Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли мәктәп язмышы

Тема: Бүгенге милли мәктәпнең язмышыГөлчәчәк МИФТАХОВА,Арчадагы 4 нче башлангыч мәктәпнең югары категорияле  татар теле һәм әдәбияты укытучысыМилли мәктәпләр бүген, дөресен генә әйткәндә, әкренләп сыз...

Тема: Бүгенге милли мәктәпнең язмышы


Гөлчәчәк МИФТАХОВА,


Арчадагы 4 нче башлангыч мәктәпнең югары категорияле  татар теле һәм әдәбияты укытучысы



Милли мәктәпләр бүген, дөресен генә әйткәндә, әкренләп сызуга дучар ителгән. Әйе, әйе, үлемгә түгел, нәкъ менә сызуга дучар ителгән.  Күпме яшәр өчен тартыша ала -  яши, аннан соң инде язгы боз, кар шикелле, сызып, әкренләп эреп юкка чыга. Бүгенге тормыш, сәясәт шартларында милли мәктәп, мөстәкыйль генә яшәп, үз йөзен саклап кала алмаячак. Аңа зур терәк - ил җитәкчеләренең ныклы ярдәме кирәк.


Кирәкме соң безгә милли мәктәп? дигән сорауга җавап эзләп карыйк. Җавап икеләнүсез булачак: әйе! Ә нигә кирәк, рус телендә укыта торган мәктәп буларак яшәсә,  белем бирү учреждениесенә яшәве җиңелрәк була түгелме соң? Сүз дә юк, бер яктан, җиңелрәк булачак. Ә икенче яктан... Күз алдына тәгаен китереп карыйк. Гомер буе туган телдә белем биргән мәктәп статусын үзгәртсә, ул мәктәп буларак та яшәүдән туктарга мөмкин, чөнки аның укучысына бүген кайда белем алса да ярый. Укучылар хәзер белем учреждениесен башка критерийлар буенча сайлый башлаячаклар. Туган телдә эшли торган мәктәп милли йөзебезне саклап калу өчен, милли менталитет тәрбияләү өчен кирәк дигән хакыйкатьне искә төшерик. Милли менталитет бары тик туган тел белән генә тәрбияләнә. Милли менталитеты булмаган кеше өчен изге кыйммәтләр санаулы гына булып калачак. Һәм алар арасында туган тел,  туган җир дигән кыйммәтләргә урын калыр микән? Башка бер телдә укытып, үсеп килүче яшь буында милли үзаң тәрбияләүнең уңышка ирешәсенә шигем зур. Менә шунлыктан милли мәктәпләргә кичекмәстән ярдәм күрсәтергә кирәк.


Милли мәктәпләр өчен тернәкләндерүне түбәндәге иң алдан башкарылырга тиешле  эшләре белән башлап җибәрү зарур:



  1. Туган тел дәресләрен укытуны төгәл сәгатьләр белән законлаштырырыга;

  2. Милли мәктәп өчен һәртөрле кирәкле әсбапны планлы рәвештә чыгарып, урыннарга илтеп җиткерергә;

  3. Туган тел укытучыларының да хезмәт кыйммәтен күтәрү буенча дәүләткүләм чаралар башкарырга.


Милли мәктәпнең кирәклеген тоеп, бердәм илкүләм позитив чаралар үткәрелгәндә, киләчәгебез өметсез булмас.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ