Логотип Магариф уку
Цитата:

Гүзәл Мурзина: «Сабый чакны сагынам»

Бөтен кешенең дә балачагы кызык һәм матур хатирәләр калдырып үтеп китә.

Сабый чакта беркем дә кайчан да булса шушындый кечкенә чагымны сагынырмын дип уйламый. Матур итеп киенеп, чәчәк бәйләме тотып, ашыга-ашыга мәктәпкә барган чагымны әле хәзер дә хәтерлим. Безне беренче укытучыбыз каршы алды. Ул – үземнең бертуган апам. Без – аның беренче укучылары. Минем укытучы һөнәрен сайлавыма бәлки апамның безне тырышып укытуы, дөрес тәрбия бирүе зур йогынты ясагандыр. Өйгә кайткач, мин үземнән кечкенә күрше кызларына дәрес бирә идем.

Шушы хыялларыма тугры булып, мин укытучы һөнәрен сайладым. Хәзер инде күрше кызларына түгел, чын укучыларыма – авыл балаларына – татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытам.

Авыл тормышы – үзе бер тормыш ул. Авыл укытучысы өчен, монда яшәүче кешеләрнең һәм әти-әниләрнең уңай карашта булуы шарт. Авыл зурмы ул, кечкенәме, синең һәр кылган гамәлең кеше күзе алдында. Алар синең һәр хәрәкәтеңә бәя биреп тора.

Минем бурыч – укучыларга туган телне, әдәбиятны, халкыбызның бай рухи мирасын тирәнтен өйрәтү, балаларда милли үзаң булдыру, әхлаклы шәхес тәрбияләү.

Һәрбер дәрес, белем бирүдән тыш, тәрбия чыганагы да булырга тиеш. Әхлаксыз кеше, никадәр белемле булса да, башкалар өчен үрнәк була алмый. Әхлак тәрбиясе башка барлык тәрбия юнәлешләренең нигезен тәшкил итә.

Бу юнәлештә мин татар халкының мәшһүр мәгърифәтчесе, атаклы педагогы Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләренә таянам. Гыйлем-тәрбия өлкәсендә бай мирас калдырган бу галимнең үгет-нәсыйхәтләре укучылар өчен генә түгел, укытучылар өчен дә файдалы.

Шәфкатьлелек, киң күңеллелек, башкаларга ихтирам кебек фәннәр дәреслек программаларына кертелмәгән, язып куелмаган. Әнә шул язылмаган дәресләрне укучыларыма Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре аша җиткерәм. Татар теле дәресеме, әдәбиятмы, тәрбия сәгатеме – кулыбызда Ризаэддин Фәхреддин китаплары. Тел дәресләрендә әлеге китаплардан мисаллар, әдәбиятта укыган әсәрдәге проблемага туры килердәй әхлак кагыйдәләре эзлибез.

Бүген уку-укыту процессында яңа технологияләрне кертү – укытучы алдында торган төп таләп. Такта янына басып, кулыңа акбур тотып кына да укучыларны җәлеп итәрлек дәресләр биреп була. Ә укытучыга хәзерге заман таләпләренә туры килерлек итеп эшләргә кирәк. Бүгенге дөнья белән бары тик белемле кеше генә идарә итә ала. Дәресләрдә тестлар, презентацияләр кулланып, белем бирүдә югары нәтиҗәләргә ирешеп була. Шуңа күрә заман укытучысы булу, укучыларны үз фәнем белән кызыксындыру өчен, яңа технологияләрне үзләштерергә, аларны укыту процессында күбрәк кулланырга тырышам.

Мәктәпләргә капиталь ремонтлар үткәрелә, уку-укыту өчен бик күп мөмкинлекләр булдырыла. Шулай булса да авыл мәктәпләренең киләчәге юк, укырга керүче балалар саны елдан-ел кимү ягында.

Тик шулай да, мин укытучы һөнәрен сайлаганыма беркайчан да үкенмәдем, яратып, укытучы һөнәренә тугры калып, балалар белән эшләвемне дәвам итәм!

 

Гүзәл Миргалим кызы МУРЗИНА, Зәй районы Чыбыклы урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фото: "Татар-информ" 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гүзәл ханым, язмагызда нәкъ менә авыл укытучысына хас сыйфатлар турында язгансыз. Эшегездә уңышлар Сезгә! Автор: Алсу

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ