Мин - гади авыл укытучысы
Рәзинә Нургаян кызы ГЫЙЛЬФАНОВА,Балтач районы Нөнәгәр урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 21 ел. “Авыл укытучысы - 2014” дигән бәйге игълан ит...
Балтач районы Нөнәгәр урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 21 ел.
“Авыл укытучысы - 2014” дигән бәйге игълан ителүен ишеткәч, ирексездән сөенеп куйдым: ниһаять, авыл укытучыларына да игътибар итә башладылар. Чөнки яшерен-батырын түгел, авыл укытучылары моңарчы күләгәдәрәк калган кебек тоела иде. Моңа хөкүмәт кенә гаепле түгел, һич юк. Җәмгыять тә, тормыш та “гаепле”. Моның сәбәпләре бик күп: беренчедән, авыл мәктәпләре заманча җиһазландырылмаган; сәнгать мәктәпләре юк; язын, көзен кырда эшлисе, аннан соң программа куасы бар; өйдә шәхси хуҗалык, мал-туар көтеп тора; печәнен әзерлисе; чүп утыйсы - тагын әллә никадәр тавык та чүпләп бетерә алмастай эш көтеп тора. Боларны эшләмәсәң дә буладыр бит дияр кайберәүләр. Була, ник булмасын. Тик авыл җирендә язылмаган шундый кагыйдә яши: тәрбия бирәсең килә икән, иң элек үзең үрнәк күрсәтергә тиешсең. Ә ялкау (алда саналган әйберләрне эшләмәү авыл җирендә ялкаулык булып санала) укытучының нинди абруе булсын?! Әйе, авыл укытучысы һәрвакыт игътибар үзәгендә булып, үзенең һәр гамәлен әхлак законы белән үлчәп яшәргә тиеш. Туган авыл табигате, үзең яшәгән урам, нигездән дә кадерлерәк тагын нәрсә бар икән соң? Болгавыр заманда шуларны бала күңеленә дә сеңдерә белсәң, чын укытучы икәнеңне исбатлаячаксың. Мин - гади авыл укытучысы. Алай гына да түгел, мин – татар теле укытучысы. Бурычым: укучыларны татар мирасы белән таныштыру. Ә соңгы вакытта телевизион каналларның күбәюе, интернет челтәренә тоташа алу мөмкинлеге китапка ихтыяҗны нык киметте. Авыл җирендә музейларга йөрү кыенлыгы да туды, чөнки дөнья хәтле кәгазь тутырасы, кемнәрдәндер рөхсәт аласы, кыскасы, кәгазь “волокитасы”. Менә шундый шартларда балаларны ничек итеп милли рухи хәзинәбезгә йөз белән борырга? Шәхсән үзем, урта сыйныф укучылары белән традицион дәресләрдән тыш, уен- дәрес, практикум- дәресләрне отышлы дип тапсам, югары сыйныф укучылары өчен дәрес- дискуссия, конференция, семинарлар үткәрүне югары нәтиҗәгә ирешүнең бер юлы дип саныйм. Бу өлкәдә үз тәҗрибәм бар. Укытуда фәнни-тикшеренү эшләре технологиясеннән отышлы файдаланам. Фәнни эшчәнлекнең укучы шәхесен үстерүдәге уңай яклары: укучыларның тормыш турындагы күзаллауларын киңәйтә; укучыларның аналитик һәм критик фикер йөртүләрен формалаштыра; укытучы, укучы арасындагы эшчәнлекне активлаштыра. Фәнни эшне оештыру системалы алып барыла, кече сыйныфларда ук нигез салына башлый. Без шундый чорда яшибез: тормышыбызны реклама басты. Мин үзем өчен ачыш ясадым: ә ни өчен рекламаны дәрестә кулланмаска? Реклама бирү өчен, ул әйберне яхшылап белү кирәк. Димәк, мин ике куян койрыгын берьюлы тотачакмын... Укучыларымны тормышка да әзерлим, теманы да белдерәм. Мәсәлән берәр язучы иҗатын тәмамлаганнан соң, шул язучы иҗатының визит карточкасын ясыйбыз. Ул түбәндәге бүлекләрдән тора: язучының татар әдәбиятын үстерүдәге өлеше; әсәрләренең тематикасы; сәнгатьчә эшләнеше; язучы иҗатының отышлы яклары; язучының тагын нинди әсәрләре бар? Визит карточкасын тутырганда, укучы эзләнү эшләре алып бара. Мәктәп программасы белән генә чикләнмичә, интернеттан эзләнә, өстәмә укый. Урта звенода телдән бүлекне, әдәбияттан язучы иҗатын тәмамлаганнан соң уздырам. Нәтиҗәсе дә күзгә күренә: иншалар конкурсында; фәнни-гамәли конференцияләрдә уңышлы гына чыгыш ясыйлар; матбугатта язмалары еш басыла. Мондый эшләрдә укучылар үз фикерләрен дәлилләргә өйрәнәләр, тәнкыйть өлкәсенә беренче адымнарын ясыйлар. Укучының көченә, яшенә карап, эшчәнлекнең төрле төрләренә мөрәҗәгать итәм. Тел буенча укучыларның фәнни эш җыентыклары бик аз күләмдә. Фәнни эшләребезнең берничәсен туплап, җыентык итеп чыгардым. Укучыларым уңышы өчен бирелгән Мактау грамоталары кыйбламның дөрес икәнен исбатлый. Үзем сайлаган хезмәт юлымда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым, миңа алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти, татар теленең киләчәге барлыгына өметне сүндермичә яшәргә дәрман бирә.
Комментарийлар