Логотип Магариф уку
Цитата:

Рәсемнәрдә – тарих чагылышы

(Сынлы сәнгать һәм татар әдәбиятыннан катнаш дәрес. Мастер-класс)Ландыш ХӘМИТОВА,Лаеш районы Атабай урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыМаксат:– татар рәсса...

(Сынлы сәнгать һәм татар әдәбиятыннан катнаш дәрес. Мастер-класс)


Ландыш ХӘМИТОВА,


Лаеш районы Атабай урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Максат:


– татар рәссамнарының картиналары турындагы белемнәрне баету, тарихи әсәрләр белән бәйләп карау; монологик һәм диалог сөйләм телен үстерү;


– укучыларны үз фикерләрен дөрес, эзлекле әйтә белергә өйрәтү; мөһим фикерне әйтә белү күнекмәләрен үстерү;


– туган телебезгә, мәдәниятебезгә һәм тарихыбызга булган горурлык һәм мәхәббәт хисен формалаштыруны дәвам итү, эстетик зәвык тәрбияләү.


Көтелгән нәтиҗәләр:


Шәхси: әдәби әсәрләр һәм татар рәссамнарының картиналары аша укучыларда эстетик кыйммәтләр (зәвык) тәрбияләү, үз халкының сәнгатен, мәдәниятен, аның кыйммәтен танырга өйрәтү.


Предметара: мөстәкыйль рәвештә уку максатын һәм бурычларын куя белү, үз эш-гамәлләренә нәтиҗә ясарга өйрәнү, индивидуаль һәм төркемнәрдә эшләү дәверендә уртак фикергә килеп эшли белү.


Предмет: портрет, картиналарны тану, укылган әдәби әсәрләрнең уртак идея, проблемасын ачыклый, сәнгать әсәрләре – картиналар белән бәйләп карый белү осталыкларын формалаштыру.


Уку укыту гамәлләре:


Танып белү: үз фикереңне дәлилләп анализлый; белем һәм күнекмәләрне дөрес итеп файдалана белү.


Регулятив: үзеңнең һәм бер-береңнең эшләрен тикшерү, бәяләү; дәреснең максатына туры китереп биремнәрне үтәү.


Коммуникатив: төркемнәрдә эшләгәндә, бер-береңә комачауламый, иптәшең белән килешә, тыңлый, нәтиҗә чыгара һәм аңлатып бирә белү.


Җиһазлау: рәссам портретлары, картинаның фоторепродукциясе, «Сөембикә-ханбикә»  җыентыгы, «Мәгариф»  журналында басылган язмалар, презентация.


Дәрес тибы: яңа белем бирү.


Эш формалары: индивидуаль, парларда, төркемнәрдә эш.


(Сыйныйфтагы укучылар ике төркемгә бүлеп утыртыла. Алларына кәгазь битләре таратыла.)


Федераль дәүләт стандартының мәктәп алдына куйган иң мөһим бурычларының берсе: мәктәпне тәмамлаганда, бүгенге көн чыгарылыш укучысы, алган белемнәрен файдаланып, яңалыклар ташкыны алдында югалып калмыйча, мөстәкыйль фикер йөртеп, дөрес юл сайларга тиеш. Традицион дәреслекләр белән эшләгәндә дә, яңа инновацион метод һәм формалар, кызыклы ысуллар кулланып, метапредмет нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Яңа стандартларда предмет нәтиҗәсе түгел, ә шәхси нәтиҗәләр мөһим булуы ассызыклана.


Тагын бер үзенчәлек – ул бергәләп коллективта эшләү, “киртәләрсез” аралашу.


Менә бүгенге мастер-класста мин, проблемалы сораулар куеп, укучыларымда кызыксыну тудыруны һәм төркемнәрдә эшләгән дәвердә үзара хезмәттәшлек итә белү сәләтенең формалаштыруны максат итеп куям.


Дәрес барышы



  1. Оештыру

  2. Белемнәрне актуальләштерү


Укытучы. Укучылар, бүген без, гадәттәгечә, төркемнәрдә дә, парлап та эшләрбез, төрле сорауларга җавап бирергә, нәтиҗә чыгарырга тырышырбыз.


«Дөньяны – кояш, ә кешене белем яктырта»  дип юкка гына әйтмәгән татар халкы. Гомер буе укып, өйрәнеп, гади генә тоелган нәрсәләрне дә белмибез икән кайчак. Һәм мондый сорауга җавап бирик:


– Нәрсә ул триптих?


(Ярдәм итү өчен укучылар алдына сурәтләр куела. 30 секунд вакыт аралыгында киңәшләшеп эшләргә кушыла. Нәтиҗә ясала, фикерләр тыңлана.)


Көтелгән җаваплар:


1 нче төркем. Безнеңчә, «триптих»  «өч»  сүзеннән ясалган, өч картинаны берләштерүне аңлата.


2 нче торкем. Без дә беренче төркемдәге укучылар белән килешәбез. Тагын шуны өстәп әйтергә була: триптихта образлар да берләштерелә төсле.


Укытучы. Рәхмәт, укучылар. Хәзер бүгенге мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итеп, татар Википедиясенә – универсаль интернет-энциклопедиясенә күз салыйк.


триптих (рәсемнәр шәлкеме дип тәрҗемә ителә) – бер идеяне туплап, өч картинаны бер яссылыкта күрсәтү. Ренессанс рәссамнары, скульпторлары әлеге сәнгать формасын кулланганнар, соңрак ул шигырь формасы булып та киткән (шигырьләр шәлкеме).


Укытучы. Димәк, сезнең җаваплар дөрес. Бер яссылыкта бер идеяне туплап, төрле рәсемнәрнең бер яссылыктагы тупланмасы яисә бер идеядәге шигырьләр шәлкеме. Бу алым соңгы вакытта яшь шагыйрьләр, язучылар арасында киң файдаланыла. Менә без бүген сезнең белән шул теманы җәелдерербез, ахырдан аңа яңадан әйләнеп кайтырбыз.


III. Мотивлаштыру (уку мәсьәләсен кую)


Укытучы. Чираттагы рәсемгә (слайдка) карап, бу портретларны нәрсә берләштергәнен әйтегез. Янәшә, кара-каршы күршеләрегез белән киңәшеп, фикер алышыгыз. (Әлеге сурәтләр – татар рәссамнары портретлары.)


Укытучы. Бик дөрес. Исемнәрен дә атап китәргә кирәк булыр. (Биредә без Бакый Урманче, Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов, Искәндәр Рәфыйков, Фиринат Халиков, Байназар Әлменов, Абрек Абзгильдин, Әхсән Фәтхетдинов кебек рәссамнарны күрәбез.)


Укытучы. Әйе, дөрес. Мәктәп программасы кысаларында аларның иҗаты, тормыш юлы һәм картиналары яхшылап өйрәнелә.


Дәреснең (мастер-класс) темасын ничек дип билгеләрбез һәм нинди сорауларга җавап бирербез?


(Укучылар төркемнәрдә эшли.)


(Без бүген татар рәссамнары һәм аларның сәнгать әсәрләре белән танышырбыз.)


Укытучы. Татар әдәбияты белән бәйләп нәтиҗә чыгарсак? (Рәссамнарның хезмәте аша төп фикерләрен билгеләрбез. Татар әдәбияты дәресе булгач, картиналарны әдәби әсәрләр белән дә бәйләп карарбыз.)


Укытучы. Яхшы. Чыннан да, рәсемнәрдә безнең тарих чагыла. Шулай итеп, бүгенге сөйләшүебезнең темасын да “Рәсемнәрдә – тарих чагылышы” дип атыйк.



  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү


Укытучы. Ә хәзер, укучылар, рәссамнар арасыннан Искәндәр Рафиков иҗатына игътибарыгызны юнәлтәсем килә.


Искәндәр РафиковТатарстанның халык рәссамы, Россиянең атказанган сәнгать эшлекелесе. Әтисе Вәлиулла абзый – сәүдәгәр – Лаеш районы Атабай авылында туган, Маһирә апа да шул ук районның Саралан авылыннан. Булачак рәссам 1929 елның 5 октябрендә Казан шәһәрендә туа. 1955 елда Ригада Латвия сәнгать академиясендә белем ала. 1964 елдан Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы. И.Рафиков иҗат иткән картиналар республикада гына түгел, чит илләрдә дә билгеле. Ул – портрет жанрында да, пейзаж, натюрморт, китаплар бизәлешендә дә үзен оста рәссам итеп таныта. Күргәзмәдә рәссамның йөзгә якын әсәре урын алган.


Укытучы. Укучылар, игътибарыгызны нәрсә җәлеп итте? (Әтисе – Атабай авылыннан, ә әнисе – Сараланнан. Икесе дә Лаеш ягыннан, Димәк, Искәндәр Рафиков – безнең якташыбыз.)


Укытучы. Ә хәзер, укучылар, сезгә китерелгән репродукцияләрне (слайдлар) игътибар белән карап, картиналарны берләштергән уртак тематиканы билгеләргә кирәк.



  1. Искәндәр Рафыйков картиналарының репродукцияләре: «Кунакка бару» , «Сөембикә – тәхеттә», «Ана» , «Болгар. Кара пулат» , «Бишек җыры».

  2. Бакый Урманче картиналарының репродукцияләре: «Сөембикә», «Мәрҗани» ,«Салтыкта печән чабу» , «Дәрдемәнд» , «Сепарат янында» .

  3. Фиринат Халиков картиналарының репродукцияләре: «Казанга яу белән. 1552», «Сөембикәнең Казан белән саубуллашуы», «Сөембикә һәм Үтәмеш», «Колшәрифнең укучылары белән Казанны алучыларга каршы торуы».


Укытучы. Игътибар иттегезме, укучылар, нинди темалар уртак? Әдәбиятта да чагылыш тапкан нинди уртак темаларны таба алдыгыз? (Тарих, сугыш, бөек шәхесләр, Сөембикә, табигать тематикасы.)


Укытучы. Бүгенге сөйләшүебезнең үзәгендә «Сөембикә-ханбикә” темасы урын алыр. Әлеге образ белән бәйле нинди әсәрләр беләсез? (Рабит Батулланың «Сөенбикә»  романы; Мөсәгыйть Хәбибуллинның «Сөембикә-ханбикә»  һәм«Иван Грозный»  әсәрләре.)


Укытучы. Әйе, сез бу әсәрләр белән бик яхшы таныш. Һәм тагын Әхмәт Рәшитнең «Сөембикә»  поэмасы барлыгын да искәртеп үтәсем килә.



  1. Белемнәрне ныгыту


Укытучы. Сүзебезне триптих төшенчәсеннән башлаган идек. Әгәр дә Сөембикә образы белән бәйле картиналарны, әдәби әсәрләрне бер яссылыкка куйсак, уртак проблеманы, идеяне дә ачыклый алырбыз. Шул рәвешле без дә бердәм дәүләт имтиханнарына куелган таләпләргә якынлашырбыз. Чынлап та, иң беренче зур эш – ул укучыларның иншаны дөрес яза белүләре.


Укучыларыбыз:


 – төп теманы ачыклый белергә;


 – күтәрелгән проблемага аңлатма бирергә;


 – автор позициясен ачыкларга;


 – күтәрелгән проблемага карата үз фикерләрен белдерә алырга тиешләр.


Укытучы. Без дә, укучылар, сурәтләнгән картиналар һәм сез укыган әсәрләрне күзаллап, авторлар күтәргән проблеманы билгеләп карыйк. Бу эш – 1 нче төркемгә. Автор позициясе белән, күтәрелгән проблема ни дәрәҗәдә ачыклана алган? Сөембикә образының чагылышын ничек күрәсез? 2 нче төркем укучылары шушы сорауларга ачыклык кертеп үтәр. (30 секунд вакыт бирелә.)


Көтелгән җаваплар:


1 нче төркем укучылар. Безнеңчә, автор позициясе – ул илебез язмышында Сөембикә-ханбикә кебек шәхесләрнең роле зур булган. Ханнар халкын ярата икән, халкы да аны шулай хөрмәт итә. Өстәп тагын шуны әйтәсе килә: тарихыбызны һәм шәхесләребезне онытырга ярамый! Сөембикә исеме безнең өчен мәңгелек!


2 нче төркем укучылар. Без авторларның позициясе белән килешәбез. Безнең фикеребезчә, Сөембикә язмышы төгәл ачылып бетмәгән, чөнки төрле чыганакларда ул төрлечә фаразлана.


Тагын шуны өстәп китәсе килә: Сөембикә үз халкына, туган ягына булган мәхәббәтен эш-гамәлләре, фидакарьлеге аша күрсәтә һәм, безгә калса, мондый батырлыкны һәркем дә башкара алмас иде.


Укытучы. Әйе, Сөембикә – бер үк вакытта бөек тә, фаҗигале дә шәхес. Ул – бер генә гасыр яшәп калган Казан ханлыгының чәчәк ату символы да, шул ук вакытта аның җимерелүе, юкка чыгу символы да. Шуңадыр, Сөембикә образы әдәбиятта гына түгел, рәсем сәнгатенә дә үтеп кергән, дистәләгән язучыларның, рәссамнарның, композиторларның игътибарын җәлеп иткән. Сөембикә исеме – мәңгелек.



  1. Рефлексив бәяләү


Укытучы. Ә хәзер алдыгызга куелган карточкаларны алыгыз (Нинди яңалык алдык?) Раслау җөмләләрне игътибар белән укыгыз һәм фикер үзгәрешегезне карагыз. Яңадан «Дәрестән соң»  дигән баганага + яки – тамгаларын куеп чыгыгыз.


Фикерегез үзгәргән урыннар булдымы? Кара-каршы утырган иптәшегез белән киңәшләшеп алыгыз.


VII. Йомгаклау. Укытучының йомгаклау сүзе тыңлана. Өйгә эш бирелә. Билгеләр куела.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ