Хезмәтемнең бәрәкәтле җимешләре...
Нуриева Тәнзилә Габдрахман кызы,Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысыХәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр!Гаиләне бәхеткә, нурга күмеп, ямь өстенә ямь өстәп бишек җыры...
Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр!
Гаиләне бәхеткә, нурга күмеп, ямь өстенә ямь өстәп бишек җыры яңгырый. Көннәрне – айлар, айларны еллар алыштырып вакыт агышы да сизелми уза да китә. Бала тәрбияләүнең иң-иң чоры күбрәк әниләргә йөкләнелә. Ә ул бик җаваплы, алга таба тәрбиябезнең татлы яки ачы җимешләрен үзебезгә үк татырга туры киләчәк икәнлеге ачык күренеп тора. Бу инде беребезгә дә яңалык түгел. Гаилә тәрбиясенең иң әһәмиятле бурычларының берсе – балада әхлакый сыйфатлар булдыру. Бу – бик изге һәм җаваплы бурыч, моны педагогика фәне элек-электән раслап килгән. Әхлаклылык та, хезмәт тәрбиясенең нигезе дә нәкъ менә җиде яшькә кадәр өйдә салына.
Ник дигәндә, әле өч яшем генә тулган мәлдә бердәнбер сугыштан исән кайткан бабаемның тезенә утыртып «үчтеки-үчтеки, үсмәгәнгә кечтеки» дип сикертеп уйнау мизгеле исемдә калган (шул елларда вафат була), ә дәү әниемнең 5 – 6 яшьлек баланы ерак болыннарга җиләк, гөмбә, коелган чикләвек, имән чикләвеге, сәрби куагы орлыгы җыярга алып йөргәне хезмәт тәрбиясе түгелмени?.. Ә бүгенге балалар ничек яши? Интернет челтәрендә бала хәтта ашамый-эчми көннәр буе утырырга да риза. Мине, хөрмәтлеләрем. шушы сорау борчый, алар бәләкәй патшалар кебек. Бу турыда балаларның үзләренә дә әйткәнем булды. Бервакыт татар теле дәресендә шигырь укыйбыз. Анда «тәхет» дигән сүзгә юлыктык. Патшалар, җитәкчеләр утыра торган урын икәнлеген аңлатырга тотынганчы ук сорау яңгырый: «Апа, «тәхет» нәрсә ул?» – диләр. Соңрак: «Эх, патша булсаң иде», – диләр. «Сез болай да алар кебек бит инде», –дим. Әти-әниләрегез ашата- эчертә, киендерә, юа, тегә. Менә дигән мәктәптә югары белемле укытучылар тырышып белем иленең серләрен төшендерәләр. Бөтенесе сезнең өчен хезмәт итә... Укучыларым уйга калды. Әйдәгез, без дә балаларны хезмәт тәрбиясе аша әхлаклылыкка, зирәклелеккә, гыйлемгә алып керик. Аның юллары үзебезнең үрнәктә. Хезмәт күнекмәләре көндәлек тормыш эшчәнлегендә барлыкка килә. Ул урын-җирен җыештыра, киемнәрен җыя һ. б. гамәлләргә өйрәнә. Гаиләдәге уртак хезмәт, шул хезмәт аша тәрбия бирү, бигрәк тә авыл җире шартларында уңышлы кулланыла. Бер укучым куяннар үстерә, икенчесе пешерергә булыша, өченчесе күршеләргә дә ярдәм итә, атларны ярата. Алар укуда да алда,башкаларга да үрнәк итеп куярлык бит.
Яңа гына мәктәп дөньясына аяк баскан мәлемдә бер авыррак гаиләнең баласын укытырга туры килде. Ни өчен шулай димен, миңа гел тәрбияле, тәртипле, инсафлы укучылар гына насыйп булды. Һәм дә бик тырышып укыдылар, бер генә начар укучым да булмады. Моның өчен мин әти- әниләргә рәхмәтлемен Менә шул укучым белән булган киртәләрне җиңеп чыктык Кайбер мөгаллимнәрнең: «Мин ул укучының тормышы яхшы булырына ышанмыйм, менә карарсыз, мин әйтте диярсез», – диюләре үк тәрбиягә каршы килә. Бала гаеплеме, эчкече әтинең аларны өйдән куып чыгаруында?! Ә мин ышанам, ул зирәк укучым үзенең төпле белемен киләчәктә уңышлы кулланыр. Кешеләрне, өмет-хыял, ышаныч-максатлар яшәтә бит!
«Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше җитешмәс...» , – дигән олуг мәгърифәтче галимебез Р.Фәхреддин. Ә гүзәл кеше, ягъни намуслы, гадел, әдәп-әхлаклы, инсафлы, киң күңелле, сабыр, ихтыярлы, илен-җирен чын күңелдән яратучы төпле акыллы-зыялы шәхес ничек формалаша? Бу дөньяда адашмыйча-саташмыйча, ялгыш юлларга кереп китмичә, кадерсезлекләргә төшмичә, санап кына бирелгән гомерне файдалы, мәгънәле һәм бәхетле итеп уздырыр өчен хикмәтле ачкыч кем кулында? Дөрес, тәртипле, рухи сәламәт яшәр өчен кемнәрдән өйрәнергә, нәрсәләрдән үрнәк алырга соң? Күңел белән артка борылып караганда, тел һәм әдәбият укытучысы, соңрак башлангыч сыйныфлар укытучысы һәм сыйныф җитәкчесе буларак, әнә шул сораулар аша нәтиҗә ясарга тырышам: җимешләре күбрәкме, әллә...
Борынгы Рим философы Сенеканың шундый фикере бар: «Иң башта яхшы гадәтләргә өйрән, аннары – зирәклеккә; беренчесеннән башка икенчесен өйрәнү авыр». Яхшы укучыда кайвакытта кешелеклелек, игелеклелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык, бигрәк тә ярдәм итү кебек асыл сыйфатлар җитенкерәми. Ә урталыкта йөргән бала бөтенләй икенче ягы белән ачылып таң калдыра. Чөнки бала күңеленә чын әхлакый кыйммәтләр гаилә тәрбиясеннән соң, укытучы биргән дәресләрдә дәвам итә. Сыйныф җитәкчесе буларак та, күп еллардан бирле, халык педагогикасының иң актуаль тәрбияви өлкәләренә таянып, татар гаиләсенең күркәм традицияләрен үрнәк итеп, укучыларда мөстәкыйльлек, милли горурлык хисләре тәрбияләргә тырышам. Гаилә ядкарьләрен хөрмәт итәргә, зират-каберләргә игелекле вә ихтирамлы булырга, табигатьне яратырга, сакларга, яшәүнең ямен-кадерен белергә бергәләп өйрәтүне дәвам итсәк отышлырак булыр иде, хөрмәтле әти-әниләр! Дөнья булгач, төрле хәлләр була, тик элекке укучыларымның матур тормыш итүләре, үз урыннарын максатчан булдыра белүләре, игелекле булулары күңелгә хуш килә, бәлки минем хезмәтем җилгә очмагандыр дип тә уйлыйм. Менә кайда ул хезмәтемнең бәрәкәтле җимешләре.
Уйларымны барыбер мәгърифәт остазыбыз Р.Фәхреддин сүзләре белән дәлиллисем килә. Фикерләрем шул очракта гына күңелдә уелып калыр кебек. «Укытучының шундые булыр, алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырыр. Укытучының шундые булыр, туфрак булачак баланы алтын итә белер. Ни чәчсәң, шуны урырсың» , – дигән ул. Бу олуг сүзләр никадәр мәгънәле! Шушы асыл хакыйкатьне күңеленә тирән уеп, эш-гамәл максаты итә алган остаз-мөгаллимнәр генә һәр заманга ярашлы дип уйлыйм мин.
Килешәсездер, хөрмәтле әти-әниләр! Безнең киләчәгебез нинди балалар үстерүебезгә, аларның инсафлы булып үсүенә бәйле. Ата-ана, укытучы мәхәббәте, зирәклеге һәм ышанычы белән тәрбияләгән бала әхлаклы, башкаларга карата шәфкатьле булып үсәр. Балалар тәрбияләүдә бу педагогик «өчпочмак»ка уңышлар насыйп итсә иде!
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Уку – зур хезмәт ул
Корбанова Гөлназ Барис кызы,Кукмара районы Аш-Буҗи башлангыч мәктәбенең озайтылган көн төркеме җитәкчесеБаланы төрле яктан камил шәхес итеп тәрбияләү, белем бирү – иң кыен, четерекле эш. Ул гасырлар...
Кукмара районы Аш-Буҗи башлангыч мәктәбенең озайтылган көн төркеме җитәкчесе
Баланы төрле яктан камил шәхес итеп тәрбияләү, белем бирү – иң кыен, четерекле эш. Ул гасырлар буе шулай булган һәм киләчәктә дә шулай булыр. Бер генә ата-ана да бала тәрбиясен читләтеп үтә алмый. Баланың шәхес буларак формалашуы гаиләдә башлана.
Бала җиде яшен тутыргач, мәктәпкә укырга килә. Балалар коллективына килеп керү белән, ул дуслар һәм иптәшләр таба, уенга һәм коллектив хезмәткә актив катнашып китәргә мөмкин, шул ук вакытта, үз эченә бикләнеп, сыйныф тормышыннан читләшүе дә бик ихтимал. Баланың нинди шәхес буларак формалашуы ата-ана, укытучыларга бәйле.
Бала мәктәпкә килгәч, билгеле бер режимны үтәргә тиеш: бу нәрсә аның беренче вакытларда әхлак тәрбиясе факторы булуы белән билгеләнә. Мәктәп баланы вакытның кадерен белергә, мәктәп вазифаларын үз теләкләреннән өстен куярга өйрәтергә тиеш. Һәр ата-ана баланың режимны дөрес үтәвен тикшереп торырга бурычлы: баланы «эш беткәч уйнарга ярый» дигән кагыйдә буенча яшәргә өйрәтергә кирәк.
Һәръяктан камил шәхестә һичшиксез булырга тиешле сыйфатларның берсе – аның хезмәтне яратуы. Тәрбиянең дә төп чарасы – хезмәт. Гаиләдә бирелә башлаган хезмәт тәрбиясе мәктәптә үстерелә. Хезмәте булган кеше кайда да югалып калмый.
Хезмәтне сөю – шәхеснең тумыштан килгән сыйфаты түгел, бәлки хезмәт тәрбиясенең нәтиҗәседер. Кызганычка, балаларының мәктәп эшенә укуга комаучаулый торган кирәксез бер йөк дип караучы ата-аналар да бар. Биредә балалар тарафыннан коллектив хезмәтнең чын мәгънәсен аңлап җиткермәү куркынычы яный.
Балада хезмәт сөю тәрбияләгәндә укытучы һәм ата-ана түбәндәгеләрне истә тотарга тиеш:
• хезмәт баланың көче җитәрлек булсын;
• башланган эш ахырына җиткерелсен һәм уңышлы тәмамлансын;
• эшнең максаты балага аңлаешлы булсын;
• хезмәтнең катлаулылыгы арта бару тәртибендә булсын.
Балалар катнаштырыла торган хезмәт эшчәнлеге күп төрле.
Көнкүреш хезмәт күбрәк гаиләдә тәрбияләнә: аяк киемен, өс киемен чистарту, бүлмәне җыештыру, табын әзерләү һ. б. Көнкүреш хезмәт белән бала үз вазифаларына төшенергә өйрәнә. Өй хезмәтенә көн дә кабатлана торган төрләрен үзләштерә барып, бала үзенең һәм башкаларның хезмәтен ихтирам итәргә өйрәнә.
Мәктәптә балаларның төп хезмәте булып, әлбәттә, белем алу тора.
Уку – зур хезмәт ул. Өзлексез уку ардыра, ял сорый. Ләкин кайбер гаиләдә «балаларны укытучылар яхшы һәм дөрес итеп укытырга тиешләр, ә гаилә үзе исә ашату, киендерү, мәктәпкә хәзерләү кебек эшләрне башкарырга бурычлы» дип аңлыйлар. Өйгә бирелгән эшне бала тиз арада эшләп бетергә мөмкин. Шунда ук тикшерергә ашыкмагыз. Балага үткәннәрне кабатларга, мәсьәләне чишәргә, укып чыгарга кирәклеген төшендереп, үз сүзегездә нык торып, киңәш бирегез. Бу хәл балага үз ихтыяр көчен арттырырга, ашыкмаска ярдәм итәр, башлаган эшне ахырына кадәр җиткерергә өйрәтер. Эшен уңышлы тәмамлаган бала шатлык хисе кичерер. Укытучы эшнең ни дәрәҗәдә дөрес эшләгәнен тикшерер һәм аңа бәя куяр.
Һәр ата-ана баласын дәфтәрләренең чисталыгы, рәсемнәренең матурлыгы өчен мактарга тиеш.
Бөтен бала да яхшы билгеләргә генә укый алмый. Уку хезмәте аңа авырдан бирелергә мөмкин. Ә менә үзенең көче җитәрдәй җитештерүчән хезмәттә ул уңышка ирешә, шатлык хисе, үз көченә ышану кичерә.Җитештерүчән хезмәттә яхшы нәтиҗәгә ирешкән баланың уңышка ирешер өмете арта.
Авыл мәктәпләрендә зур гына мәктәп яны участоклары бар. Бала анда үз көче белән нәрсәдер җитештерә. Язын җирне эшкәртеп, үзе үк орлыкларны чәчә. Җәй көне чүбен утый, суын сибә, ничек үсүен күзәтә. Ә көз көне уңышын җыя. Шул уңышның үзләренә кыш көне ашарлык ризык булуын аңлый. Моның бер начарлыгы да юк. Бала бер үк вакытта хезмәт күнекмәләре ала, ихтыярын, осталыгын, тапкырлыгын, зирәклеген үстерә. Һәр бала өчен гомуми файдага эшләнгән коллектив хезмәт бик яхшы тәрбияви нәтиҗә бирә.
Мәктәптә шулай ук җәмәгать эше дә баланы тәрбияли. Оештыру эше һәрбер балага ошый. Мәктәптә һәр укучыга аерым бер эш йөкләнү отышлы. Бу эш гади һәм җиңел сыман тоелырга мөмкин, әмма чынында исә ул алай түгел. Кайбер балалар менә дигән башкаручы булсалар да, җитәкче ролен үтәргә туры килсә, иң гади нәрсәне дә үтәргә кыенсыналар. Һәркемне иҗтимагый файдалы эшкә тарту балаларның оештыру сәләтләре чәчәк атуга бик зур мөмкинлекләр тудыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар