Логотип Магариф уку
Цитата:

Авылларны, авыл белән бергә мәктәпләрне саклап калыйк

Эльвира ФАТЫЙХОВА,1 нче номерлы Иске Чүпрәле гомуми белем бирү мәктәбе»нең башлангыч сыйныфлар укытучысыПедагог буларак эш стажы - 25 елАвыл укытучысы булу авырмы, әллә җиңелме? Шәһәр мәктәбендә укыту...

Эльвира ФАТЫЙХОВА,
1 нче номерлы Иске Чүпрәле гомуми белем бирү мәктәбе»нең башлангыч сыйныфлар укытучысы
Педагог буларак эш стажы - 25 ел
Авыл укытучысы булу авырмы, әллә җиңелме? Шәһәр мәктәбендә укыту белән авыл мәктәбендә укытуның аермасы нидә? Укытучы профессиясе мине кайсы ягы белән үзенә тартты соң? Әлеге сорауларга төп-төгәл җаваплар юктыр, мөгаен. Миңа калса, башка һөнәрне сайлау фикере миндә булмады да кебек. Нәселебездәге дүртенче буын укытучысы булуым, иң яхшы авыл мәктәбендә, искиткеч кешелекле, тирән белемле педагоглардан белем алуым эзсез калмагандыр, күрәсең. Шулай ук, заманалар үзгәрде инде дисәләр дә, авылда укытучы иң хөрмәт ителгән, иң белемле кешеләрдән саналу, дәвам итә һәм, минемчә, шулай дәвам итәчәк тә. Нигә шулай диярсез. Чөнки авыл укытучысы укытучы гына түгел ул. Авылда туып – үскән кешеләр моны яхшы аңлыйлар. Авыл укытучысы исә үзе дә, һичшиксез, авыл баласы булырга тиеш, чөнки үзенең укучылары яшәгән мохитны яхшы белүе укыту-тәрбия эшенең мөһим бер өлеше ул балаларның туганнан башлап, мәктәп бусагасыннан атлап керүләренә кадәр нинди гаиләдә, нинди шартларда тәрбияләнүен шәһәр укытучысы, бик теләсә дә, белә алмый бит. Алай гына да түгел, елның ничек килүе, табигать шартларының авыл кешесенә, аның тормышы рәвешенә йогынтысы - һәммәсе дә авыл укытучысының күз алдында. Шул ук вакытта укытучы узе дә авыл халкының күз алдында яши, үсә, эшли, шуңа күрә үзенең укытучы икәнеңне бер минутка, бер секундка да истән чыгара алмыйсың.
Ә бит хәзерге вакытта авыл баласының да шәһәрнекеннән әллә ни аермасы юк. Белем дәрәҗәсе буенча диюем. Мәктәпләрнең дә материал-техник базасы шундый ук дияргә була. Һәр йортта интернет, суы, газы дигәндәй. Музейларга, театрларга да юл ачык, мәктәп автобуслары йөреп тора, юлларда асфальт.
Ә менә хезмәт тәрбиясе, туган якны, кешеләрне ярату, өлкәннәрне хөрмәт итү хисләрен авыл баласына сеңдерү өчен шартлар авыл җирендә күпкә киңрәк.
Башлангыч классларда эшләү дәверемдә күп төрле проблемалар өстендә эшләргә туры килде: “өстән” төшергәннәре дә, “мода”дагылары да. Дөресен әйтергә кирәк, күбесенең нәтиҗәләре әллә ни күренмәде дә. Дөрес, башлангыч мәктәп укучыга билгеле күләмдә ныклы белем бирергә тиеш. Бу кадәрлесе һәр укытучыга билгеле, һәм без шуңа омтылабыз да. Укучыларымның күзләре янып тора, колаклары кыңгырау тавышына игътибар итми икән, димәк дәрес материалы аңа кызык, ул белемгә омтыла. Мин укучыларымны яратам, алар – минекеләр, гомер буе минем укучыларым булып калачаклар да. Аларның уңышлары – минем уңышларым. Талантсыз укучы, сәләтсез балалар юк. Ә талантларны ачу, уку хезмәтенә омтылыш булдыру – минем төп бурычым.
Зур талант ияләре, танылган хезмәт алдынгылары, бөек язучылар һәм артистлар, хөкүмәт кешеләре – барысы да диярләк белем дөньясына авыл мәктәбендә аяк басканнар бит. Монысын беркем дә инкарь итә алмый.
Ләкин ... Авыл мәктәпләренең әкренләп юкка чыга баруы беркемгә дә сер түгел. Бу турыда кем генә сөйләми дә, кем генә “аһ” ормый икән! Мәктәп артыннан авыллар да “кузгалды”. Шәһәрдә яшәп, авылларны саклыйк дип, сөйләргә җиңел ул.
Ә авыл укытучысы өчен мәктәпсез авыллар, андагы буш йортлар, бала – чагасыз урамнар...
Авыр, бик авыр халәт бу! Нәрсә уйларга да белмәссең. Ә уйларга кирәк, авылларны саклап калу юлларын эзләргә һәм, һичшиксез, табарга тиешбез.
Шушы максаттан чыгып укыту-тәрбия эшләре планына төп проблемаларның берсе итеп авыл хуҗалыгы Һөнәрләренең, аеруча авыл табигатенең өстенлекле якларына басым ясап, туган җирне, туган авылны саклау һәм үстерү юнәлешен сайларга булдым. Башлангыч классларда укытучы әйткән сүз, укытучы гамәле,  аның шәхси үрнәге кешене гомер буе озатып бара. Монысы да уңай күренеш. Менә шундый фикерләрдән чыгып, балаларга ни өчен авыл укытучысы һөнәрен сайлавым турында сөйләдем. Менә шуннан эш башланды да инде.
Башлавын башладым. Ә менә эзлекле итеп сайланган юнәлештә бару җиңел үк булмады. Беренчедән балаларны телевизор, компьютер, смартфоннардан аерып  алырга һәм табигатькә, төрле  экскурсияләргә алып йөрергә кирәк булды. Минем өчен вакыт дигән төшенчә бик тә катлауланды. Авыл балалары булсалар да кырларга чыгу, кошлар кайтуы кебек авыл мохитыннан читләшә башлаганнар бит. Кырларда үскән культураларның исемнәрен, чәчәк, кош атамаларын белмәү бер хәл, авыл хуҗалыгы техникасыннан да хәбәрдар булмаулары билгеле булды. Шулай да әкренләп боз кузгалды: фермер хуҗалыкларына күп санлы экскурсияләрдән соң бер укучым: “Үскәч фермер булыр идем дә, аларны кайсы җирдә өйрәнәләр икән” – дип сорамасынмы! Дөресен әйткәндә, мин мондый сорауны бик көткән идем. Ата-аналар белән киңәшеп “Фермер буласым килә” дигән темага кош-кортлар үстерү белән шөгельләнүче фермер белән очрашу оештырдык.
Замана балаларын табигать матурлыгы  белән генә җиргә бәйләп булмый. Авыл хуҗалыгына нинди һөнәр кешеләре кирәк, аларга шәһәрдә булмаган шактый керемле ташламалар булуы, ниһаять, алар өчен махсус төзелгән яңа йортларны күрсәтү дә эзсез калмастыр шәт. Соңгы елларда сирәк булса да авылга күчеп кайтучылар барлыкка килде – шулар белән очрашу да бик кызыклы булды. “Тамчы тама-тама, күл җыела”, - дигән гыйбәрә бар халыкта.
“Әдәби уку”, “Әйләнә тирә дөнья”, “Класстан тыш уку”, тәрбия сәгатьләрендә дә әлеге проблеманы үзәккә куярга тырышам. Ә ата – аналар белән бу өлкәдә эшлисе дә эшлисе әле. Чөнки күбесе балаларының шәһәрдә “җайлырак” тормышта яшәтү ягында. Шәһәр тормышының “җайлылыгын” шәһәрдә яшәгән кеше генә белә. Ял вакытлары җитү белән авылга юл тотмаслар иде, югыйсә.
Шулай да авылларны, авыл белән бергә мәктәпләрне саклап калуга үз өлешемне кертү бурычын куйдым әле мин бүген.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эльвира ханым! .Шундый укытучылар күбрәк булсын иде! Уңышлар Сезгә! Автор: Румия

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ