Логотип Магариф уку
Цитата:

Буыннарга барыр киләчәк

Фәрхетдинова Гөлнара Рәсим кызы, Мөслим районы Мөслим авылы «Ләйсән» балалар бакчасы тәрбиячесеБер ел чамасы элек кенә мин балалар бакчасында эшли башладым. Төркемгә керү белән мине шау-шулы нарасыйла...

Фәрхетдинова Гөлнара Рәсим кызы,

Мөслим районы Мөслим авылы «Ләйсән» балалар бакчасы тәрбиячесе


Бер ел чамасы элек кенә мин балалар бакчасында эшли башладым. Төркемгә керү белән мине шау-шулы нарасыйлар уратып алды. Алар зур кызыксыну белән – миңа, ә мин аларга карап тордым. Эчтән мине мең сорау борчыды. «Мин бу сабыйларны яхшы күңелле, аңлы, зирәк кешеләр итеп тәрбияли алырмынмы? Хаталар җибәрмәмме? Эшне нәрсәдән башларга?» Шул вакытта бөек акыл иясе Ризаэддин Фахреддин сүзләре искә төште: «Балачакта җибәргән хатаны төзәтергә еллар да җитмәс». Аларның кызыксынучан күзләренә карап шуны аңладым: мин аларга – ачылмаган галәм, барлык сорауларына җавап бирүче галим. Һәм мин аларның бу кызыксынучанлыкларын хупларга, аларны яратырга, икенче әниләре булырга тиешмен, ә балалар мине үзләренең балачак иленә, әкияти хыяллар дөньясына алып керер, дип уйлыйм.


Хәзерге заман гаҗәеп катлаулы да, каршылыклы да. Замана тәрбиячесе нинди булырга тиеш соң? Ул балаларны яратырга, алар тормышы белән, уй-хыяллары белән янып яши белергә тиеш. Тәрбия эше – зур сабырлык, күңел юмартлыгы таләп итә торган, озакка сузылган эшчәнлек. Шунлыктан тәрбиячегә бик күп белергә, балалар өчен һәрчак кызыклы, кабатланмас шәхес булырга кирәк. Ә моңа эзләнүчән, белемеңне һәрчак баетып торганда, үз эшеңнең чын остасы булганда гына ирешергә мөмкин. Тәрбия бирү юнәлешендә яңа технологияләр, традицион булмаган алымнар куллану белән беррәттән, әдәби мирасыбызны – халык авыз иҗаты әсәрләрен, милли-төбәк компонентларын да онытмыйбыз.


Мин филология бүлегендә укыдым. Ләкин мәктәптә укыту елларында да минем кечкенә балалар белән эшләү теләге һич күңелемнән китмәде. Һәм менә язмыш мине балалар бакчасына эшкә китерде. Очраклы рәвештә генә тәрбияче була алмыйсың. Ул зур тырышлык таләп итә. Баланың дөньяны матур итеп күрүе дә, тискәре яктан тоемлавы да тәрбияче хезмәтеннән тора. Чын тәрбияче бу дөнья белән яшәргә, барлык мәхәббәтен, йөрәк җылысын балаларга бирергә тиеш. Бу исемгә үзеңнең талантың, теләгең белән лаек булырга кирәк. Чөнки безнең заман таләпләренә туры китереп балалар тәрбияләү өчен һәрвакыт эзләнергә, яңалыклар ачырга, яңа идеяләр белән янарга кирәк.


Һәрберебезнең балачагы булган. Төрлебезнең төрлечә узуына карамастан, ул – барлык башлангычларның башлангычы, ул безнең бүгенге тормышыбызны билгели. Гаиләдән бала балалар бакчасына килә. Бакчада баланың якын дусты, киңәшчесе, әлбәттә – тәрбияче. Мин үз хезмәтемне, балаларны бик яратам. Балаларга ныклы тәрбия бирү минем өчен бик мөһим. Киләчәктә кем буласы хәлиткеч дәрәҗәдә әнә шуңа бәйле дип уйлыйм.


Һәр тәрбияче һәм ата-ана үз баласының сәламәт һәм бәхетле булуын тели һәм шуңа ирешүне максат итеп куя. Әмма балаларны ничек итеп әдәпле, тирә-як мохиткә, табигатькә игътибарлы итеп тәрбияләргә?
Әйе, без балаларны сәламәт яшәү рәвешенә: яман гадәтләрдән арындырырга, дөрес тукланырга, кешеләргә карата эчкерсез мөнәсәбәттә булырга, мохтаҗларга ярдәмгә килергә өйрәтергә тиешбез. Бүген җәмгыятьтә барлыкка килгән тискәре күренешләр гаиләләргә дә үтеп керә, тәрбияле балаларга кире йогынты ясый: балалар һәм ата-аналар бер-берсеннән читләшә, каршылыклар көчәя һәм шуңа бәйле акыл үсешендә дә һәм үз-үзен тотышында да проблемалары барлыкка килгән балалар саны арта.
Файдалы гадәтләр булдыру өчен иң уңай вакыт – мәктәпкәчә тәрбия алу чоры. Бала күп вакытын гаиләдә үткәрә. Әлбәттә, ата-ананың үз-үзен тотуы балага үрнәк булып тора. Шуңа күрә тәрбияви эшне ата-аналардан башлау дөресрәк. Моның өчен гаиләдә тынычлык, үзара ярдәмләшү, гаиләдәге кешеләр сәламәтлеге турында кайгырту – матур гадәтләрнең берсе. Бала шәхес буларак тулысынча ачылсын өчен, аның янында аны аңлаган, ягымлы сүзләр белән җылыткан, кирәк чакта яклый белгән ата-анасы булырга тиеш. Гаилә – баланың иң төп тәрбиячесе, тотрыклы гаилә традицияләре булмаган өйдә балага дөрес тәрбия биреп, аны әхлаклы итеп үстерү авыр. Гаилә әгъзалары белән бакчаларда бергә чаралар оештыру балада әдәп тәрбияләү мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирә.


 Балалар – тормыш гөлебез. Чәчәкләр өстәмә туклануга мохтаҗ булган кебек, балага да яхшы тәрбия кирәк. Без, тәрбиячеләр – бакчачылар. Ә бит бакчачы чәчәкләрен төрле ашламалар белән тукландыра, ә без – зирәк, яхшы кешеләр тәрбияләү өчен балаларның аңына, күңеленә кешелеклелек сыйфатларын салабыз. Минем фикеремчә, экологик шартларсыз чын кеше тәрбияләү мөмкин түгел. Без бит табигать балалары, аны яратырга, сакларга тиешбез. Табигатьне яраткан бала тәрбиясез булып үсә алмый. Без дә балалар белән төрле ачышлар ясыйбыз, экологик әкиятләр сәхнәләштерәбез, табигый материаллардан уенчыклар ясыйбыз. Мин аларны матурлыкны күрә белергә, сакларга, ярдәм итәргә өйрәтәм. Балаларыбыз күңеленә нәни чакта салынган миһербанлык, изгелек орлыклары киләчәктә шытып чыгып, сабыйларның үзләренә, аларның якыннарына гел изгелек булып кайтсын иде.


Мин язмышыма бу авыр хезмәтне башкарырга ярдәм иткәне өчен чиксез рәхмәтлемен. Киләчәктә үзләре сайлаган зур тормыш юлыннан матур һәм горур атлауларын, тәүфикълы, иманлы, тәрбияле балалар булып үсүләрен телим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мне очень понравился текст Гульнары!!! Работа с детьми - это ее призвание, это ее образ жизни! Это очень огромный и ответственный ТРУД!!! Именно воспитатель проводит большее время с детьми и индивидуально с каждым. Она отдает всю свою любовь детям, заботу, прививает их видеть прекрасное. Я считаю ее достойным педагогом и желаю ей удачи в конкурсе!!! Автор: Каримова Гузель

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ