Логотип Магариф уку
Цитата:

«...Мондый тәрбия иң кирәкле бер эш булачактыр»

Мостафина Айгөл Ринат кызы, Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясе директоры урынбасарыХөрмәтле әти-әниләр! Җыелышыбызны татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, тарихчы һәм педагог, язучы һәм...

Мостафина Айгөл Ринат кызы,
Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясе директоры урынбасары

Хөрмәтле әти-әниләр! Җыелышыбызны татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, тарихчы һәм педагог, язучы һәм журналист Ризаэддин Фәхреддиннең сүзләре белән башлыйсы килә. «Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәнлектән, гүзәл кеше дә җитешмәс. Мондый тәрбия иң кирәкле бер эш булачактыр», – дип яза ул.


Дөрестән дә, без, укытучыларның һәм, гомумән, мәктәпнең вазифасы бер заманда да укучыларга белем бирү белән генә чикләнмәгән. Укытучы – алдында тулы ышаныч баглап утырган балаларның күңелләренә күркәм холык, әһлаклылык, тырышлык, сабырлык, җаваплылык, сафлык  орлыклары салучы да әле ул.


Ризаэддин бине Фәхреддин шәхес тәрбияләүнең никадәр авыр, катлаулы һәм дәвамлы эш икәнлеген: «...Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер», – дип «Адабе тәгълим» китабында ассызыклап яза. Бу китабында тәрбия эшенең нечкәлекләренә һәм үзенчәлекләренә туктала. Бала тәрбияләүдә гаиләдән тыш, мәктәпкә дә зур җаваплылык йөкләтелгәнен күрсәтә: «Мәктәпнең вазифасы да фәкать гыйлем өйрәтү белән чикләнмичә, бәлки эченә җыелган балаларның күңелләренә гүзәл гадәтләр, тырышу, эшлеклелек, туганлык, гайрәт, инсафлылык, гүзәл холык, гаделлек, батырлык, җанлылык кебек яхшылык орлыкларын тәмам игътибар белән чәчү вә тәрбияләп үстерү булачактыр».


Ризаэтдин Фәхретдин заманында актуаль булган мәсьәләләр исә бүген үзенең әһәмиятен югалтмый гына түгел, тагын да күбрәк игътибар таләп итә. Бүгенге авыллар гына ул чор авылларыннан нык аерыла шул. Соңгы елларда килеп туган җәмгыяви-икътисадый сәясәт авылны нык какшатты. Эшләргә эш таба алмаган, үзенең киләчәген авыл белән бәйләргә теләге яисә мөмкинлеге булмаган яшьләр авыллардан күпләп китә башлады. Безнең җирлектәге авылларга исә бу шаукым куркыныч тудырмады. Халкыбыз һөнәрле, тырыш, максатчан. Шуңа да яшьләребез күп, гимназиябездә бүгенгсе көндә 434 бала белем һәм тәрбия ала.


Авыл белән бергә бүген белем бирү системасы да зур үзгәрешләр кичерә. Әлеге катлаулы өлкәдә, хөрмәтле әти-әниләр, сезнең белән безнең тоткан урын гаять дәрәҗәдә мөһим һәм җаваплы. Без сезнең ярдәм белән үзебезнең гимназиябез шартларында барлык өлкәләрдә дә көндәшлеккә сәләтле, төрле шартларга тиз яраклашучан, тирән белемле, иҗади, тырыш һәм, барыннан да бигрәк, намуслы шәхесләр әзерләргә тиеш. Кайберәүләр: «Авыл шартларында бу мөмкин булмаган эш», – дияр. Ләкин мин килешмәс идем. Мина калса, авыл мәктәбе белән шәһәр мәктәбен янәшә куеп чагыштыру бик үк дөрес тә булмас. Аларның һәркайсының уңай яклары да, тискәре яклары да бар, ә без, үз чиратыбызда, шул өстенлекләрдән  файдалана белергә тиеш дип уйлыйм.


Беренчедән, авыл мәктәбендә класс-комплектларда балалар саны бик күп түгел, димәк укытучы алар белән индивидуаль якын килеп эшли ала.


Икенчедән, авылда бөтен кеше бер-берсен белә. Димәк сыйныф җитәчесе теге яки бу гаиләнең тормыш-көнкүреше белән таныш һәм һәр бала белән эшне ничек оештырасын тәгаен белә.


Өченчедән, авыл баласының буш вакыты  шәһәрнекенә караганда азрак кала, җәмгыятьтә булган тискәре күренешләр белән мавыгу теләге дә азрак булырга мөмкин.


Дүртенчедән, авыл баласы күп вакытта моңлырак, иҗади яктан да  сәләтлерәк кебек. Игътибар итсәгез, бик күп композиторлар, җырчылар, рәссамнар, хәтта ил башлыклары, түрәләр дә авылларда туып үскән кешеләр.


Шулай итеп, бик озак санарга булыр иде.


Хөрмәтле әти-әниләр! Һәрберебезнең балабыз үзебезгә бик тә кадерле. Әйдәгез аны камил шәхес итеп тәрбияләү өчен булдыра алганның барысын да эшлик. Без, үз чиратыбызда, гимназиядә балаларда гыйлем өйрәнүгә мәхәббәт, кызыксындыру тәрбияли ала торган, зирәк, үз холкы-гамәле белән укучыларына үрнәк була алырлык инициативалы кадрлар булдырыйк. Алар балаларга  ныклы, бүгенге көндә куллана алырдай тирән белем бирер. Укучыларда  исә, үзләренә ышаныч тудырыйк. Бала, мәктәпне тәмамлап чыгып киткәннән соң, югалып кала торган булмасын. Һәрьяклап үсеш алырдай түгәрәкләр булдырыйк, спорт белән кызыксындырыйк; үз илен, авылын, мәктәбен яратучы, патриотик хисләр белән янучы  шәхес тәрбиялик. Сез, үз чиратыгызда, шәфкать юлы белән әдәп-тәрбия бирегез, чөнки һәрбер ата-ана үзенең баласына яхшы тәрбия һәм әдәп-әхлак өйрәтүдән дә артыграк бүләк бирә алмас.


Чыгышымны тагын да Ризаэддин Фәхреддиннең күркәм сүзләре белән тәмамлыйсым килә. Күренекле галим «Адабе тәгълим» китабының исеме астына: «Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр», – дигән хөрмәтле сүзләрен китергән. Әйе, без Р.Фәхретдинне мактыйбыз һәм сагынабыз. Ул  үз халкын белемле, тәрбияле, һөнәрле итәргә, аны алдынгы илләр белән бер сафта күрергә тели. Шушы юнәлештә күп хезмәт куйган олуг зат ул. Үзенең тыйнаклыгы, итагатьлелеге, фикерләренең дөреслеге, акыллылыгы, ачыклыгы белән безне сокландырган Ризаэддин бине Фәхреддинне милли каһарманыбыз дип атарга тулы хокукыбыз бар.


Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт, сау булыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ