Логотип Магариф уку
Цитата:

Нәниләр татарча өйрәнә

Нәниләр татарча өйрәнәРаушания КИДРЯЧЕВА,Чаллыдагы 83 нче «Тылсымчы кыз» балалар бакчасының югары квалификация категорияле татар теленә өйрәтүче тәрбиячесе, «Татарча сөйләшәбез» УМК авторы Ел ахырында...

Нәниләр татарча өйрәнә


Раушания КИДРЯЧЕВА,


Чаллыдагы 83 нче «Тылсымчы кыз» балалар бакчасының югары квалификация категорияле татар теленә өйрәтүче тәрбиячесе, «Татарча сөйләшәбез» УМК авторы


 


Ел ахырында «Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар» проекты буенча белем алучы 6‒7 яшьлек рус телле балаларның татар телен үзләштерү дәрәҗәләрен билгеләгәндә һәм мәктәпләрдә беренче сыйныф укучыларының уку елы башында белемнәрен тикшерүдә куллану өчен тәкъдим ителергә мөмкин ситуатив күнегүләр.


 


Максат: балаларның көнкүрешкә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.


Бурычлар:


1) сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, файдалана белү күнекмәләренә өйрәтү;


2) мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләме белән кызыксыну һәм сизгерлек уяту.


3) сөйләм әдәбе (сорау, мөрәҗәгать итү, рәхмәт белдерү, исәнләшү, саубуллашу) кагыйдәләрен камилләштерү.


Ситуатив күнегүләр


(Рус телле балаларга ситуацияләрне, рус телендә аңлатырга кирәк, чөнки алар өчен татар теле чит тел буларак өйрәтелә.)



  1. Нужно познакомиться, спросить: «Как дела? Ты кто? Ты какая (-ой)?»


− Исәнме.


− Исәнме.


− Хәлләр ничек?


− Әйбәт, рәхмәт. Хәлләр ничек?


− Әйбәт, рәхмәт. Мин ‒ Саша, ә син кем?


− Мин – Маша.


− Маша, син нинди кыз?


− Мин зур, матур, чиста, яхшы, әйбәт кыз. Ә син нинди малай?


− Мин зур, матур, чиста, яхшы, әйбәт малай.



  1. Встретились на улице. Нужно поздороваться по-татарски, спросить: «Ты кто? Как дела?» Обменяться телефонными номерами.


− Исәнме.


− Исәнме.


− Син кем?


− Мин – Максим. Син кем?


− Мин – Ксюша.


− Ксюша, телефон номеры бир әле.


− Яз. Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез, тугыз, ун.


− Рәхмәт. Максим, телефон номеры бир әле.


− Яз. Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез, тугыз, ун.


− Рәхмәт. Максим, сау бул.


− Сау бул, Ксюша.



  1. Составьте диалог, ответьте на вопросы: «Бу нәрсә?», «Бу кем?».


(Бер бала рәсемнәр күрсәтә һәм сорый.)


Бу нәрсә?


− Туп (курчак, куян, аю, машина, эт, песи ...).


- Бу кем?


− Бабай (әби, әти, әни, малай, кыз ...).



  1. После детского сада или в выходные дни звоните друг-другу домой, разговариваете по-татарски, используя вопросы «Как дела?», «Что ты делаешь?», «Что делает мама?», «Что делает папа?».


− Алло.


− Алло, исәнме, Настя.


− Исәнме, Лера. Хәлләр ничек?


− Әйбәт, рәхмәт. Настя, хәлләр ничек?


 Әйбәт, рәхмәт. Лера, син нишлисең?


− Мин алма ашыйм.


− Нинди алма?


− Тәмле алма. Ә син нишлисең?


− Мин уйныйм.


− Нәрсә белән?


− Туп белән.


− Туп нинди?


− Туп матур, чиста, зур, кызыл. Лера, әни нишли?


− Әни йоклый. Сау бул, Настя.


− Сау бул, Лера.



  1. Послушайте, спойте песню, ответьте на вопрос «Нишли?».


(Эшчәнлек интерактив тактада, экран аша оештырыла.)


Аудиоязма (12 нче кисәк) «Нишли?» җыры


Нишли? Нишли?


Йоклый, йоклый.


Нишли? Нишли?


Утыра, утыра.


Нишли? Нишли?


Ашый, ашый.


Нишли? Нишли?


Эчә, эчә.


(Балалар, рәсемнәргә яки экрандагы сюжетларга карап, бер-берсенә сораулар бирәләр.)


− Әни нишли? (Әни утыра.)


− Әти нишли? (Әти ашый.)


− Әби нишли? (Әби эчә.)


− Бабай нишли? (Бабай утыра.)


− Песи нишли? (Песи эчә.)


− Кыз нишли? (Кыз йоклый.)


− Эт нишли? (Эт ашый.)


− Малай нишли? (Малай йоклый.)
6. Игра «Командир». Друг-другу даете команду, задаете вопросы «Что делает?», «Что ты делаешь?».

(«Командир» уены нишли? соравы аша, эч, утыр, бас, сикер, уйна, йөгер, ю, йокла, ки, сал, чана шу, җырла, бие, китап укы, рәсем яса сүз һәм сүзтезмәләргә карата кулланып үткәрелә.)


− Саша, утыр! (Утыра.)


− Саша нишли? (Саша утыра.)


− Саша, син нишлисең? (Мин утырам.)



  1. Спойте песню! (Хороводная песня «Минем өем» − «Мой дом»)


(Балаларга бабай, әби, әти, әни, кыз, малай битлекләре таратыла.)


− Син бабай (әби, әти, әни, кыз, малай).


(Аудиоязма. 2 нче кисәк, зурлар төркеме өчен язылган диск.)


− Бу өй матур,


− Бу өй зур.


− Монда яши бабай


Бабай (алга чыга). Мин ‒ бабай.


− Монда яши әби.


Әби (алга чыга). Мин ‒ әби.


− Монда яши әти.


Әти (алга чыга). Мин ‒ әти.


− Монда яши әни.


Әни (алга чыга). Мин ‒ әни.


− Монда яши малай.


Малай (алга чыга). Мин ‒ малай.


− Монда яши кыз.


Кыз (алга чыга). Мин ‒ кыз.


Әйе шул, әйе шул,


Бу өй матур.


Бу өй зур.



  1. Прочитайте пиктограммы.


(Интерактив тактада яки экранда, пиктограммалар кулланып, балалар җөмләләр төзиләр.)


− Әби сөт эчә.


− Кыз караватта йоклый.


− Әти машинада утыра.


− Мин чынаяк юам.


− Бабай алма ашый.


− Кыз ботка ашый.



  1. Игра «Магазин». Продавец должен спросить: «Что нужно?», «Какой?», «Сколько?».


− Нәрсә кирәк?


− Ипи (сөт, чәй, кишер, кәбестә, кыяр, бәрәңге...) кирәк.


− Нинди ипи (сөт, чәй, кишер, кәбестә, кыяр, бәрәңге...)?


− Тәмле ипи (сөт, чәй, кишер, кәбестә, кыяр, бәрәңге).


− Ничә ипи?


− Бер ипи.


− Мә, бер тәмле ипи (сөт, чәй, кишер, кәбестә, кыяр, бәрәңге).


− Рәхмәт.



  1. Игра «В кафе». Нужно спросить меню, продукты.


− Исәнмесез. (Исәнмесез. Меню бир әле.)


− Мә, меню. (Рәхмәт.)


− Нәрсә кирәк? (Пицца кирәк.)


Мә, пицца аша! (Рәхмәт, пицца тәмле...)



  1. Встретились на улице. Поговорите, используя вопрос: «Кая барасың?» (Балалар бер-берсе белән сөйләшә: мәктәп, кафе, цирк һ.б.)


I вариант


− Исәнме! Хәлләр ничек? (Әйбәт, рәхмәт.)


− Кая барасың? (Кафега барам.)


− Кафеда нәрсә бар? (Кафеда ипи бар, ботка бар, аш бар ...)


− Саша, син кафеда нишлисең? (Мин бәрәңге ашыйм, сок эчәм ...)


II вариант


− Кая барасың? (Мәктәпкә барам.)


− Портфельдә нәрсә бар? (Портфельдә дәфтәр бар, китап бар ...)


− Мәктәптә син нишлисең? (Мәктәптә мин китап укыйм, рәсем ясыйм, җырлыйм, биим, сикерәм, уйныйм, йөгерәм, ашыйм, эчәм ...)


III вариант


− Кая барасың? (Циркка барам.)


− Циркта нәрсә бар? (Циркта төлке бар, аю бар...)


− Аю нишли? (Аю бии.)


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ