Логотип Магариф уку
Цитата:

Һәр сурәтнең үз мәгънәсе

Күңелсез җыелышларда, дәрестә, телефоннан сөйләшкәндә, кул астында каләм булса, кәгазьгә төрле рәсемнәр ясый башлыйбыз. Һәр рәсемнең үз мәгънәсе бар икән бит. Бәлки, аларны дөрес "укып", күңел халәтеб...

Күңелсез җыелышларда, дәрестә, телефоннан сөйләшкәндә, кул астында каләм булса, кәгазьгә төрле рәсемнәр ясый башлыйбыз. Һәр рәсемнең үз мәгънәсе бар икән бит. Бәлки, аларны дөрес "укып", күңел халәтебезне аңларга өйрәнербез? 


Спираль, әйләнә, дулкынлы сызыклар. Ышанучан, хисле, аралашучан, кайгыртучан кеше турында сүз бара. Мондый рәсемнәр ясаган мизгелдә сезнең күңелдә кризис, шуңа күрә әлегә чит кеше проблемаларында гамегез юк.


Чәчәк, кояш, вак гирляндаларны аралашуга мохтаҗ кешеләр ясый. Аңа наз, игътибар кирәк.


Читлек, челтәрле ятьмә сызгалап утыручы үзен бик уңайсыз хис итә. Һәрчак юл куярга әзер, йомшак холыклы булуы сәбәпле, бөтен үпкәләрен эчкә җыеп бара, канәгатьсезлек хисе аңа тынгы бирми.


Хач сурәте ясаучының да борчуы бар. Ул бар гаепне үз өстенә алырга ярата. Борчу булганда, бөтен хисләрне ачып салып, хат язарга һәм язып бетерүгә вак кисәкләргә ерткалап ташларга кирәк. Психологик киеренкелек бетүен шундук тоярсыз.


Кечкенә кеше сурәтләре ясыйбызмы? Өстебезгә йөкләнгән бурычлардан качарга телибез кебек. Белем, көчебез җитмәс төсле. «Башкарып чыгарга кирәк!» дигәнне «Моны булдыра алам, җиренә җиткерәсем килә!» дигән максат белән алыштырыгыз. Кеше үзен җиңәргә омтылу аша камиллеккә таба бер адым атлый.


Кушылган йөрәкләр ясаучының бар дөньяга гашыйк мәле. Әдәплелеге яисә башка сәбәпләр аңа хисләрен ачып салырга мөмкинлек бирми. Җылы караш, елмаю, мөлаем сөйләшү аша да уңай хисләр бүләк итәргә мөмкин булуын онытмагыз.


Умарта кәрәзе ясаучы – гармониягә, матурлыкка һәм тынычлыкка омтылучы. Аннан рәхәт җылылык бөркелә, һәрчак ярдәмгә әзер.


Өчпочмаклар һәм пирамидалар. Әлеге фигуралар кешедәге катгый максатлар һәм принциплар, җиңүгә ышануы хакында сөйли. Ул барлык ысуллар белән теләгәненә ирешә. Аңа теләсә нинди авыр эшне ышанып йөкләргә мөмкин. Аралашу даирәсе зур булса да, артык тәвәккәллеге, сабырсызлыгы һәм кызып китүчәнлеге сәбәпле, якын дуслары күп түгел.


Шахмат кыры ясаучы үз-үзенә ышанмый, үзен түбән бәяли. Хәтта башкаларның мактап торуы да аңа ялган булып тоела. Үзегез теләгәнчә яшәүдән курыкмагыз.


Теләсә нинди язу-сызу гына күренсә, димәк, сөйләшү бик мөһим һәм кызыклы. Әгәр җентекләп башкарылган сурәт килеп чыкса, аны бу әңгәмә туйдырган, бәлки бүгенге тормыш рәвешеннән канәгатьсезлек хисе борчыйдыр.


Ләлә Бәһрамшина, психолог. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ