этик сыйфат –ихтирамлылык. Бу кагыйдә түбәндәгечә: башкаларның сиңа нинди мөнәсәбәттә булуын теләсәң, аларга карата шундый ук мөнәсәбәттә бул. Ихтирамлылык шулай ук түземлелекне күздә тота. Авыл җирлегендә эшеңне азакка кадәр эшләп бетерү, ярты юлда калдырмау – бу түземлелекнең бер өлеше. Көчле характерлы булуның өченче сыйфаты – җаваплылык. Аңа ия булган кеше үз бурычын, үз эшенең нәтиҗәләре белән горурлану өчен эшен җиренә җиткереп үти.Үзендә җаваплылык хисе тойган кеше түземле, үз-үзенә ышанучан, каршылыкларны җиңәргә әзер була һәм аларны җиңә белә, үзе кабул иткән карарларның үтәлешенә, билгеле бер эшне башкалар теләгәнчә эшләмәвенә үзе җавап бирә ала. Дүртенче әхлакый сыйфат – намуслылык. Бу сыйфатка ия булган кеше – иң гүзәл зат, чөнки һәрвакытта да һәркем белән намуслы булып калу – бик читен эш. Намуслылык гадел, төгәл булуны, ялагай булмауны таләп итә. Намуслы кеше башкаларны сәбәпсез гаепләми, башка кешенең әйберенә тими, үзенә тиешле өлешне генә ала, гадел була. Гаилә әгъзаларының гадел булуы үсеп баручы буынга бик нык йогынты ясый. Ә авыл кешесенең күбесе гомер-гомергә гадел булган. Гаиләдә бур була икән, нишләп ул бур булмасын? Чөнки ул күреп, белеп үсә бит. Хәзер бишенче сыйфатка тукталабыз. Бу – кайгыртучанлык. Ул нәтиҗәле булырга тиеш. Шул ук кагыйдәне истә тотарга кирәк: ”Син башкаларның үзеңә нинди мөнәсәбәттә булуын теләсәң, үзең дә аларга шундый ук мөнәсәбәттә бул!” Кайгыртучан кеше башкаларның кайгы-шатлыкларын уртаклаша, игътибарлы, юмарт, ихтирамлы, кешеләрнең кимчелекләре өчен гафу итә белә, ярдәмгә мохтаҗларга булышырга тырыша. Авыл җирендә бер-береңә ярдәм итү зур урын алып тора. Бәрәңге утыртасыңмы, каз-үрдәк өмәләре ясыйсыңмы, өй күтәрәсеңме – болар барысы да авыл кешеләренең, күршеләрнең, туганнарның ярдәме белән эшләнгән. Хәзерге вакытта да бу традицияләр саклана. Моны күреп үскән бала кешеләргә ярдәмгә омтыла: читтә калмый. Менә шушы гомуми башкарылган эшләрдә бер-береңә мөнәсәбәт ачыла. Кадерле ата-аналар бу эшләрдән баланы читләштермәсәләр, бигрәк яхшы булыр иде.


Көчле характерның алтынчы сыйфаты – гражданлык. Яхшы граждан булу милли флагны тотып болгау, Дәүләт гимнын уйнатканда урыннан торып басу, милли бәйрәмнәрне бәйрәм итү генә түгел ул. Әйе, яхшы граждан булу өчен үз ана телеңне камил белү кирәк. Ә бу гаилә учагыннан килә. Аны саклау – безнең төп бурыч. Граждан табигать байлыкларын саклый, әйләнә-тирәне пычратмый, матурлыкны күрә белә, аны төзи, саклый, район, мәктәп, республика тормышында катнаша, законнарны үти, теге яки бу вакыйгага үз фикерен белдерә. Санап кителгән әхлакый сыйфатларны авыл җирлегендә үстерергә була. Шулай да баланың иҗади сәләтенә дә игътибар итәргә кирәк. Монысы район үзәгеннән еракта яшәгән авыл балаларына авыр. Чөнки анда бару мөмкинлеге чикләнгән. Ә якын-тирәдәге авыл ата-аналары балаларын төрле түгәрәкләргә йөртә. Аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерәләр.


Санап кителгән түбәндәге сыйфатларга ата-аналар бик нык игътибар итәргә, бу сыйфатларның үтәлүен күздә тотарга тиеш. Гаиләдә бу сыйфатларның үзләштерелүе, төгәл үтәлүе мәҗбүри. Гаиләдә өлкәннәрнең, әти-әнинең үз бурычларына, үз эшләренә җаваплы каравы – гаиләдәге әхлакый сыйфатларны үстерү өчен бер үрнәк.


Шуны әйтергә кирәк: гаилә белән мәктәпнең үзара элемтәсе, тәрбия эшендәге теләктәшлеге аларның бер үк максатка омтылуыннан килә. Әлеге уртаклык – мәктәпнең һәм гаиләнең уртак омтылышта булырга тиешлеге – тәрбия эшенең гаять мөһим бер өлеше.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гөлчәчәк, язмаңны укып таныштым. Миңа бик ошады. Сиңа уңышлар телим. Автор: Сөрия

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ