Логотип Магариф уку
Цитата:

Хәл фигыльне кабатлау

(Туган тел дәресе. VII сыйныф)Гүзәл ГӘРӘЕВА,Ютазы районы Әбсәләм төп гомуми белем бирү мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысыМаксатлар:Белем бирү максаты: укучыларның хәл фигыль темасы буенча алда...

(Туган тел дәресе. VII сыйныф)
Гүзәл ГӘРӘЕВА,
Ютазы районы Әбсәләм төп гомуми белем бирү мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы
Максатлар:
Белем бирү максаты: укучыларның хәл фигыль темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен, мәгънәсен, сорауларын, кушымчаларын искә төшерү, башка фигыль төркемнәреннән аеру, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.
Фикер сәләтен үстерү максаты: укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.
Тәрбияви максат: әниләргә, туган телгә карата хөрмәт тәрбияләүгә йогынты ясау; аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.
Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор, төрле биремнәр язылган карточкалар, минипроект өчен А3 форматы, конвертлар.
Материал: 7 нче сыйныф өчен Татар теле дәреслеге (Р.Ә. Асылгәрәева, М.З. Зиннәтова). – Казан, 2010.
Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру (йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп, бер өстәлдә 4 укучы утыра).
Дәрес технологиясе: үстерешле укыту.
Метод: өлешчә эзләнү.
Дәрес барышы

  1. Дәресне оештыру


Укытучы. Исәнмесез, хәерле көн, укучылар!
(Укучылар басып исәнләшәләр.)
Укытучы. Дәресебезне башлыйбыз.
Хәзер өй эшен тикшерик. Өй эшегез берничә хәл фигыль кертеп, «Туган тел» дигән темага миниатюр иншалар язып килү иде. Шул иншаларның бер-икесен тыңлап узыйк.
(Бер кыз һәм бер малай иншаларын укып чыга, хәл фигыльләрне атый, төрен әйтәләр, бәялиләр.)
Укытучы. Яхшы, рәхмәт. Укучылар, ничек уйлыйсыз: туган телдә сөйләшү кирәкме? Ни өчен? Без туган телебезне ни рәвешле саклап кала алабыз?
Калган укычыларның иншаларын дәфтәрләрне җыеп алгач тикшерермен һәм билгеләр куярмын.

  1. Уңай психологик халәт булдыру

  2. Актуальләштерү


Укытучы. Укучылар, үткән теманы искә төшерү өчен, сез слайдта язылган хәрефләр арасыннан А, М, Б,С Д, хәрефләрен сызарга тиеш.
(Укучылар уйлыйлар. Артык хәрефләрне алып, дөрес җавапка төшенәләр.)
Укытучы. Димәк, укучылар, безнең бүгенге темабыз нинди булыр? Әлеге сорауга 1 нче өстәлдә утыручы 1 нче санлы катнашучы җавап бирә.
(Дәреснең темасы – «Хәл фигыльне кабатлау».)
Укытучы. Дөрес. Укучылар, ә темадан чыгып, дәресебезнең максатын билгелик. Бу сорауга 2 нче өстәлдән 2 нче санлы катнашучы җавап биреп карар.
(Дәресебезнең максаты – хәл фигыль темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү, укучыларның мөстәкыйльлекләрен арртыру, әниләргә  карата хөрмәт тәрбияләүгә йогынты ясау.) (Слайдта була.)
– Ә хәзер, үткән теманы искә төшерү өчен, минем сорауларыма җавап бирерсез:

  1. Хәл фигыль нәрсәне белдерә?

  2. Хәл фигыль сораулары нинди?

  3. Хәл фигыль ничек ясала?

  4. Хәл фигыльнең төрләрен санап әйтегез.


III. Үтелгән материалны кабатлау
Укытучы. Сезнең өстәлләрдә һәрберегез өчен битләрдә биремнәр язылган кәгазьләр ята. Сез, шуларны алып, биремнәрне башкарырсыз.
(Һәр укучы үзлектән җөмләләрдән хәл фигыльләрне таба – асларына сыза, төрен билгели. Эшләп бетергәч, биремнәрен бер-берсе белән алышып, тактага карап, слайд буенча тикшерәләр. (Слайдта укытучы дөрес җавапларны күрсәтә.))
Бирем: хәл фигыльләрне табыгыз, төрен билгеләгез
Җөмләләр:

  1. Маңгаема яңгыр тамчылары тама башлагач, мин шалаш эченә кереп борылып яттым.

  2. Печән, хуш ис бөркеп, башны әйләндерде.

  3. Күгәрченнәр пырх итеп күтәрелеп киттеләр һәм лапас башына кундылар.

  4. Анда сирәк-сирәк кенә ак болытлар, якты күкне чуарлап, сирпелеп торалар.

  5. Зал тып-тын булып калды.

  6. Заһидулла ярсып уйнады.

  7. Ул да абыйсының матур хыяллары белән канатланып яшәде.

  8. Ашка суган турыйм мин, көлә-көлә елыйм мин.

  9. Куаналар өч-дүрт бүре, моны күргәч,


Алларына сарык белән кәҗә килгәч.
Укытучы. Укучылар, кемнәрнең «5»ле, басыгыз.
Хәзер «4»ле ияләре баса.
Кемдә «3»ле, шулар баса.
Яхшы, булдырдыгыз. Без сезнең белән алдагы биремгә күчәбез.
Укытучы. Укучылар, слайдка карагыз. Шушы ике фигыль турында нәрсә әйтә аласыз? Аларның аермасы нәрсәдә?
Яратып карый — яратмыйча карый
(Беренчесе – барлык формасында, икенчесе – юклык формасында.)
Укытучы. Дөрес. Хәзер сез хәл фигыльләрне юклык формасына үзгәртеп әйтегез. Беренче өстәлнең беренче номеры башлый һәм чиратлашып әйтәбез. (Слайдта була.)
Ашыгып килә – ашыкмыйча килә; торып әйтте – тормыйча әйтте; яшереп куйдым – яшермичә куйдым.
Укытучы. Яхшы. Шуннан чыгып, нинди нәтиҗә ясап була? (Хәл фигыльнең юклык формасы –мыйча, - мичә кушымчасы ялганып ясала.)
Укытучы. Укучылар, хәзер сез алдыгызда яткан А3 форматын алып, хәл фигыль буенча кечкенә проект ясарсыз, соңыннан төркемнән бер кеше, минем яныма чыгып, аны яклар. Әлеге эшне башкару өчен сезгә 2–3 минут вакыт бирелә.
Балалар биремне үтиләр, 1 нче төркемнән укучы, соңыннан 2 нче төркемнән 1 укучы эшне презентацияли.
Укытучы. Яхшы, укучылар. Булдырдыгыз.

  1. Физкультминут


«Әпипә» көенә йөриләр.
Музыка туктый. Сорау бирелә.
Укытучы. Татар телендә сузыклар ничә төркемчәгә бүленә? (2 – алгы рәт һәм арткы рәт сузыклары.)
– Фигыльнең ничә төркемчәсе бар? (7 тљркемчәсе бар: инфинитив, исем, хәл, сыйфат фигыльләр – затланышсыз; шарт, хикәя, боерык фигыльләр – затланышлы.)
– Хәл фигыльнең ничә төркемчәсе бар? (4 төркемчә: 1)-ып-еп-п; 2)-а/-ә,-ый/-и; 3)-ганчы/-гәнче,-канчы/-кәнче; 4)-гач/-гәч,-кач/-кәч.)
Укытучы. Яхшы, рәхмәт. Урыннарыгызга утырыгыз.
– Укучылар, хәзер өстәлләрдә язылган текстны алабыз. Шуның буенча эшлибез. Бу текстны Камиля укый башлый, Булат дәвам итә, Аделина – йомгаклый.
Матурлык.
(1) Бер-ике көй уйнагач, Бәдретдин, ниһаять, әнисенә дәште.
(2) – Әнкәй, сиңа нәрсә уйныйм?
(3)Әнисе бер мәлгә балаларча кызарып, шул ук вакытта куанычыннан тагы да балкыбрак китте, ләкин кайтарып сүз әйтә алмады.
(4) – Әнкәй <....> син шушы көйне ярата идең бит! — диде Бәдретдин һәм «Салкын чишмә»не уйный башлады. (5) Ул, берәүне дә күрмичә, бары әнисенә, аның йөзенә генә карап, скрипкәсен уйнады. (6) Аның җылы карашында, әнисен өзелеп ярату гына түгел, аны аңлау, кадерләү, юату сизелеп тора кебек иде.(7) Белмим, болай карый алыр өчен, күңелләрдә нинди генә тирән мәхәббәт дәрьясы ятарга тиештер инде?! (8) Әллә бу шулай бик ямьсез ана белән бик матур бала яки, киресенчә, бик матур ана белән бик ямьсез бала арасында гына буламы икән? (9) Соңгысы, ихтимал, еш очрый торгандыр, әмма беренчесен ишеткән дә, күргән дә юк иде.
(10) Шулай да безгә кузгалырга вакыт иде инде. (11) Бәдретдин уйнап туктагач, без хуҗалардан дога кылырга рөхсәт сорадык.
(12) Кояш баюга таба борылган иде инде. (13) Ә шулай да тургайлар, көн яктысыннан туя белмәгәндәй, тагын да биеккәрәк менеп, берөзлексез сайрыйлар да сайрыйлар. (14) Дөнья киң, киң, киң, әләләләләүү! (15) Җире-күге тын, буш, моңсу, бик моңсу миңа!.. (16) Берни эшли алмыйм үзем белән: самавыр артыннан гына улына карап утырган ана күз алдыма килә дә, эчемнән тагын үкси башлыйм... (17) Кемгәдер йодрык селкеп кычкырасым килә. (18) Ямьсез түгел бит ул, матур бит ул, матур, матур Бәдретдиннең әнисе!
Укытучы. Яхшы. Укучылар, бу текст кем турында?
– Бәдретдиннең әнисенә карата мөгалләмәсе нинди? Әниләргә нинди мөнәсәбәттә булырга кирәк?
– Хәзер, шушы тексттан хәл фигыльләрне табабыз, төрен әйтәбез.
Укытучы. Яхшы, укучылар. Дөрес эшләдегез. Хәзер без сезнең белән видео карыйбыз.
– Укучылар, бу видео сездә нинди тәэсир калдырды? Сезнеңчә, улы дөрес эшләгәнме? Бүгенге көндә илебездә мең ярым картлар йорты бар, анда 250 мең өлкән кеше яши, яртысының балалары бар. Сезнеңчә, бу яхшы күренешме? Видео безне нәрсә турында уйланырга мәҗбүр итә? Укучылар, без укыган текст һәм караган видео нәрсә белән аерылалар? Аналарның уллары турында нәрсә әйтә аласыз?
Нәтиҗә (слайдтагы җөмләләр укыла):

  1. Әниләрне саклап яшәргә кирәк.

  2. Әниләргә ярдәмләшеп торырга кирәк.

  3. Әниләр картайгач, аларны тагын да игътибарлырак булырга кирәк.

  4. Әниләргә елмая-елмая җавап бирергә кирәк.

  5. Рефлексия


Укытучы. Укучылар, ә хәзер без сезнең белән, белгәннәребезне тикшерер өчен, кечкенә кроссворд чишәрбез.
Кроссворд

  1. Без бүген кабатлаган тема: хәл фигыль (вертикаль буенча).

  2. Хәл фигыль – затланышлы яки затланышсыз фигыль формасы (горизонталь).

  3. Хәл фигыль зат-сан, заман белән төрләнми (горизонталь буенча).

  4. Хәл фигыль нәрсәне белдерә? (Өстәмә эшне; вертикаль буенча.)

  5. Хәл фигыль җөмләдә (хәл) була (горизонталь буенча).

  6. Хәл фигыльнең ничә төре бар? (Дүрт; вертикаль буенча.)

  7. Хәл фигыльнең сораулары: кайчан? кайчанга кадәр? нишләп? нишләгәч? нишләгәнче? һәм ..... (Ничек? горизонталь буенча.)


Укытучы. Укучылар, ә хәзер, теманы үзләштерү дәрәҗәсен аңлар өчен, тест ясыйбыз.
Тестларны тикшергәч, мин билгеләр куярмын. Нәтиҗәләре белән икенче дәрестә таныштырырмын.
VII. Йомгаклау
Укытучы. Укучылар, тактада сезнең өчен ике агач ясап куелган, шуларның берсе – сулдагысы – лимон агачы булыр, уңдагысы – алма агачы булыр. Сез, лимон я алма төшкән рәсемнәрне алып, үз фикерегезне язасыз һәм тактага беркетәсез. Кемгә дәрестә нәрсәдер аңлашылмаса, я булмаса, ниндидер сорау авыр булса, ул, фикерен язып, лимон агачына беркетә. Кемгә дәрес ошаган, мәгълүмат файдалы булган икән – шуларны, алма рәсеменә язып, алмагачка – уңдагы рәсемгә беркетә. (Укучылар кушканны үтиләр. Фикерләр алышалар.)
Нәтиҗә:
Укытучы. Укучылар, шушы агачлардан шунысы аңлашыла: безнең әле кайбер сораулар өстендә эшлисе бар. Әмма, тулаем алганда, дәреснең максатына ирешкәнбез.

  1. Өй эше


Укытучы.
I төркем: Кәмилә, Алсу, Аделина, Булат – хәл фигыльләр кулланып, «Әнием – бәгърем» исемле кечкенә инша яза.
II төркем: Данил, Рамил, Айдар, Нэля – хәл фигыльләрне файдаланып, «Дөньяда иң якын кешем – әнием минем» темасына 10 җөмлә яза.
Билгеләр куела.
– Укучылар, бүгенге эшегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Булдырдыгыз. Дәрес тәмам. Чыгарга була.
Презентация

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ