Мәктәп җитәкчесе. Аңа җиңелме?
Ралена Ринат кызы ИМАМОВА,Актаныш районы Такталачык төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысыПедагогик стажы 20 ел.Авыл...Һавасы да, кошлар сайравы, судагы балыклары, кояшы да, ае да үзгә бит аның....
Ралена Ринат кызы ИМАМОВА,
Актаныш районы Такталачык төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
Педагогик стажы 20 ел.
Авыл...Һавасы да, кошлар сайравы, судагы балыклары, кояшы да, ае да үзгә бит аның. Синдә әйтеп бетергесез сафлык, гүзәллек, гадилек бар. Авылда эш таң сызылуга башлана, караңгы төшкәнче дәвам итә. Авыл кешесе мал-туар да, кош-корт та асрый, шулар янына җәй җитүгә бакча эшләре дә өстәлә. Эш кышын да бетми. Бәлки шуңадыр, авыл мәктәбендә укыту һәм тәрбия электән үк нәкъ менә хезмәт тәрбиясе, хезмәттәшлек нигезендә оештырылган.
Табигатьнең ин матур урынына урнашкан, мин тәүге тапкыр эш башлаган Бурсык авылы. Олы юлдан авылга килеп керүгә бик тә күркәм, ап-ак бина сузылган –бу авыл мәктәбе. Ишек алды хәтфәдәй яшел чирәм, болдырның ике ягында күз явын алырлык чәчәклек. Янында гына зур алма бакчасы, анда алмагачлар белән рәттән чия, карлыган, сырганак һәм башка җимеш куаклары үсә. Менә шулай күз алдымда калган минем беренче тапкыр Бурсык мәктәбенә эшкә барган көнем. Авыл мәктәпләренә укытучылар август аенда эшкә урнашырга киләләр, мин дә шушы айда килдем. Мәктәп гөрләп тора, уку башлануга әзерлек, ремонт эшләре бара. Мәктәп директоры мине коллектив белән таныштырып, үз кабинетымны күрсәткәч, мин дә ремонт эшләренә баш-аягым белән чумдым. Минем игътибарымны мәктәпкә бик еш килеп йөрүче, укытучыларның, эшчеләрнең һәрвакыт хәлен сорашучы, киңәше белән дә, физик көч белән дә ярдәм итәргә әзер торучы, уртача буйдагы, чандыр гына гәүдәле, өлкән яшьтәге бер абый җәлеп итте. Әлеге олпат ир - бик матур ап-ак бинаны төзетүче, хәзерге вакытта лаеклы ялдагы мәктәп директорыИсламов Индус Нурислам улы иде.Әлеге язмамда сүзем бу тынгысыз мәгариф өлкәсендә үзенең зур өлешен керткән,хәзерге вакытта мәрхүм Индус Нурислам улы турында булыр.
Исламов Индус Нурислам улы 1938 елның 1 декабрендә Актаныш районы Бурсык авылында туган. Әтисе Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайта алмый. Ике малайны тәрбияләп үстерү, аларга тиешле белем-тәрбия бирү Мөзәккирә апаның иңнәренә төшә. Хезмәт тәрбиясе кечкенәдән башлана.
Индус абый Бурсык җидееллык мәктәбен, аннары Минзәлә авыл хужалыгы техникумын тәмамлый, Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Хезмәт чорында берьеллык кичке партия мәктәбендә укый.Солдат хезмәтеннән соң ВЛКСМның Актаныш райкомында эшли, читтән торып КДУның биология-туфрак факультетын тәмамлый.
1962-1966 елларда Актаныш районының Байсар урта мәктәбендә биология укытучысы, 1966 елдан 2000 елга кадәр Актаныш районы Бурсык төп гомуми белем бирү мәктәбендә химия, биология фәннәре укытучысы булып эшли.Тормыш иптәше Дүния Зәки кызы–шул ук авыл кызы, әлеге мәктәпнең математика укытучысы, бергәләп бер кыз һәм ул тәрбияләп үстерәләр. Икесенә дә югары белем биреп, олы юлга аяк бастыралар.
Индус Нурислам улы 1971 нче елдан 2000 нче елга кадәр шул мәктәпнең директоры булып эшли.Төзелә генә башланган мәктәпне төзеп бетерү җиңелләрдән булмый. Күпме йокысыз,борчулы төннәр, никадәр түрәләрнең ишек төпләрен таптаулар, бертуктаусыз юлда йөрүләр... Проекты ук үзләре тарафынннан ясалган мәктәпне төзүдә мәктәп укытучылары һәм укучылар бергәләп эшлиләр. Билгеле, авыл халкы да бу изге эштән читтә калмый. Күмәк хезмәт үз җимешен тиз бирә: 1973 нче елның 1 нче сентябрендә уку яңа бинада башлана.
Директорлар җилкәсенә күп төрле, бигрәк тә хуҗалык эшләре өелә. Еш кына директорларга бәяне дә әнә шул хуҗалык эшләрен никадәр уңышлы оештыруына карап бирәләр. Бу яктан да сынатмый Индус Нурислам улы: мәктәп атлар асрый, мәктәпнең үз тракторы, машинасы булдырыла. Мәктәпнең яшелчә һәм агач бакчаларын да күмәк көч белән эшкәртәләр. Шул ук вакытта совхозга да ярдәм оештырыла, урманчылык белән бергәләп гектарлап агач утыртыла... Ә бит бу гади генә авыл мәктәбе.
Индус Нурислам улы - уз эшенен остазы.Халык мәгарифе алдында торган зур бурычларны гамәлгә ашыру мәктәп җитәкчесенең булдыклылыгына, осталыгына нык бәйләнгән. Мәктәп директорын укытучылар укытучысы диләр, ягъни аның иң беренче төп вазифасы укыту-тәрбия процесын оештыру, үзенең шәхси үрнәге белән педагогик осталыкка өйрәтү булуын басым ясап күрсәтәләр. Әлбәттә, педагогик эшнең сыйфатын күтәрүдә һәм фәнне югары гыйльми дәрәҗәдә укытуга ирешүгәдә,әхлак һәм хезмәт тәрбиясен, эстетик һәм физик тәрбия бирүне яхшыртуда мәктәп директорының шәхси инициативасы, омтылыш-тырышлыгы зур әһәмияткә ия. Бик көчле, үз эшенең осталары булган,бердәм коллектив туплап алып бара ул эшне. Үзе укытучы буларак, Индус абыймәктәп бакчасында төрле кызыклы тәҗрибәләр үткәрә, балалар бик кызыксынып, теләп күзәтүләр алып баралар, нәтиҗәсе дә озак көттерми: укучыларны Казанга чакырып, химия, биология буенча лаборатория белән бүләклиләр. Бу лаборатория бик күп еллар балаларга хезмәт итә.
2000 елда Индус Нурисламович лаеклы ялга китә. Ләкин тыныч кына өйдә яту аның рухына туры килми. Лаеклы ялда булуына карамастан, Индус ага актив тормыш рәвеше алып барды, ветераннар оешмасы җитәкчесе. Ул узенен алган кыйбласын югалтмады: коммунистлар партиясенең идеяләренә тугры калды. Анын хезмәте дәүләт тарафыннан югары бәяләнде: Актаныш районы мәгариф бүлегенең, Актаныш район партия комитетынын, ВЛКСМ Үзәк Комитетының, ТАССР, РСФСР Мәгариф министрлыкларының Почет грамоталары, кыйммәтле бүләкләр, Хезмәт ветераны медале.
Мәктәпне замана таләпләренә җавап бирерлек кадрлар белән тулыландыру,укытучыларның иҗади хезмәтен оештыруда, алар өчен тиешле шартлар булдыруда мәктәп җитәкчеләре җитди роль уйныйлар. Хәзерге заман мәктәп җитәкчесенә, укытучысына таләпләр бик зурдан. Педагоглар заманча IT-технологияләрне яхшы белеп, гаджетлар белән иркен эш итә белгәндә генә яшь буынның хөрмәтенә ирешәчәк. Мәктәп җитәкчесе дә эшне дөрес оештырганда гына мәктәп яшәячәк. Һәм монда без өлкән буын тәҗрибәсенә дә таянырга тиешбез дип саныйм.

Комментарийлар