Мин – укытучы, үз эшемне яратам
Татьяна Егор кызы КОШКИНА,Әлмәт районы Урман-Кәләй мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 4,6 ел.Нәрсә ул бәхет? Үз-үзенә бу сорауны биреп карамаган кеше юктыр. Һәрберебезгә туры кил...
Әлмәт районы Урман-Кәләй мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 4,6 ел.
Нәрсә ул бәхет? Үз-үзенә бу сорауны биреп карамаган кеше юктыр. Һәрберебезгә туры килерлек итеп җавап табарга мөмкин дә түгелдер дип уйлыйм мин. Һәркем бәхет төшенчәсен үзенчә аңлый. Кайберәүләр бәхетне материаль тышлыкта күрәләр, кем өчендер – кешенең ниндидер бер эчке халәте, ә кайберәүләр бәхетне янындагы үзеннән башка берәүдә күрәләр.
Мин дә бу сорау турында еш уйлыйм. Мин – авыл кызы, мин – укучыларым каршында һәр сорауга җавап бирергә тиешле укытучы.
Мин – табигать баласы. Шуңадыр табигать кочагында йөрергә, урман шавын, кошлар сайраганын, чишмәләр җырлаганын, яңгыр яуганын яратам. Мин туган ягымның, туган илемнең балачагымдагы төсле матур, тыныч, имин һәм бәхетле булуын телим. Моның өчен дәрес вакытында укучыларымда туган якка мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә тырышам.
Мин – укытучы, үз эшемне яратам. Яраткан һөнәрем белән шөгыльләнергә яратам. Мин укучыларымны яхшылыкка, бер-берсен хөрмәт итәргә, намуслы, гадел булырга өйрәтәм. Балаларны яратам, аларда шәхес күрергә тырышам.
Балалар күңеле безгә тапшырылган бит. Нәкъ менә укытучы балаларга чиксез олы дөньяда үз урынын табарга ярдәм итәргә тиеш.
“Яраткан кешеләрдән генә үрнәк алалар. Уңышка ирешкәннәрне генә яраталар” дигән әйтем бар. Мин дә бу сүзләр белән килешәм. Сине яратканнарын белү нинди бәхет!!! Ә менә уңышка ирешү өчен һәрвакыт эзләнергә, өйрәнергә, укырга – алга омтылырга кирәк.
Мин мәктәптә һәрвакыт балалар, яшьләр янында эшлим. Уңышка ирешү өчен, укытучыга белем, фән, сәләт ярдәм итә. Профессиональ курслар һәм семинарлар, коллегаларның дәресләрен һәм мастер классларын карау, педагогик киңәшмәләрдә катнашу – болар бары да укытучы һөнәренең уңышка ирешү нигезенә салынган ташлар.
Укытучы һөнәрен сайлаучы егетләр –кызлар саны елдан - ел кими. Бу ил күләмендәге мәсьәләгә әверелде.
Мәктәпнең бүген хәл итәсе мәсьәләләре күп. Берсе - җитмешкә җиткәннәрне кем алыштырыр? Әйе, алар корычтай чыныккан буын вәкилләре. Үз бурычларына ифрат тугры, җаваплы караучы, бөтен белемен, акылын, тәрбиясен балаларга бирә, сүз дә юк. Төшләрендә “төзелмәгән план, дәрескә соңлауны” күреп көяләнми генә яшәргә күнеккәнче шактый вакыт кирәк булачак аларга. Үзебезнең балалар укыган мәктәп мисалыннан чыгып уйлаганда да җитәрлек нәтиҗә бар. Укытучы да кеше. Аны да уйламаган чирләр, тетрәнүләр читләп үтми. Язманы төшенке ноталарга кормый гына әйтергә теләгәнем: батырга да ял кирәк.
Аннары - бүген мәктәп киң технологияләр мәйданы. Анда откыр, зирәк яшь кан, яшь акыл кирәк.
Бүген укытучыларның эше кыңгыраудан –кыңгырауга дәрес алып барудан гына тормый. Әйе, аның мәшәкатьләре, җаваплылыгы элек тә бик күп иде. Бөтен методик әсбаплар, бизәү, әзерләү эшләре кулдан эшләнгән, техника, транспорт булмаган вакытлар артта калды.
Стратегик план булгач, максатлары да аңлашыла: замана мәктәбе һәр укучының сәләтен ачарга, әхлаклы, туган илен сөюче, югары технологияләр, көндәшлек үсешкән дөньяда яшәргә әзер шәхес тәрбияләргә тиеш. Мәктәптә белем бирү шулай корыла – аны тәмамлап чыккан баланың үзаллы зур максатлар куеп, аңа ирешергә, тормыштагы төрле хәлләргә акыл белән карый белүе мотлак. Моның чагылышын күрү өчен үзебезне һәм безнең балаларның фикер йөртү дәрәҗәсен чагыштырып карау кирәк. Әйе, замана балалары күпкә откыррак. Алар бездән нык аерыла.
Мәктәпкә нигә яшьләр кирәк? Яңа мәктәп – ул яңалыкка омтылучы яңа укытучылар. Алар балалар психологиясен, үсеш үзенчәлекләрен аңларга, үз фәннәрен яхшы белергә бурычлы. Укытучының бурычы – балага киләчәктә тормышта үз урынын табарга ярдәм итәргә (элек тә шулай иде), үзенә ышанган иҗади рухлы кешеләр тәрбияләү. Якты күңелле, алчак, балалар күңелен, аларның мавыгуларын аңлаучы, бөтен яңалыкка юллар ачучы укытучылар булдыру - мәктәпнең төп бурычы.
Еллар үткән саен ныграк төшенә барасың: белем учагы дип юкка гына әйтмиләр икән бит мәктәпне. Кешенең киләчәккә карашы да, максат-хыяллары да, яшәү рәвеше дә әнә шул учакта формалаша икән.
Укытучы, мәктәп... бу сүзләрне ишетүгә колакларда көмеш кыңгырау чыңы, укытучының ягымлы тавышы ишетелеп киткәндәй була.
Комментарийлар