Логотип Магариф уку
Цитата:

Фамилияләрне ничек язарга?

«Кайсы дөрес?» рубрикасында татар тел белеменең орфография, орфоэпия, морфология, синтаксис, стилистика һәм башка бүлекләренә караган катлаулы очракларга тел галимнәре ачыклык кертәчәк. Үзегезне борчы...

«Кайсы дөрес?» рубрикасында татар тел белеменең орфография, орфоэпия, морфология, синтаксис, стилистика һәм башка бүлекләренә караган катлаулы очракларга тел галимнәре ачыклык кертәчәк. Үзегезне борчыган сорауларны безгә magarif@bk.ru яки mfahri@mail.ru адресларына җибәреп, «Мәгариф. Татар теле» кушымтасы аша җавап алачаксыз.


Сорау: Татар фамилияләрен язуда, аеруча аларга кушымчалар ялгануда, төрлелек хөкем сөрә. Мәсәлән, Шаһитев//Шаһитов, Дәминев//Дәминов, Галимев//Галимов һ.б.. Аларның кайсын әдәби норма итеп кабул итәргә?


Сорауга филология фәннәре кандидаты, профессор Равия Самат кызы АБДУЛЛИНА җавап бирә

Исемнәрдә − ата-бабаларыбызның яхшы теләкләре. Әгәр исем-фамилия дөрес әйтелми, дөрес язылмый икән, исемнең мәгънәсе җуела. Ул чакта исем-фамилия бер кешене икенче кеше белән бутамас өчен тагылган тамга булып кына кала.


Фамилия нигезендә яткан исемнәрне дөрес язарга кирәк.

Кыенлыклар аеруча гарәп-фарсы телләреннән кергән исемнәрдә күзәтелә. Мәсәлән, Нигъмәтулла Төхбәтулла улы (Н, 1999, 24/4) дип язганнар. Татар телендәге диссимиляция нәтиҗәсендәге бозылу ул: янәшә килгән ике төрле ике тартыкның икесе дә өрелмәле яки ярымйомык булса (мәсәлән, сф, хф, шф, рw), шуның берсе гади сөйләмдә йомык тартык булып әйтелә. Ләкин документлар әдәби телдә тутырылырга тиеш. Югыйсә, төхфәт сүзенең – «бүләк» мәгънәсе җуела.


Кәшбиев, Кәшбиева фамилияләре дә Кәшфи исеменнән, татар теленең гади сөйләмендә бозылып, документларга да бозылганча теркәлә башлаганнар, нәтиҗәдә кәшфи сүзенең «уйлап табу» мәгънәсе юкка чыккан.


Роберт Мөхәрләмов (ШК, 1999, 23/1, 3 б.) дип язу да татар теленең гади сөйләмендәге диссимиляция нәтиҗәсе. Мөхәррәм дип язылганда гына ул «тыелган», «начар эшләрдән тыелган» мәгънәсен аңлата.


Туу турындагы таныклык, паспорт тутыручылар гамьсезлеге аркасында фамилиянең язылышында [w] тартыгын [б] итеп укырлык булган очраклар да бар. Мәсәлән, Фәйрүзә Баһабиева. Ул чакта «күркәмлек» мәгънәсе әлеге сүздә җуела, әлбәттә. Багабиева дигәндә дә мәгънәгә зыян килә.


Җәләлетдин Әкъмалетдинов (ШЧ, 1999, 29/6, 3 б.) дип язалар. Ләкин татар телендә кеше исеме нигезенә яткан әкъмаль сүзе юк. Әлеге фамилия «гамәлләр», «яхшы эшләр» мәгънәсендәге Әгъмаль исеменнән ясалган, аны Әгъмалетдинев дип язу дөрес.


Галиәсгар дигән бик яхшы мәгънәле исем бар. Кайберәүләр аны «Гали гаскәре» дигәннән алынган, дип уйлыйлар. Алай булса, татар теленә ул исем Галигаскәр дип, яки Галиәскәр дип язылыр иде. Күренекле драматургыбыз Галиәсгар Камал дип язылып йөртелә. Галиәсгар исеме «олы кечелек» дигән мәънәне белдерә (Гали – «бөек», «олуг»; әсгар – «бик кечкенә», «кечелек»). Ягъни кечелекле була белүнең югары дәрәҗәдәге гүзәл әхләкъ икәнен аңлата бу тәрбияви мәгънәле исем.


Ш.Бабичның «Һатиф вә Татар» исемле шигыре Татар һәм Һатиф диалогы рәвешендә язылган. Гарәп теленнән кергән һатиф «вөҗдан тавышы», «сизенү тавышы» дигән мәгънәләрне аңлата. Кеше исеме буларак аны Хатыйф дип язу очраклары бар: Хатыйф Хәкимов (ФМ, 1999/5-6, 1 б.). Бу – әлеге күркәм исемне Хәниф һәм Хатыйб исемнәре язылышына охшатып, шул ике исем арасында торган исем итеп язу нәтиҗәсе.


Киресенчә, Х хәрефенә башланган исемне дә Һ хәрефе белән язу очраклары да бар. Мәсәлән: Һәмид атлы шагыйрь (М.җ., 2004, 23/7, 17 б.). Хәмид булса гына ул «мактаулы», «мактарга яраклы» яки «шөкер итүче» мәгънәләрен аңлата.


Фамилия ясагыч кушымчаларның язылышы да игътибар көтә.


1. Фамилия ясагыч кушымчаларның калын һәм нечкә вариантта булмый торганнары бар. Мәсәлән, -ин һәм -ский кушымчалары: Булыгин, Габдуллин, Хангилдин һ.б.; Архангельский, Ашказарский, Агыйделский һ.б.


Бу фамилияләргә килеш, тартым кушымчалары ялгауда проблемалар булмаска тиеш кебек иде. Гаҗәп ки, бу төр фамилияләргә дә һәм калын, һәм нечкә варианттагы кушымча ялгау күзәтелә: Хәмәдишингә//Хәмәдишинга, Гаделшиннәрнең//Гаделшиннарның һ.б.


Шунысы да бар: латин графикасыннан файдаланып язган чорыбызда да бер үк фамилиягә һәм калын, һәм нечкә кушымча ялгап язулар булган. Мәсәлән: Bilinskin (Tuqaj һәm Кarief, 1936,41 б.) // Bilinskilәrnе (Шунда ук, 42 б.); Ри$kinпь (Шунда ук, 42 б.) // Ри$kinemne (Шунда ук, 41 б.). Фамилия ясагыч -ский кушымчасын татарча уку утызынчы елларда таралыш алган булганга, күрәсең, латин хәрефләреннән файдаланганда, аны й дан башка язганнар: Bilinskin, Bilinskilәrnе. 1936 елда нәшер ителгән «Тукай һәм Кариеф» дигән бу китапта Белинскиның, Белинскиләрне; Пушкинны, Пушкинемне кебек бер үк фамилиягә әле калын, әле нечкә кушымча ялгау мисаллары орфографик вариантларның шул чордан ук килүен күрсәтә.


Рус телендәге [и] татар телендәге [и] дән бераз арттагырак рәттә әйтелсә дә, ир-атлар фамилиясен ясагыч -ский, -ин кушымчаларын да татарча укып, аңа да нечкә кушымча ялгауны гадәткә кертү орфографияне бердәй принципка салу өчен ярдәм итә алыр иде, әлбәттә. Хәзерге татар әдәби телендә -ин, -ский кушымчасы белән ясалган фамилияләргә калын сузыклы кушымча ялгау өстенлек алган.


Хатын-кыз фамилиясе булса, аңа инде калын сузыкка тәмамланган булганлыктан (-ина, -ская), калын сузыклы кушымча ялгана: Булыгинаның, Габдуллинадан, Хангилдинаны, Архангельскаяга һ.б. Монда, күрәсең, психологик үзенчәлек йогынты ясый: хатын-кыз фамилиясе калын кушымча кабул иткән икән (хатын-кыз бит ул нечкә-нәфис!), ир-ат фамилиясе ничек нечкә кушымча кабул итсен, янәсе.


Хәзерге татар әдәби телендә фамилия ясагыч -ский кушымчасының рус орфографиясе үрнәгендә й белән язылуын, татар телендә -ский кушымчасы белән ясалган фамилияләрнең бик сирәк булуын, шуңа күрә бу кушымчаның русча укылышын истә тотып, искәрмә рәвешендә, бу төр фамилияләргә калын кушымчаны ялгап язуны кагыйдәләштерергә дә мөмкин. Ләкин бер үк фамилиягә һәм калын, һәм нечкә кушымча ялгап йөртү орфографик вариантлары болай да күп булган хәзерге татар телен баета алмый.


2. Фамилия ясагыч кушымчаларның һәм калын сузыклы, һәм нечкә сузыклы була торганнары бар. Мәсәлән, -ов/-ев кушымчалары.


Ир-атлар фамилиясенең язылышында, бер-берсенә каршы килгән мисаллар еш күзәтелә.


2.1. Психология йогынты ясый.


Фамилия ясагыч -ов кушымчасының нечкә сузыклардан торган яки нечкә сузыкка тәмамланган исемнәргә ялгану очраклары бар: Әпсәләмов, Хәмитов, Шәйхетдинов, Гыймазетдинов, Әминов, Дәминов, Хуҗиәхмәтов, Мәхмүтов (М.җ., 1999, 21/5, 1, 11, 15 б.; 4/6, 11, 18, 19 б.) һ.б. Монда психологик сәбәп йогынты ясамыйча калмый, күрәсең: хатын-кыз фамилиясе калын кушымча кабул иткән икән, ир-ат фамилиясенә дә калын кушымча ялгау кирәк, имеш.


Шул рәвешчә, бер үк фамилиянең ике төрле язылу очраклары барлыкка килгән: Галимев//Галимов, Шаһитев//Шаһитов, Дәминев//Дәминов, Хуҗиәхмәтев//Хуҗиәхмәтов, Сәгыйтев//Сәгыйтов һ.б.


Мондый -ов/-ев вариантлары булу үзе бер орфографик мәсьәлә булса, икенче яктан, -ев кушымчасы белән ясалган фамилияләргә килеш, сан, тартым кушымчалары ялгауда да төрлелек күзәтелә: Сәйдәшевкә//Сәйдәшевка, Шаһиевне//Шаһиевны. Мәсәлән: Шәймиевкә (М.җ., 1998, 6/11) // Шәймиевка (М.җ., 1998, 4/9), Вәлиевкә (Мг, 1997/1, 22 б.), Әминевка (М 1996/1-2, 195 б.) һ.б.


Әгәр хәзерге татар әдәби телендә бу мәсьәләдә орфографик кагыйдә булса һәм ул сакланса, мәсьәлә монда җиңел хәл ителер иде:


1) фамилия ясагыч -ов кушымчасы калын сузыклардан торган яки калын сузыкка тәмамланган исемнәргә ялгана: Баскаков, Исхаков, Хисамов;


2) фамилия ясагыч -ев кушымчасы нечкә сузыклардан торган яки нечкә сузыкка тәмамланган исемнәргә ялгана: Шәймиев, Зәкиев, Әхәтев, Әпсәләмев, Хәмитев, Шәйхетдинев, Гыймазетдинев, Әминев, Дәминев, Хуҗиәхмәтев, Мәхмүтев һ.б.


Ул чакта фамилияләргә кушымча ялгану мәсьәләсе дә бик гади хәл ителер иде:


1) -ов кушымчасы белән ясалган фамилия калын кушымча ала: Баскаковның, Исхаковка, Хисамовны;


2) -ев кушымчасы белән ясалган фамилия нечкә кушымча ала: Зәкиевкә, Әхәтевнең, Шәймиевтән, Әпсәләмевнең, Хәмитевкә, Шәйхетдиневне, Гыймазетдиневкә, Әминевтә, Дәминевтән, Хуҗиәхмәтевкә, Мәхмүтевне һ.б.


Кызганыч ки, хәзерге татар әдәби телендә мондый гади генә орфография кагыйдәсе юк. Шуңа күрә төрлелек хөкем сөрә.


2.2. Исем-фамилияләрне рус орфографиясенә һәм орфоэпиясенә иярү-охшату сәбәпле барлыкка килгән вариантлар күп.


Фамилия ясагыч -ев кушымчасындагы е хәрефе белдергән сузык авазны рус орфоэпиясе үрнәгенчә әйтеп, калын кушымча ялгыйлар. Бер үк фамилиягә һәм калын, һәм нечкә сузыклы кушымча ялгануга фамилия ясагыч -ев кушымчасындагы е хәрефенең «татарча» яки «русча» укылышы йогынты ясый. Аның әдәби тел аша үтеп кергәннәрен русча киң әйтелешле сузык итеп укыргамы, әллә «татарчалаштырып» укыргамы? Рус телендәге [е] сузыгы татар телендәге тар әйтелештәгесеннән арттагырак рәттә әйтелә. Шуңа күрә


-ев кушымчасындагы е хәрефе белдергән сузык авазны рус орфоэпиясе үрнәгенчә әйтүчеләр − калын кушымча, ә татарча әйтүчеләр нечкә кушымча ялгап язды.


Үзгәртеп кору чорына хәтле булган хәлне искә төшерик әле: фамилияләрне русча яңгыратыр өчен, Хазеев, Галеев, Ганеев кебек язылышлар модага кергән иде. Шул чорда рус фамилияләренә охшату мисаллары күп. Мәсәлән, Минһаҗ исеменә фамилия ясагыч -ев кушымчасы ялганып ясалган Минһаҗев фамилиясе этимологиясен аңлап булмас дәрәҗәдә Миначев булып үзгәргән хәтта: Милләт каһарманы Мөхәммәт Миначев (Мгт, 2001, 29/12, 4 б.). Аның Р.Мингазов (Мгт, 2002, 21/9, 1 б.), Мансур Мингачев (ШЧ, 2002, 9/8, 8 б.) вариантлары киң таралган.


Орфографияне тәртипкә китерү өчен, фамилия ясагыч -ев кушымчасының нечкә сузыклардан торган яки нечкә сузыкка тәмамланган исемнәргә ялгануына игътибар итеп, -ев кушымчасы белән ясалган фамилиянең нечкә кушымча алуын гадәткә кертергә иде. Ягъни фамилия ясагыч -ев кушымчасын, рус теленнән кергән кушымча булса да, татарча уку, ягъни е хәрефен татар телендәгечә тар әйтелешле итеп уку һәм шуңа күрә нечкә кушымча ялгап язу дөрес булыр.


Ләкин бик җиңел генә хәл итеп булмаслык мисаллар да бар.


2.3. Кайбер фамилияләрне дөрес язар өчен, аларга килеш яки сан кушымчаларын дөрес ялгар өчен, фамилиягә нигез булып яткан исемдәге гарәп теленә хас калын-каты әйтелешле тартыкның язылышын дөрес хәл итәргә кирәк.


Мәкъзүмов фамилиясен къ катнашында язу татарча язу кебек күренә. Ләкин бу фамилия нигезендә яткан Мәкзум исемендә кече тел къ юк. Калын-каты әйтелешле [з] тартыгы бар, шуңа күрә з артыннан у язарга кирәк, ул чакта з калын итеп укыла; з артыннан у язылгач, аңа -ов кушымчасын ялгау кирәк була. Мәкъзүмев яки Мәкъзүмов дип къ һәм ү белән язылса, бу фамилия къ, з, м тамырыннан булып, казим дигән сүзгә нигезләнгән булып чыга. Гарәп теленнән андый сүз үтеп кермәгән, казый сүзе үтеп кергән. Ләкин бу фамилия белән казый сүзенең уртаклыгы юк. Татар телендәге казыйм сүзенә нигезләнгән дип тә фараз кылып булмый: татар теленең казыйм сүзе гарәп теленең сыйфат фигыль калыбына кереп утыра алмый. Кязыйм сүзенә − «ачуын эчкә йота белә торган», «тыйнак», «түзеп торучы» дигән мәгънәләрне аңлата торган исемгә нигезләнгән фамилия ул Мәкзумов.


Хәзерге татар матбугаты битләрендә Вагыйзев//Вагыйзов, Харисев//Харисов кебек вариантлар күзәтелә.


Харисев//Харисов вариантының Харисев дигәнен сайлау хәерле. Чөнки


-ов белән язганда, с калын укыла һәм бу фамилия «комсыз» мәгънәсен аңлата торган сүзгә нигезләнгән булып чыга. Бу исем-фамилиядә с хәрефе нечкә укылырга тиеш, ул чакта ул «сакчы», «яклаучы» мәгънәләрен белдерә торган исемгә нигезләнгән булып аңлашыла. Димәк, Харисев, Харисевкә, Харисевне.


Вәгыйзев дип тә -ев белән язалар. Шундый кагыйдә бар бит: ь билгесенә тәмамланган сүзләргә сузыкка башланган кушымча нечкә вариантта ялгана. Монда гыйзь иҗегенә карап язалар. Ләкин бу очракта нечкәлек билгесен (ь) куймау хәерле, чөнки исем гарәп теленә хас калын-каты әйтелешле [з] тартыгына тәмамланган. Шуңа күрә фамилия дә -ов белән язылырга тиеш: Вагыйзов, Вагыйзовка, Вагыйзовтан.


Хатиб//Хатыйб, Назим//Назыйм, Тәүзих//Тәүзыйх, Зия//Зыя вариантлары булганлыктан, фамилияләр язылышында да вариантлар булу табигый. Боларда да гарәп теленә хас калын-каты әйтелешле [т], [д], [з] тартыклары бар.


Зыятдин, зыялылар дип ы хәрефе белән язу сүзлекләргә теркәлгән булса да, хәзерге татар телендә Зиятдин//Зыятдин, Зиятдинова//Зыятдинова кебек вариантлар ишәеп килә. Бу хәл этимологиясе танып та булмаслык дәрәҗәдә үзгәргән Зияев, Зияева фамилияләрен барлыкка китергән. Бу исем-фамилияләрне ый, ы белән язу дөрес: Хатыйповка, Назыймовтан, Тәүзыйховка, Зыяев.


Гарәп теленнән кергән сүзләрдә калын-каты әйтелешле тартык була икән, дип уйларга ярамый. Барысында да алай түгел. Мәсәлән, Расимев//Расыймов вариантлары күзәтелә. Бу исем-фамилияләрне и белән һәм -ев белән язу дөрес. Расимев фамилиясе Расим исеменә нигезләнгән, татар теленә кергән рәсем сүзе белән тамырдаш сүз ул. Бу сүздә калын-каты әйтелешле тартык юк, с чагыштырмача нечкә итеп укыла.


Наилев//Наилов вариантының да Наилев дигәнен сайларга кирәк. Чөнки гарәп телендә л күп вакытта нечкә укылышлы, бу сүздә дә шулай. Димәк, Наилев, Наилевкә, Наилевне.


2.4. Кыенлыкларның тагын берсе – гарәп теленнән кергән кеше исемнәрен татар телендәге сингармонизмга буйсындырудан килеп чыккан проблема.


Хаҗи – гарәп теленнән кергән исем, нечкә сузыкка тәмамлана, шуңа күрә аңа фамилия ясагыч -ев кушымчасы ялгана: Хаҗиев. Ләкин -ев белән ясалган бу фамилиягә калын кушымча ялгау өстенлек алган: Хаҗиевка, Хаҗиевның, Хаҗиевлардан һ.б.


Хаҗи исеменә нигезләнеп ясалган фамилиягә калын кушымча ялгауның сәбәбе – гарәп теленнән кергән Хаҗи сүзе сингармонизмга буйсынган дип күзаллау.


Ф.Ә. Ганиев үзенең орфографик сүзлегенә поши сүзен сингармонизмга буйсынган хәлдә пошый дип теркәсә дә, бу сүзне, күмәклек исеме буларак, хаҗи дип теркәгән һәм кушымчасы алуын белдерткән (ТТОС, 2002, 265, 369 б.). Хәер, кушымчасын ике төрле – калын сузыклы итеп тә, нечкә сузыклы итеп тә укып була.


[җ] тартыгыннан соң и язылышы турында 1939 елгы орфографик кагыйдә исә болай ди: «җ хәрефеннән соң ый ишетелгән кебек булса да, һәрвакыт и языла» (Бу турыда: Курбатов, 1999, 113, 126 б.).


Ир-ат исеме и гә тәмамланганда, ике төрле язу очракларына мисаллар бар.


«Таtar әdәbi tеlеnеn оrfоgrаfiya qаgidәlәrе» (2000) без Һади Такташ дип яза торган Һади исемен дә ый белән биргән (15 б.). Бу инде, русча әйткәндә, «артык тырышу».


Тамырдагы калын сузык авазны исәпкә алып, татар теленең сингармонизмына буйсындырабыз, дип, [һ] авазыннан соң ый язу (Шаһый, Маһый) әлеге исемнәрне гади сөйләмдәгечә бозып, Шахый, Махый дип әйтүгә китерер иде, шуңа күрә бу исемнәрдә и хәрефе язылу дөрес була: Шаһи, Маһи.


Гайфи, Гани, Гыйльми исемнәре дә Гайфый, Ганый, Гыйльмый булып яңгырамый. Шуңа күрә ый язу дөрес була алмый, чөнки Гайфи, Гани, Гыйльми исемнәренең тамырында, а, ый калын сузык хәрефләре язылса да, алар калын сузыкларны белдермәгәнлектән (г хәрефен кече тел тартыгы итеп укыту өчен генә язылганлыктан), калынлыкта ярашу мөмкин түгел, иҗекләрдәге сузыклар нечкә укылалар, шуңа күрә татар теле күзлегеннән дә азакта ый язылмый, бәлки и хәрефе языла.


Шул ук сәбәп белән Бакыргани фамилиясен дә Бакырганый дип язмау хәерле.


Ике төрле язылу очраклары аерым сүзләрдә күзәтелә:


Бари (ШЧ, 1998, 13/11) // Барый (ШЧ, 1999, 11/6, 7 б.; ХИ 1996/9, 4 б.);


Садри (М.җ., 1998, 29/5, 10 б.) // Садрый (Ш.Камал, 1т., 1974, 65 б.) һ.б.


Бари, Садри – татар орфографиясендәге график принцип нигезендә язылыш (гарәп телендә ы хәрефе юк). Гарәп телендә [р] тартыгы калын әйтелешле булса да, [и] тартыгы алдыннан ул калын булмый. Тагын да төгәлрәге: этимологиясе ачык аңлашылып тора торган язылыш бу, гарәп телендәге сыйфат ясагыч кушымчасы белән ясалган исем икәнен күрсәтеп торган язылыш.


Моңарчы Бари Рәхим, Мөхәммәт Садри дип язалар иде, әдәбият дәреслекләренә дә шулай басылып килде. Барый, Садрый – бу исемнәрне татар теленең сингармонизмына буйсындырудан килеп чыккан язылыш.


Игътибар итегез:


Бари, Садри исемнәренә, и алдыннан калын сузык булганлыктан, калын сузыклы кушымча ялгана: Баридан, Садрига. Алар нигезендә ясалган фамилияләр дә калын кушымча кабул итәләр: Бариевка, Садриевны.


2.5. Шунысы игътибарны җәлеп итә: әлеге и гә тәмамланган исемнәр фамилия, дөресрәге, псевдоним фамилия күрсәткече булып та йөриләр.


Батый, Имәнколый, Кандалый фамилияләре ый белән языла. Батый татар сүзенә охшаган, Ләкин аның «акрын», «акрын кыланышлы» мәгънәсен белдерә торган гарәп сүзеннән ясалган булуы бик мөмкин. Бу гарәп сүзендә икенче иҗек калын-каты әйтелешле тартыктан башлана, шуңа күрә ый язылышы табигый. Имәнколый, Кандалый фамилияләре исә, төрки сүзләр буларак, сингармонизмга буйсынып урнашкан. Хәлбуки, алар да гарәп теленең сыйфат ясагыч -и кушымчасы ярдәмендә, гарәп теленең сүз моделе үрнәгендә ясалганнар. Ләкин барлык төрки чыганаклы шундый сүзләр сингармонизмга буйсынып язылмый.


Гарәп теленең сыйфат ясагыч и күрсәткече орфографиядә нык саклана.


Фикрәт Табиев, татарча яңгырашны исәпләгәндә, Табыев дип язылырга тиеш иде.


Гарәп теленнән кергән Мотыйгый, Исхакый ый белән язылса да, к, г хәрефләрен кече тел тартыгы итеп укыту өчен генә языла.


Фирдәүси, Сәйфи, Ясәви, Хәнәфи, Ильяси һәм хәтта тамыры калын хәрефләрдән генә торган Сараи да и белән языла.


Мәрҗани язылышында тамырының соңгы иҗеге а хәрефе булуга карап, фамилия күрсәткечен ый вариантында язу исемнең эмоциональ-экспрессив төсмерен үзгәртә һәм этимологиясен чуалта (Мәрҗаный – җаный сүзеннән алынган кебек булып күренә башлый).


Шундыйлардан Мөгайди, Рәкыйби, Ганҗәви дә, татар телендә сингармонизмга буйсынып, Мөгайдый, Ракыйбый, Ганҗавый була алмый, чөнки а, ый хәрефеләре бу алынма исемнәрнең тамырында шулай ук к, г хәрефләрен кече тел тартыгы итеп укыту өчен генә языла.


Җами, Кари фамилияләрен дә Җамый, Карый дип язмау хәерле.


Фамилияләрнең и гә тәмамланганнарына ялгана торган кушымчалар турында нәтиҗә:


Бари, Садри кебек и гә тәмамланган исемнәрнең һәм Фирдәүси, Сәйфи, Ясәви, Хәнәфи, Ильяси кебек псевдоним фамилияләрнең кушымчалары тамырда өстенлек алган сузыкларга карап, бигрәк тә [и] алдыннан килгән сузыкка карап (ләкин хәрефкә карап түгел!) ялгана:


1) Фирдәүси, Ясәви, Хәнәфи кебек и алдыннан нечкә сузык килгән очракта нечкә кушымча ялгана: Фирдәүсигә, Ясәвинең, Хәнәфигә.


2) Мөгайди, Рәкыйби, Ганҗәви фамилияләре дә нечкә кушымча кабу итә, чөнки аларда а, ый хәрефеләре [ә], [и] авазларын белдерә (к, г хәрефләрен кече тел тартыгы итеп укыту өчен генә язылган). Гайфи, Гани, Гыйльми исемнәре дә шул ук сәбәп белән нечкә кушымча кабул итә: Мөгайдигә, Рәкыйбинең, Ганҗәвидән; Гайфигә, Ганинең, Гыйльмидән.


3) Мәрҗани, Сәлахи кебек а хәрефе язылган исем-фамилияләргә дә нечкә кушымча ялгана, чөнки а хәрефе аларда [ә] булып укыла, ул бары тик «әлиф»не аңлату өчен график принциптан чыгып кына язылган: Мәрҗанинең, Сәлахидән.


4) Батый, Кандалый кебек тулысынча калын сузыклардан торганнары калын кушымча кабул итә: Батыйдан, Кандалыйда.


5) Җами, Кари, Ильяси, Сараи, Имәнколый кебек и алдыннан калын сузык булганнарга калын сузыклы кушымча ялгана: Җаминың, Каридан, Ильясины, Сараидан, Имәнколыйда.


Әдәбият исемлеге


Абдуллина Р.С. Алфавитка бәйле орфография һәм орфоэпия мәсьәләләре. Монография. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006.


Абдуллина Р.С. Хәзерге татар теленең орфографиясе һәм орфоэпиясе. Югары һәм махсус урта уку йортлары өчен. – Казан: Мәгариф, 2009.


Гарәпчә-татарча-русча сүзлек. Төзүчеләре К.З.Хәмзин, М.И.Мәхмүтов, Г.Ш.Сәйфуллин. − Казан: Татар. кит. нәшр., 1965.


Курбатов Х.Р. Татар әдәби теленең алфавит һәм орфография тарихы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999.


Tuqai hәm Karief. – Qazan: Tatgosizdat, 1936.


Таtar әdәbi tеlеnеn оrfоgrаfiya qаgidәlәrе / Төзүчесе Х.Х.Сәлимов. – Казан: Татарстан Фәннәр академиясе, 2000.


Шартлы кыскартылмалар:


ТТОС 2002 − Татар теленең орфография сүзлеге /  Төзүчеләр: Ф.Ә.Ганиев, С.И.Исламетдинова. − Казан: «Раннур”, 2002.


Журналлар: М – «Мирас», Мг – «Мәгариф», ФМ – «Фән һәм мәктәп».


Газеталар: Мгт – «Мәгърифәт», Н – «Нур», ШК – «Шәһри Казан», ШЧ – «Шәһри Чаллы», М.җ. – «Мәдәни җомга», ХИ – «Хәерле иртә».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ