Минем хезмәт юлым
Гүзәлия Мөнир кызы ГЫЙНИЯТУЛЛИНА,Әлмәт районы Колшәрип урта мәктәбенең I квалификация категорияле технология укытучысы. Эш стажы - 16 ел.Укытучы ул әниләрнең дәвамы кебек: әниләр сөйләшергә, йөрергә ө...
Әлмәт районы Колшәрип урта мәктәбенең I квалификация категорияле технология укытучысы. Эш стажы - 16 ел.
Укытучы ул әниләрнең дәвамы кебек: әниләр сөйләшергә, йөрергә өйрәтсә, укытучы исә балага беренче хәрефне танырга, санарга өйрәтә. Әти-әни баланың тәнен тәрбияләсә, укытучы җанны тәрбияли.
Мин үзем авыл укытучысы. Укытучыларымнан үрнәк алып укытучы һөнәрен сайладым. Укуымны бетергәч, үземнең туган мәктәбемә эшләргә кайттым. Үземнең укытучыларым мине якын итеп каршы алдылар. Кирәк чакта ярдәм иттеләр, файдалы киңәшләрен бирделәр. Шулай итеп таныш коллективта эшләп киттем. Үземнең хезмәтемнең никадәр җаваплы икәнен еллар үткән саен төшенәм. Сайлаган һөнәремә үкенмим, яратып эшлим. Белгән белемемне, йөрәк җылымны балаларга бирим дип эшлим.
“Берәүне сөендергәндә
Арта үз бәхетем дә,
Шул көнне күбрәк тоям,
Яшәүнең рәхәтен дә”, - дип яза Габделхәмит Вәлиди.
Укучыларның күңеленә юл таба алу, аларны ярата белү, аларның дусты, сердәшчесе, киңәшчесе, авыр чакларда ярдәм кулы сузучы, күңелсезләнгән чакларында юатучы була белү минем максатым булып тора. Шулай булганда гына балалар сиңа тартыла, хөрмәт итә. Һәрбер бала үзенә бер шәхес, шуның өчен аларда төрле холык, төрле караш. Аларның бөтен якларын да аңлау өчен, бик күп тырышлык сорала. Авыр операциягә әзерләнгән оста хирург кебек һәрбер дәресемә җаваплы итеп әзерләнергә тырышам. Балалар үскән саен үзгәрә, аларның кызыксынуы арта, күп беләселәре килә. Кайчакларда син гел уйламаган, көтелмәгән сораулар биреп куярга мөмкиннәр. Шуның өчен укытучының, һәрбер көтелмәгән чакларда югалып калмаслык, һәр сорауга җавап бирерлек булуы кирәк. Үз һөнәреңнең остасы булу гына җитми, көндә үз белемең күтәрү өстендә эшләргә, тормыш белән бергә атларга кирәк.
Укытучы һәрчак үрнәк кеше. Күңелсез булган чакларда да, балалар алдында елмаерга, киеменә дә игътибар итәргә, йөз кыяфәте тәртиптә булырга тиеш. Чөнки укучылар синең киемеңә карап бәя бирә.
Элек-электән укытучыны изге зат итеп бәялиләр иде. Замана үзгәргән саен, укытучыга караш үзгәрде, балалар да икенче. Алар сине укытучы кебек түгел, үзләренең яшьтәше кебек күрергә мөмкиннәр. Шуның өчен һәрбер дәрес белем бирүдән тыш, тәрбия чыганагы да булырга тиеш.
Укытучы хезмәтенең нәтиҗәсе тиз күренми, ә еллар үткәч кенә күренә. Синең укучыларың кем була, нинди һөнәр сайлый, тормышта үз юлын ничек таба? “Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә” ди халык мәкале. Укытучының хезмәте җаваплы да, авыр да. Без, авыл мәктәбендә укытсак та, шәһәр мәктәбе белән бергә атлыйбыз. Төрле ярыш, конкурслар да катнашабыз, призлы урыннар алабыз. Башлангыч класс балаларыннан башлап, татар авылында үссәләр дә, бик оста рус телендә сөйләшәләр.
Яңа буын балаларына белем бирү өчен, зур тырышлык сорала. Халык мәкалендәгечә: “Тырышкан табар, ташка кадак кагар”, диелә.
Соңгы елларда мәктәпкә икенче буын, компьютер, интернет балалары килә. Ләкин телевидение, интернет балаларга тиешле тәрбия бирә алмый, чөнки кирәксез программалар күп бара. Авыл укытучысы тәүлек буе кире тәрбия өчен эшләгән массакүләм информация чараларын җиңеп эшләргә мәҗбүр була. Балалар карау өчен булган программаларга дәүләт күзәтүе кертелсә яхшырак булыр иде.
Комментарийлар