Логотип Магариф уку
Цитата:

IX сыйныф укучыларын математикадан имтиханнарга әзерләү системасы

Лилия МӨБАРӘКШИНА,Әтнә районы Түбән Көек урта мәктәбенең математика укытучысыIX сыйныф укучыларын математикадан төп дәүләт имтиханына (ТДИ) әзерләү – укучы, укытучы, мәктәп администрациясе һәм әти-әни...

Лилия МӨБАРӘКШИНА,


Әтнә районы Түбән Көек урта мәктәбенең математика укытучысы


IX сыйныф укучыларын математикадан төп дәүләт имтиханына (ТДИ) әзерләү – укучы, укытучы, мәктәп администрациясе һәм әти-әниләрнең бергәләп системалы эшләве ул. Бу катлаулы «механизм»дагы бер генә чылбыр үз эшен тиешенчә башкармаса да, имтиханның нәтиҗәсе көтелгәнчә булмый. Имтиханда начар билге алу куркынычын киметү өчен нәрсәләр эшләргә? Бу сорау күпләрне борчый.


Һәр педагогның үзенә генә хас эш алымнары була, бигрәк тә укучыларны имтиханнарга әзерләгәндә. Мин дә 2009  елдан башлап укчыларны дәүләт имтиханнарына әзерлим һәм эшемне түбәндәге юнәлешләрдә алып барам:


1. ТДИ үткәрү кагыйдәләре белән танышу. Бу юнәлешне тормышка ашыруда укытучы эшчәнлеге мәктәп администрациясе белән нык бәйләнгән.       Агымдагы уку елындагы ТДИ үткәрү кагыйдәләрен укытучы бар нечкәлекләре белән белергә тиеш. Администрациянең вазифасы – имтихан үткәрүдәге үзенчәлек-яңалыкларны укытучыларга җиткерү.


2. Агымдагы елда математикадан ТДИ үткәрүдәге үзенчәлекләрне өйрәнү. Чөнки һәр елны ТДИ үткәрү тәртибендә дә, бәяләүдә дә үзгәрешләр булып торырга мөмкин.


3. ТДИ үткәрү кагыйдәләре белән укучыларны һәм әти-әниләрне таныштыру. Укытучы ТДИга бәйле документларны үзе өйрәнгәннән соң укучыларга һәм аларның әти-әниләренә җиткерә. Алар кагыйдәләрне кабул иткәннән соң, укытучы белән хезмәттәшлек башлана. Кызганычка, дәүләт имтиханнарына бәйле күп кенә документлар уку елы уртасында гына кабул ителә. Ә аңарчы узган уку елындагы кагыйдәләр белән эшләргә туры килә.


4. Укучыларның имтиханга әзерлек буенча дәрестәге һәм дәрестән соңгы эшчәнлекләрен оештыру. Монда укучыларга үзләренең әзерлек дәрәҗәсен бәяләү һәм «проблемалы зона»ларны билгеләү өчен барлык мөмкинлекләрне дә кулланырга кирәк. IX сыйныф укучылары белән әзерлек эшен сентябрь аеннан ук башлыйм. Аларга 8 эштән торган тест тәкъдим ителә: 3 бирем – «алгебра» модуленнән, 2 бирем – «геометрия» модуленнән, 2 бирем – «реаль математика» модуленнән һәм 1 бирем – теләсә-кайсы модульдән. Эшнең нәтиҗәсенә карап, укучылар ике төркемгә бүленә. Беренче төркемдә – эшне үти алмаучылар, ә икенче төркемдә – 8 балл җыючылар. Һәр төркем өчен консультацияләрне аерым үткәрәм.


Әлбәттә, сыйфатлы әзерлек өчен дәрестән тыш консультация эше генә җитми. Шуңа күрә   түбәндәге эш төрләрен дә кулланырга тырышам:


• дәрес вакытында өйрәнгән материалны кабатлаганда шул темага караган ТДИ биремнәрен чишү;


• әти-әниләр белән берлектә өйдә мөстәкыйль әзерлекне булдыру, ә авырлык тудырган биремнәрне консультациядә бергәләп карау;


• онлайн режимда имтиханнар биреп карау (http://uztest.ru/);


• укучыларны һәм аларның әти-әниләрен ТДИ га әзерләүгә юнәлтелгән электрон ресурслар белән таныштыру (http://sdamgia.ru/, http://alexlarin.net/, http://fipi.ru/, http://mathgia.ru/, http://4ege.ru/gia-in-9/  һ. б.);


• мәктәптә ТДИ форматында системалы рәвештә имтиханнар биреп карау һәм нәтиҗәләрен анализлау (дәресләр эш программасындагы резерв дәресләрдән алына). Бу эштә Статградтан алынган эшләргә еш мөрәҗәгать итәм.


5. Укучыларны дөрес итеп бланклар тутырырга өйрәтү. Дөрестән дә, имтиханга ныклап әзерләнеп тә, бланклар белән эшли белмәгән укучының нәтиҗәсе түбән булырга мөмкин. Шуңа күрә укытучы IX сыйныф укучыларын бланкларны дөрес тутырырга өйрәтергә тиеш. Бу эшне алар биреп карау имтиханнарында башкара.


Укучыларны дәүләт имтиханнарына әзерләгәндә түбәндәге эшчәнлекләрне иң кирәклеләре дип саныйм:


           • укытучының үз белемен күтәрү өстендә эшләве;


           • дәрестән тыш чаралар (түгәрәкләр, консультацияләр);


           • Интернет-ресурслар;


           • психологик әзерлек;


           • дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрү;


           • таратма материал туплау;


           • кабинеттагы эшчәнлек (информацион стенд);


           • мониторинг үткәрү.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ