Логотип Магариф уку
Цитата:

Шатлыгым чыганагы

Хезмәтем минем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин – укытучы. Укытучы...

Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда, һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, һәм хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала.

Мин бәләкәй чактан ук укытучы булырга хыяллана идем. Ул хыялым балаларны артык яратуым, аларга белем бирәсе килүдән чынга ашты. Читтән торып Алабуга педагогия институтын тәмамлау минем өчен зур бәхет иде. Безнең нәселдә укытучылар юк, ләкин алган белемем, дөньяга карашым буенча да мин үз һөнәремне дөрес сайлаганмын дип уйлыйм. Гомерем буе тәртипле коллективта эшлим, укучылар һәм авыл халкы алдында да йөзем ак.

Мин укучыларым өчен укытучы апа түгел, мин – киңәшче, ярдәмче. Бурычым – ата-аналар белән берлектә һәр баланы бәхетле итү. Бәхет күпкырлы. Ул кешенең үз сәләтен ача белүендә дә, хезмәтне яратып башкаруында да, дөньяның матурлыгы белән хозурлануында да, баланы чын кеше итеп тәрбияләүдә дә чагылыш таба. Укытучының төп эше, минемчә, шул бәхетне һәр балага тигез итеп бүлә белүдер. Бүгенге көн таләпләре катгый: бала мөстәкыйль фикер дә йөртә белсен, аны ачык итеп дәлилләсен, эшен дә дөрес оештырсын, лидерлык сыйфатлары да анда чагылыш тапсын. Минем уйлавымча, укытучы укучысының якын дусты булырга тиеш, аның белән бергә шатлансын ул, бергә кайгырсын, бәхәсләшсен, бергәләп стена газетасын да чыгарсын, бәлеш рецепты белән дә бүлешсен.

Замана гел үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны отып бара. Укучылардан артка калмас өчен, компьютер дигән фән-техника казанышын да иярләргә туры килде. Берни эшләр хәлең юк. Миңа татар теле нәрсәгә дип утырган үзебезнең үк татар баласын кызыксындырыр өчен, проектлар төзеп, төрле презентацияләр әзерләп, җанлы да, заманча да дәресләр үткәрергә тырышам. Презентация ясый белә торган укучыларым да бар, бергә-бергә эшләгәндә, компьютер өлкәсендә төрле яңалыклар белән дә алышабыз. Интернет аша күп мәгълүмат алырга өйрәнгән заманча балаларда матур әдәбият белән кызыксынуны тудыру минем төп максатларымның берсе булырга тиеш дип саныйм.

Интернетка килгәндә, мин әлеге мәгълүмат чарасын суга батучының коткару чарасы – салам бөртеге белән чагыштырам. Үзем күбрәк китап – журнал яздыру, каләм, дәфтәр тотып, китапханәләрдә эшләү, эзләнү ягында... Укучыларымның күбесенең өендә компьютер, шуңа күрә бу эшчәнлек ярыйсы ук дәрәҗәдә куелган. Өстәвенә эзләгән авторның башка әсәрләрен дә табып киләләр. Ә бу информация укытучының кулына эләктеме, ул аны барыбер укучының файдасына кулланачак. Өстәмә билге – өстәмә шатлык һәм укучының сиңа булган уңай мөнәсәбәте (менә сиңа шәхескә юнәлдерелгән технология!). һәр бала – шәхес (әле нинди генә!). Шуңа күрә дәресләремне әлеге технологиягә нигезләнеп төзим дә. Укучының мөмкинлекләреннән чыгып, индивидуаль карточкалар бенча эш эшләтү; сәләтлеләргә үтелгән тема буенча чыгыш (1–1,5 минутлык чыгыш) ясау; әсәр буенча ассоциация уенын үткәргәннән соң, шуңа нигезләнеп, укучы тарафыннан дәрескә йомгак ясау; кабатлау дәресендә эксперт комиссиясен эшләтү балаларда күңел күтәренкелеге, үз-үзенә ышаныч тудыра. Димәк, укучы дәрестә алган белеменең нәтиҗәсен күрә, файдалана, бәяли белә икән – бу аның өчен дә, минем өчен дә зур куаныч. Әлеге моментлар проблемалы укыту алымын кулланганда да күзәтелә. Укытучы куйган сораулар аша дәрес темасын ачу, аның эчтәлегенә төшенү начар укучыда да өмет чаткыларын уята. Сәләтле балалар әз түгел. Һәр укучы – мәктәп галәмендә ачылмаган йолдызчык, ләкин без – укытучы исемен йөртүчеләр, аларны вакытында күрмәсәк, бу йолдызлар да сүнәчәк.

Үз эшеңне яратып башкару ничек кенә авыр булмасын, ул үзе зур бәхет бит. Бу тарафтан үземне бәхетле кеше дип саныйм. Минутлар, сәгатьләр, көннәр, айлар күз ачып йомган арада борчулары, шатлыклары белән бик тиз үтеп китәләр. Күңелдә шатлык, горурлык хисләре дә уяна. Укучыларым зур тормышка аяк басарлар, туры юлдан китәрләр дип ышанам.

Энҗе Тәлгать кызы ӘХМӘТҖАНОВА, Әлмәт районы Югары Мактама төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы 

Фото: ©«Татар-информ»

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ