Логотип Магариф уку
Цитата:

Бармаклар белән йөрибез

(Тантамареска һәм бармак юлларын кулланып)Илсөяр ВӘЛИУЛЛИНА,Казандагы 171 нче балалар бакчасының беренче квалификация категорияле педагог-психологыРимма ХӘНӘФИЕВА,Казандагы 171 нче балалар бакчасының...

(Тантамареска һәм бармак юлларын кулланып)
Илсөяр ВӘЛИУЛЛИНА,
Казандагы 171 нче балалар бакчасының беренче квалификация категорияле педагог-психологы
Римма ХӘНӘФИЕВА,
Казандагы 171 нче балалар бакчасының беренче квалификация категорияле өлкән тәрбиячесе
Альбина ХАФИЗОВА,
Казандагы 171 нче балалар бакчасының тәрбиячесе
Аннотация
Мәкәпкәчә яшь – балаларның шәхес буларак оешуының иң җаваплы һәм һәрьяклап иң кулай үсеш чоры дип санала. Бу вакытта балаларда барлык актив психик процесслар, ягъни үзләштерү, игътибарлылык, хәтер, фикерләү, күзаллау һәм сөйләм сәләте, шулай ук шәхси сыфатлар формалаша. Шуңа күрә дә бу яшьтәге балалар белән эшләүдә, күп төрле чаралар һәм алымнар куллану сорала.
Театр һәм театраль уеннар мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшчәнлекнең иң нәтиҗәле чарасы булып санала. Театраль эшчәнлек коммуникатив сыйфатларны үстерә, фантазияне, максат куюны, диалогик сөйләмне дә камилләштерә. Бу эшчәнлекнең бер төре буларак, тантамарескалар (баш, йөз урынын кисеп ясалган матур, мавыктыргыч сюжетлы стенд) куллану отышлы. Аларны әзерләгәндә фантазиягә ирек биреп, персонажларны төрле матур әкияти җирлектә яки космос иркенлегендә урнаштырырга һәм кызыклы кыяфәтләргә кертергә мөмкин.
Балалар бакчасына тәүге тапкыр килгән сабыйлар өчен тантамарескаларның әһәмияте аеруча мөһим, чөнки аларга башкалар белән ширма артына басып, сюжет аша аралашу оялу һәм кыюсызлыкны җиңәргә, коллективка тизрәк ияләшергә булыша, психологик барьерны җимерә.
Тантамарескаларны “бармак юллары”нда да файдаланырга мөмкин, алар балаларның кул чукларын камилләштерергә ярдәм итә. Шулай ук бу уен эшчәнлеген бармак мускулларын ныгытуда, координация үстерешендә кулланырга була.
Кулланмалар өчен уеннар балаларның үсеш дәрәҗәсенә карап һәм программа мәсьәләләренә таянып сайлана. Уеннар сөйләм үстерү, мимика, пантомимика, вак моторика, шигырьләр ятлап сөйләүдә файдаланыла.
“Бармак адымнары” – мавыктыргыч биремнәр, балаларның кулларын язуга әзерли, шулай ук хәтерләрен, игътибарлыкларын да үстерә. Бу күнегүләр балаларга зурлар белән тыгыз элемтәдә булырга ярдәм итүләре, эмоциналь аралашуга этәргеч булулары белән мөһим.
“Бармаклар белән йөрибез” темасына бер бала белән шәхси эшчәнлеккә корылган дәрес конспектын тәкъдим итәбез.
 
Максатлар:
– төрле пар бармакларның эшен активлаштыру;
– кулның вак моторикасын үстерү;
– игътибарлылык, утыручанлык сыйфатларын ныгыту;
– кешеләргә ярдәм итү теләге формалаштыру.
Материал: тантамарескалар һәм бармак юллары.
Алдан үткәрелгән эш:

  1. Баланы яңа төр үстерелешле уен белән таныштыру.

  2. Балага берничә төр бармак юлларын күрсәтү, нәрсәгә әһәмиятен аңлату.

  3. Балага күрсәтеп, тотып карау, мөстәкыйль рәвештә бармаклар белән йөртү мөмкинлеген бирү.

  4. Әңгәмә уздыру: юлларда кем сурәтләнгән? Таныш фигуралар бармы? Алар нинди төстә?


 
Эш барышы

  1. Куянга аюга кадәр барып җитәргә булышырга тәкъдим итү. Баланың бармагына куян тантамарескасы киелә (бармак курчаклары) һәм ул билгеле юллардан үтәргә тиеш. Түгәрәкләр буенча гына йөрергә кирәклеген искәртү. Башта яшел түгәрәкләр буенча имән һәм урта бармак белән, шуннан шул ук бармаклар белән кызыл түгәрәкләрдән үтә.


 
Искәрмә. Әгәр дә бала бу биремне җиңел генә үти алса, аны бераз катлауландырырга, бармакларны алмаштырырга була. Хәзер шул ук түгәрәкләр аша атсыз һәм имән бармаклар белән (имән һәм атсыз, исемсез һәм чәнти, урта һәм чәнти, имән һәм чәнти) атларга кирәк. Биремнәрне әкренләп катлауландырырга була. Бер шөгыльдә бер пар бармаклар, икенче шөгыльдә икенче пар бармаклар белән атлыйбыз.

  1. Аннары уенның икенче төрле варианты тәкъдим ителә (бармак юлларының киртәләр аша үтүе):


– алсу төстәге филгә бүрәнә аша атлап, зәңгәр түгәрәкләрдән генә, сары филгә барып җитәргә кирәк;
– жирафлар аюлар янына бүрәнәдән генә атлап барырга тиешләр.
 
Искәрмә. Алдагы биремнәрдәге кебек җиңеленнән башлыйбыз. Һәр үткәрелгән күнегүдән соң биремнәр катлаулана, бармакларны алмаштырабыз.
Әгәр бала биремнәрне уңышлы үтәсә, “Бармак юлларының” башка вариантын тәкъдим итәбез (алдан әзерләнгән шаблон, биремне дөрес һәм төгәл үтәү сорала).

  1. “Туп” бармак юлы.


Туп, туп, сикер-сикер,
Тот әле мине, дускай,
Син инде миннән качма,
Тизрәк мине куып тот.
Уң кулның бармаклары белән, туп кебек түгәрәкләр буйлап “сикереп” чыгарга һәм малайны куып тоту сорала. Һәр бармакның үз юлы, чираты бар: баш һәм имән, имән һәм урта, урта һәм исемсез, исемсез һәм чәнти, баш һәм чәнти, баш һәм исемсез, баш һәм урта бармаклар.
Искәрмә. Биремнәрне уңышлы итеп үтәгәннән сон, биремне сул кул белән үтәргә була.
Рефлексия
– Без синең белән нинди уен уйнадык?
– Бу уенда нишләргә кирәк?
– Син кемгә булыштың?
– Син бармакларың белән нишләдең?
– Уен сиңа ошадымы?
Йомгаклау. Дәрес тәмам, сау бул!
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ