Логотип Магариф уку
Цитата:

Дәресләре – татарча, ә имтиханы - русча

Илшат ШӘЙХЕТДИНОВ,Мамадыш районы Көек-Ерыкса урта мәктәбенең югары квалификация категорияле биология укытучысыБердәм дәүләт имтиханына әзерләнү буенча бик күп язылса да, аның ахыргы нәтиҗәләренә төрле...

Илшат ШӘЙХЕТДИНОВ,


Мамадыш районы Көек-Ерыкса урта мәктәбенең югары квалификация категорияле биология укытучысы


Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнү буенча бик күп язылса да, аның ахыргы нәтиҗәләренә төрле факторлар тәэсир итүен белсәк тә, бу сынауга һәр укытучының үзенә генә хас якын килүе, эш алымнары бар. БДИга әзерлекне ничек алып барырга, югары баллны ничек алырга, нәтиҗәләрне ничек итеп төрле очраклылыклардан бәйсез итәргә? Бу язмамда менә шул турыда үземнең кайбер фикерләрем белән уртаклашасым килә.



  1. БДИ нәтиҗәсенә шактый тәэсир итүче фактор – ул татар балаларының имтиханны русча бирүе. Минемчә, хәзер балалар рус сөйләм телен яхшырак белә, чөнки телевизор, Интернет, аралашу һ.б.лар аша гомуми үсеш бара. Аңлашылганча, татар балаларына терминнарны русчага тәрҗемә итү авырлык тудыра. Гади генә мисал: чәчәк төзелешендә генә дә БДИ да очраучы терминнарны барлап карыйк: цветоножкачәчәк сабы, цветоложечәчәк түшәге, чашелистикикасә яфракчыклары, чашечкакасә, лепесткитаҗ яфракчыклары, венчиктаҗ, пестикҗимешлек (завязьҗимшән, столбикбаганачык, рыльцеавызчык), тычинкасеркәч (тычиночная нитьсеркәч җебе, пыльниксеркәлек, пыльцасеркә). Ә бит бу материал VI сыйныфта өйрәнелә һәм атнага бу сыйныфта 1 дәрес вакыт бирелә. Шуңа күрә укытучының русча-татарча терминнар белән һәр дәрестә эзлекле эшләве, үзенең ул терминнарны белүе мәҗбүри. Укучыларга биологик терминнарны язып бара торган аерым дәфтәр булдыру бер дә комачау итмәс.

  2. БДИдагы авыр сораулар базасын (җаваплары белән бергә) тупларга кирәк. Мин үзем һәр теманы узганда шул темага туры килә торган сорауларны укучыларга тәкъдим итеп барам (нинди технология куллану кулайрак – укытучы карамагында). Мәсәлән,


• Ни өчен самолетта очып киткәндә һәм җиргә төшкәндә пассажир конфет суырырга тиеш? («Ишетү анализаторы» темасы, VIII сыйныф)


• Ни өчен өшетелгән алманы җебеткәндә баллы сыекча бүленеп чыга? («Зурайткыч приборлар. Күзәнәк төзелеше»,  VI сыйныф)


• Ни өчен кеше тәненә кадалган талпанны алыр өчен май кулланалар? («Үрмәкүчсыманнар классы. Талпаннар», VII сыйныф)


• Кеше ничек итеп бавыр имгеч суалчан белән йогышланырга мөмкин? («Паразит яссы суалчаннар», VII сыйныф)


3. Укучыларда биология фәненнән БДИны сайлап алу XI сыйныфта гына түгел, ә түбәнрәк сыйныфлардан ук алып барылсын. Укучылар фән белән кызыксынырга, түгәрәкләр эшенә, олимпиада, конкурсларда катнашырга, фәнни- гамәли, фәнни-эзләнү эшләре алып барырга тиеш. Аларның, әлбәттә, IX сыйныфта да биология фәненнән имтихан сайлап алулары белән кызыксынырга кирәк. Ә XI сыйныф укучылары өчен мин өстәмә җаваплылыкны арттыру, мотивация өчен зачет китапчыгы  булдырам. Әлеге китапчыкта алар һәр айда ничә вариант чишкәнен, ничә балл җыйганын язып бара. Бу аларның үзүсешен күрсәтәчәк, әти-әниләре өчен  балаларының әзерлек дәрәҗәсен билгеләү, төрле көтелмәгән очраклылыкны киметү өчен дә кирәк. Укучының БДИда якынча ничә балл аласын алдан әйтергә була. Укучы үзен чагыштырмача тыныч тота, үз-үзенә ышанган була.


4. Аерым темаларны кабатлап, тирәнтенрәк өйрәнү. Бу максаттан укучының эшләгән эшләрен, сорауларга җавапларын анализлау мөһим. Әгәр укучы  бер темада еш ялгыш җибәрә икән, бу материал өстәмә карап чыгуны сорый.


5. Укытучының үз өстендә туктаусыз эшләве. Бердәм дәүләт имтиханы укучыдан да, шулай ук укытучыдан да ныклы әзерлек таләп итә. Шуңа күрә укытучы БДИга кагылышлы үзгәрешләрне, аның структурасын, бәяләнүен, күптөрле вариантларны, аңа кагылышлы әдәбиятны һ.б. күз уңыннан ычкындырмаска тиеш. Менә быел да БДИда берникадәр үзгәреш бар:


1. Һәр имтихан эше формасы һәм катлаулылык дәрәҗәсе төрле булган 40 биремле ике өлештән  тора. Беренче өлешендә 33 бирем: 25 е – бер дөрес җавапны сайлап алуга корылган, ә 8 ендә берничә җавап бирергә кирәк. Алдагы еллар белән чагыштырганда бер дөрес җавапны сайлап алуга корылган биремнәр 36 дан 25 кә калган.


2. Икенче өлешендә – киңәйтелгән җавап бирүне сорый торган 7 бирем. Киңәйтелгән тулы җавап бирүне сорый торган биремнәр 6 дан 7 гә әйләнгән. Биремнәр  А, В, С хәрефләре белән бирелмичә, 1дән 40ка кадәр саннар белән билгеләнгән. Укучы эше өчен иң күбе 61 балл җыя ала.


2014 ел нәтиҗәләре буенча укучыларда авырлык тудыручы биремнәр бер дөрес җавап таләп итә торганында да, киңәйтелгән тулы җавапларга корылганнарында да булырга мөмкин. Мәсәлән,


• Хромосомаларның конъюгация һәм кроссинговер процессы бара:



  1. митоз профазасында

  2.  мейозның ике бүленүендә

  3.   мейозның бер бүленүендә

  4.   интерфазада


• Саналган паразитларның кайсысы күпкүзәнәкле организмнарга керә:



  1. дизентерия амебасы

  2. корчаңгы талпаны

  3. малярия плазмодие

  4. холера вибрионы


• Сөт-әчетү бактерияләренә хас туклану ысулы:



  1. гетеротроф

  2. хемотроф

  3. автотроф

  4. фототроф


• Чәчәкле үсемлекләрнең икеләтә аталану нәтиҗәсендә барлыкка килә:



  1. генератив бөре

  2. орлык өлеше (бер яки ике)

  3. зигота һәм триплоидлы күзәнәк

  4. җимеш һәм орлык


• Организмның гаплоидлы хромосомалар җыелмасында геннар җыелмасы:



  1. генетик код

  2. геном

  3. фенотип

  4. генофонд


• Хламидомонаданың үсеш циклында гаметофит өстенлек итә. Хламидомонаданың спорасы һәм гаметасының хромосомалар җыелмасын ачыкларга. җенси үрчү вакытында аларның нинди элгәр күзәнәкләрдән һәм нинди бүленү нәтиҗәсендә барлыкка килүен аңлатыгыз.


Җавап: 1 – спораның хромосомалар  җыелмасы –n(гаплоидлы); 2 – споралар мейоз юлы белән диплоидлы зиготадан ясала; 3 – гаметаларның хромосомалар җыелмасы – n (гаплоидлы); 4 – гаметалар митоз юлы белән олы организм (гаметофит) күзәнәгеннән барлыкка килә.


• Чәчәкле үсемлекнең серкә бөртегендәге вегетатив, генератив күзәнәкләренең һәм спермийларның хромосомалар җыелмасы нинди? Аңлатыгыз, алар нинди элгәр күзәнәкләрдән һәм нинди бүленү нәтиҗәсендә барлыкка килгәннәр?


Җавап: 1 – вегетатив һәм генератив күзәнәкләрнең хромосомалар җыелмасы –n; 2 – серкәнең вегетатив һәм генератив күзәнәкләре гаплоидлы спора митоз юлы белән үсеш алганда ясала;  3 – спермийларның хромосомалар җыелмасы –n; 4 –спермийлар генератив күзәнәктән митоз юлы белән барлыкка килә.


 Укучылар алган белемнәрне практикада куллануга юнәлтелгән биремнәрдә ялгышларны күп җибәрә. Мәсәлән, тайга энцефалиты белән йогышлану ничек барганны, кукурузның себеркәчле чәчәкләрендә ни өчен орлыклар барлыкка килмәвен, гөмбәләр тормышында гөмбәлекнең ролен, үсемлекләрнең фотосинтез процессы вакытында кислород бүлеп чыгару тәҗрибәсенең асылын аңлата алмыйлар. Генетик мәсьәләләрне соңгы елларда без яхшылап чишәргә өйрәтәбез, алар кушылдыруларның схемасын дөрес язалар, генотипларын табалар, ә менә нәтиҗәләрнең нилектән килеп чыгу сәбәпләрен аңлата алмыйлар. Соңгы елларда бит БДИ биремнәрендә укучыларның белемнәрен тормышта куллануга, практик яктан әһәмиятен аңлатуга өстенлек бирелә. Безгә алга таба шул юнәлештә эшләргә кирәк. Үз тәҗрибәмнән чыгып беләм: укучылар кеше организмында бара торган процессларның нерв-гумораль регуляциясенә, физиологик процессларның үзенчәлекләренә кагылышлы, эволюция нәтиҗәсе буларак җайлашуларның барлыкка килү һәм төр ясалу процессларының дөрес эзлеклелеген табуга кагылышлы  сорауларга да авыр җавап бирәләр.  Кыскача әйткәндә, эшлисе эшләр күп әле, коллегалар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ