Логотип Магариф уку
Цитата:

Мин 32 ел балаларга үземнең “йөрәгемне биреп” эшлим

Асия Шәүкәт кызы ЗАКИРОВА,Яшел Үзән районы Афзал Шамов исемендәге Татар Танае урта гомуми белем бирү мәктәбенең биология-химия укытучысыПедагогик стажы 32 ел. “Әгәр кемне дә булса нәрсәгә дә булса өйр...

Асия Шәүкәт кызы ЗАКИРОВА,
Яшел Үзән районы Афзал Шамов исемендәге Татар Танае урта гомуми белем бирү мәктәбенең биология-химия укытучысы
Педагогик стажы 32 ел.
 

“Әгәр кемне дә булса нәрсәгә дә булса өйрәтергә телисең икән,


иң элек син үзең бу эшне бик яхшылап өйрән,


сиңа карап башкалар да бу эшкә өйрәнергә теләр”


Каюм Насыйри
 
Каюм Насыйри укытучы хезмәтенә зур бәя биргән. Укытучы – яшьләрнең остазы, үсеп килүче яшь буынны киләчәк тормышка әзерләүче; балаларның белем һәм тәрбия дәрәҗәсе, аларның холкын формалаштыру укытучы шәхесенә нык бәйле. Уку-укыту эше алардан фәнни әзерлек, күпьяклы эрудиция, киң күңеллелек һәм түземлелек таләп итә.
Мин 32 ел балаларга үземнең“йөрәгемне биреп” эшлим, аның 10 елын  тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булдым. Минем педагогик кредоның асылы өч өлештән тора: балаларга мәхәббәт һәм аларның мөмкинлекләренә чиксез ышану, өзлексез эшләү, балалар һәм аларның ата-аналары белән хезмәттәшлек итү.
Иң мөһиме - минем эшемдә - һәрвакыткамильләшү, югыйсә мәктәптә эшләүнең мәгънәсе югала. Эзләү, инициатива һәм иҗат-бу минем укытучылык эшенең алыштыргысызюлдашы. Иске стереотиплардан арынырга, үземнән күбрәк таләп итәргә, тулы көч белән эшләргә, белемнәрне тулыландырырга һәм яңартырга – вакыт таләбен әнә шулай аңлыйм һәм бу таләпкә туры килергә тырышам.
Тормыш, кешеләр, вакыт үзгәрә. Әгәр төрле техник ноу-хауларны  күздә тотсаң, җәмгыять үсеш чоры кичерә. Бервакыт дәрестә мин укучыларга 70нче, 80нче елларда авылда аларның яшьтәшләренең вакытларын ничек үткәрүләре турында сөйләдем, ул чорлар турында искә алып, балачак хатирәләре дә яңарды:Без бер төркем бала кинокарадык, велосипедларда йөрдек. Яңа уен уйлап табу өчен ниндидер таяклар, пыяла кисәкләре  яки консерва банклары куллана идек.Ул вакыт турында хикәям үкенеч уятырга тиеш кебек тоелды, чөнки хәзер балалар арасында уртак дуслык һәм уеннар юк.Көтелгән реакция урынына, балалар сораулар бирә башладылар:“Ә ул вакытта уен автоматлары бармы?Ә DVD? Ә компьютерлар?”Мин ул вакытта берни дә юк иде, дип җавап бирдем. Минем җавап балаларда көтелмәгән реакция уятты,  балалар: “Без нинди бәхетле, без 21 гасырдаяшибез!”Мин аларның үзләрен бәхетле хис итүләренә шат, әмма нинди кыйммәтләрне алмаштыру!..
Юк, бездәуен приставкалары да, компьютерлар да, спутник телевидениесенең 165 каналы да, компакт-дисклар да, интернет та, кәрәзлетелефоннар да юк иде. Без сыйныфбеләняраткан“Ну, тукта әле!"мультфильмын карарга йөгерә идек, чөнки ул вакытта бөтен кешедә дә телевизор юк иде! Аның каравы безнең барыбызның да дуслары бар,   аралашу шатлыгыгаять мөһим иде.
Берничә ел элек күп кенә мәктәпләр «гимназияләр» һәм «лицейлар»дип атала башлады. XIX гасырда бөек кешеләрнең тулы бер плеядасы лицейларда белем алган, аларның мирасы гасырлар буена калган. Безнең заманда гына могҗизаларга таянырга туры киләдер, мөгаен. Безнең лицейларның диварларыннан Пушкиннар чыгарга ашыкмыйлар, күрәсең. Ә лицеистларны гомер буе дуслык берләштергән,  19 гасырда да нәкъ шулай була. 20 нче гасырның  70-80 нче елларында балалар тулы бер сыйныф дус-тату булдылар, 90 нчы елларда-төркемнәр, соңрак – парлар. Бүгенге көндә индивидуалистлар саны арта бара.
Сорау туа:ни өчен мәгълүматлаштыру һәм компьютерлаштыру заманында җәмгыятьдеградацияләнә? Деградацияне ничек туктатырга? Җәмгыятьнең мондый тынгысыз диагнозы булганда, хәзерге җәмгыятьтә белем бирүнең роле нидән гыйбарәт һәм педагог нинди булырга тиеш? Педагог роле ни дәрәҗәдә мөһим? Режиссер АндрейКончаловскийның “Беренче укытучы” фильмын хәтерлисезме? Төп герой, кызылармеец Дюйшен үз эшенә,  укытучы эшенә бик сакчыл карый, укытучы булу- йөз миссия, ди ул. Дюйшенбарлык балалар да укый алсын өченкөрәшә.  Хәзер бу фильм аз телгә алына, чөнки вакыт узгач, укытучы  Дюйшен кебек үк, революцион «пассионатларның» үзенчәлекле токымы кыйммәтләнүдән туктадымы?
"Пассионарлык"сүзенең килеп чыгуын искә алсак, ул ялкын,  ялкынлы. Л.Н.Гумилев буенча,пассионарлык – ул тирә-юньне үзгәртү сәләте һәм омтылышы.Әгәр без педагогиканың фән буларак формалашуына күз салсак, пассионар укытучыларны да күп күрербез: Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин,М. Монтень, Ж.Руссо, Л.Н. Толстой, К. Д. Ушинский, Ы.Алтынсарин, В.А. Сухомлиский, исемлекне дәвам итәргә мөмкин. Бу-үзгомерләренең ахырына кадәр мәгърифәтчелек эшен алып барган күренекле педагоглар.
Сократ  үз теләге белән агуэчсә дә, үз карашларыннанбаштартмый, укучыларынатугры кала. Януш  Корчак  балалар белән  газ камерасындаһәлак була, үз тормышынсаклап калырга тәкъдим  итсәләр дә, улятимнәрне калдырмый.Үз эшеңә тугрылыкныисбатлауөченхәзергепедагогкатормышынкорбан итәргәкирәкми. Әммааныңкөндәлекхезмәте - батырлыктүгелмени?
Әйе, югары технологияләр үсеше чорында педагог, һичшиксез, замана таләпләренә туры килә торган белем һәм осталыкка ия булырга, компьютер белән идарә итәргә, интерактив тактаны мобиль кулланырга тиеш.
Бары тик,  минемчә, бу замана педагогының алдагы коллегаларыннан бердәнбер аермасы.Чын укытучы һәрвакыт җәмгыятьнең калган әгъзалары арасында йөзләр арасыннан  аерып торучы сыйфатларга ия. Бер генә һөнәр дә әхлакый чисталыкка һәм рухи намуслылыкка карата шундый катгый таләпләр куймый. Укытучы-үрнәк булырлык, шуңа күрә ул кристаль чиста булырга тиеш. Чын укытучылар-ул һәрвакыт пассионарлар, алар үз артыннан башкаларны да ияртә һәм кабыза ала.
Әгәр яшь укытучы мәктәпкә килеп, анда мәңгегә калса, ул-Укытучы! Чөнки хәзерге вакытта педагог хезмәте җиңелләрдән түгел. Бөек фикер ияләренең теләсә нинди методик күрсәтмәләре, программалары һәм конспектлары да яшь педагогка аның реаль, көндәлек практикасында, үз үзенчәлекләре булган конкрет малайлар һәм кызлар белән очрашканда аз ярдәм итәчәк. Биредә  укытучы өчен, үсеп килүче буын белән аралашуның шәхси алымнары, үз карашлары формалаша. Педагогның иҗади эшчәнлеге башлана. Әгәр дә аның эшчәнлеге, үз эшенә хезмәт итәргә омтылуы, балаларга карата мәхәббәт, игелеклелек, һөнәри фикерләү, педагогик культурасы юк икән, бары тик хезмәт хакы алуга гына кайтып калса; әгәр дә ул укытучының вазыйфасын белми һәм аңламый икән, андый кеше мәктәптә озак тоткарланмаячак.Борынгы Грециядә укытучы башта кол ролен үти;аның вазыйфасы: баланы мәктәпкә йөртү, физик һәм әхлакый куркынычлардан саклау булса, акрынлап укытучы остазга әверелә,  баланы мөстәкыйльлеккә өйрәтүче дәрәҗәсенә ирешә.
Мин авыл мәктәбендә1988 елда Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлап кайтканнан бирле эшлим. Минем кебек авыл мәктәбендә күпьеллык стажы булган педагоглар аз түгел әле. Кыенлыкларга карамастан, без үз һөнәребезгә тугры калдык. Һәр укучымда– күңелемнең бер өлеше.  Үз балаларым да минем эшемне дәвам иттеләр: Укытучы булдылар,  мин алар белән горурланам.
Безнең балалар-дәүләтнеңкиләчәге. Бары тик бәхетле, үз дәрәҗәсе булган педагоглар гына шундый ук укучыларны тәрбияли ала. Ә моның өченукытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрергә кирәк, бу–киләчәккә инвестицияләр. Безнең тырышлыгыбыз – сизиф хезмәт, дипуйлыйсыкилми. Без җәмгыятьнең элеккеге рухиятен торгызу өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез. Бәлки, кайчандыр укучыларыбызның берсе Александр Македонский кебек: “Әтимиңагомербирде, ә укытучы – үлемсезлек”, - дип әйтер.
Моның өчен Авыл укытучысы булырга кирәк. Заманча Авыл укытучысы!
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афэрин! Сез булдырасыз! Автор: Sufia

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рәхмәт Сезгә. Автор: Асия Закирова

      БАШКА ЯЗМАЛАР

      Ишетми калмагыз

      Аудиоязмалар

      • Гильм Камай

      • Җәлилнең якын дусты

      • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

      • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


      ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ