Логотип Магариф уку
Цитата:

Республикабызның  мәгариф  йолдызлары

Кәримуллина Вәфия Сахип кызы,Питрәч  районы Татар Казысы урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика  укытучысы“Әдип вә галимнәре булмаган кавем – бәхетсез, мәшһүр кемсәләрен оныткан халык – көчсез,...

Кәримуллина Вәфия Сахип кызы,
Питрәч  районы Татар Казысы урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика  укытучысы
“Әдип вә галимнәре булмаган кавем – бәхетсез, мәшһүр кемсәләрен оныткан халык – көчсез, әдәбияты булмаган милләт – рухсыз”.              

Ризаэтдин Фәхретдин


 “Гыйлем  юлы  бер кадерле  юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр, шулай булса да очы бәхеткә, ахыры камиллеккә  барып  туктыйдыр”.

Ризаэтдин Фәхретдин


 Нинди  мәгънәле  сүзләр!


Без бүгенге көндә зур үзгәрешләр чорында яшибез. Мәгариф өлкәсендә реформалар үткәрү кирәклеген вакыт үзе таләп итә. XXI гасырда яңача белем, яңача мәктәп, яңача дә-ресләр турында сүз еш алып барыла. Ә бу фикер үзеннән-үзе  мәгариф тарихына мөрәҗәгать итәргә кирәклегенә басым ясый.
Әйе, чыннан  да   татар  халкы  элек-электән  белемгә  омтылган.  XIX гасырда  яшәгән  мәшһүр мәгърифәтчеләребез:  М.Мәхмүдов, К.Насыйри, Ш.Мәрҗаниләребез  моның ачык мисалы. Татар  халкы  мәгариф йолдызларына  бик  бай. Мин үземнең  укыту-тәрбия процессында аларның  мәгариф өлкәсендәге хезмәтләренә  еш мөрәҗәгать итәм.
1859-1936 елларда  яшәгән, бөек мәгърифәтче Р.Фәхретдин.Ул ТАССРның мәгариф өлкәсендәге бөек шәхесләрнең берсе. Ш.Мәрҗанинең фәлсәфи фикерләре мәшһүр татар галиме, әдип, педагог, журналист, рухани, шәрык белгече һәм фәлсәфәче, энциклопедик белем иясе, рухи-иҗтимагый тормышның төрле тармакларында йөзләрчә кыйммәтле хезмәтләр иҗат иткән  Р. Фәхретдингә бик зур йогынты ясый. К. Насыйри, Ш. Мәрҗани кебек бөекләребезнең мәгариф өлкәсендәге алдынгы ысулларын  куллана, тәрбия эшендә бай тәҗрибә туплый. Мин – авыл укытучысы. Үземнең  эш тәҗрибәмдә  аның  бай- мирасына еш мөрәҗәгать итәм. “Тәрбияле бала” исемле китабы – өстәл китабым. Балалар саны күп булмаган авыл җирегендәге мәктәпләр шау-шулы шәһәр мәктәпләреннән нык аерылып торсалар да, үз эшенә тугры булган авыл укытучысының үз методикасы, үз тәҗрибәсе бар. Ул – тәрбия бирү, укыту процессында үзенә маяк итеп алган, мәгариф өл-кәсендә тирән эзләрен, бай мирасын калдырган бөек шәхесләрнең олы хезмәтләренә тая-ну. Укучыларын гыйлемгә, белгәннәрен тормышта кулланырга өйрәтергә омтылган укы-тучы һәр чорда, һәр урында, һәр шартларда да шушы изге ниятенә тугры калачак.
Остазыбыз Р.Фәхретдин болай дип яза: “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләрен-нән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык китерер, дөнья байлыгына бирелми, берни белән дә алыштырылмый”. Сабый чакта нинди тәрбия алу – бала өчен зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә дә аналарның бурычы зур. Ата-аналар җыелышларында “Тәрбияле ана” һәм “Тәрбияле хатын”, “Тәрбияле ата” китапларыннан өзекләр китерәм: “Балаларыгызны тәрбияләүне иң кечкенә чакларыннан башлагыз, аларның күңел-ләренә күркәм холык орлыклары чәчегез, адәмчелекне вә изгелек ничек булганын белдере-гез, урынына карап, бераз йомшаклык, вә вакытына карап, бераз катылык та күрсәтегез, лә-кин куркытып түгел, бәлки киңәш чишмәсе икәнен аңлап, сүзләрегез белән гамәл кылачак-лар булыр кадәр, үзегезне олы итеп тота белегез”.
Р. Фәхретдиннең тәрбиягә караган кайсы гына хезмәтен алып карасак та, һәрберсендә ба-лага ныклы тәрбия бирүдә гаиләнең роле зур икәнлеген күрсәтә. Гаиләдә булган тәрбия – бе-ренче тәрбия.Мәктәптә булган тәрбия – икенче тәрбия.Аннан соң булган тәрбия – өченче тәрбия. Бу тәрбиянең беренчесе–аналардан, икенчесе–мөгаллимнәрдән, өченчесе – шулай ук мөгаллимнәрдән һәм укылачак китаплар һәм газеталар,дус мөгамәләдә булачакзатлардан.
Риза әфәнде укылып бетмәгән китап кебек бит, ди аның турында бүгенге галимнәр.    Кайсы гына фәнне алма, анда Фәхретдинов эзләре килеп чыга.
Икенче  шәхес –Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов (1926 – 2010) − галим һәм дәүләт эшлеклесе, педагогика фәннәре докторы, профессор, CCCР Педагогия фәннәре академиясенең, Россия мәгариф академиясенең һәм Татарстан Фәннәр академиясенең  хакыйкый әгъзасы, Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Н.Крупская исемендәге  һәм Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1956–1958 елларда Казан Дәүләт университетында укытучы,1958–1976 еллардаТатарстан мәгариф министры,1976–1992елларда Россия мәгариф академиясенең проф техпедагогика институты директоры,1992–1995еллардаТатарстан-Америкатөбәк институты ректоры,1996–2010 еллардаТатарстан Фәннәракадемиясенең социаль-икътисади фәннәр бүлеге академик-сәркатибе.
Галимнең төп фәнни хезмәтләре мәктәптә проблемалы-үстерешле укыту ысулларына ба-гышланган. Хәзерге ФГОС буенча укытуның  иң  кирәкле этабы ПРОБЛЕМА тудыру. Яңа  алымнар кулланганда тарихта  кулланылган“алтын бөртекне”алып, хәзерге вакытка ярак-лаштырабыз.80нче елларда безнең мәктәпнең дә методик темасы:“Проблемалы укыту өс-тендә эшләү”иде.Һәрчорның яхшы алымнарын күреп, дөрес итеп куллана белергә кирәк.
Иң зур игътибарны М. Мәхмүтов мәктәптә уку процессын үзгәртүгә, укучыларга шаблон буенча дәресләр үткәрүне туктатуга, укучыларда яңа материаллар өйрәнүгә пассив мөнәсә-бәтне үзгәртүгә һәм укучыларда мөстәкыйльлек һәм активлык уятуга юнәлдерә.Ул Казан, Мәскәү, Ленинградтагы тәҗрибәле укытучыларның дәресләрендә була, союздаш республи-калардагы  коллегалары белән киңәшә, Татарстанның бик күп авыл, шәһәр мәктәпләрендә-ге дәресләргә йөри, проблемалы укыту буенча мәктәп директорлары белән күп эксперимен-таль эшләр башкара. Дәресне яңача төзү идеяләрен гамәли исбатлау кирәк булганга, мәга-риф министры бер мәктәптә укытучы да була. Шулай итеп, тора-бара М.Мәхмүтов Татарстанда  укучыларның танып  белү активлыгын һәм мөстәкыйльлеген үстерү буенча тикше-ренүләр  инициаторы  һәм оештыручысы булып китә.Тәҗрибәле оештыручы сәләтен һәм халык мәгарифе өлкәсендәге фәнни хезмәтләрен бәяләп, Мирза Исмәгыйль улы СССРның педагогика фәннәре академиясе әгъзасы итеп сайлана. 1972 елда аның «Проблемалы укыту теориясе һәм практикасы» исемле монографиясе басылып чыга. Бу эшнең теоретик әһәми-яте шунда: анда, беренче тапкыр буларак, укыту процессын (проблемалы укытуны) яңа принципта төзү мөмкинлеген  бирә торган бербөтен система булуы күрсәтелә. Аның тео-риясе хәзерге көндә дә  актуаль.Теориясе ФГОС буенча укытуда яңартылган,заманага  яраклаштырылган һәм аны авыл укытучысы да, шәһәрнеке дә укыту процессында куллана. М.Исмәгыйль улы эшне оста оештыра белә торган кеше генә түгел, үзен тынгысыз галим итеп тә таныта.
Мин сөйләргә теләгән  өченче шәхес: математика укытучысы  Анатолий  Васильевич
Ефремов (1938-2014). Аны  танылган педагог-новатор, педагогик фәннәр докторы, академик, язучы, тарихчы, туган төбәк патриоты буларак, республикада гына түгел, бөтен  илдә яхшы беләләр. Мәскәүдә Бөгелмәнең педагог-галимен “бриллиант глубинки” дип атадылар. А.В. Ефремов Россиянең олуг галимнәреннән берсе П.И.Рычков турындагы хатирәләрне тор-гызуга үзеннән биниһая зур өлеш керткән зат.Үзенең педагогик эшчәнлеге дәверендә А. Еф-ремов математика фәне буенча сигез китап бастырып чыгара. Болар – дәреслекләр һәм ярдәмлекләр. Ә тагын туган як тарихына караган – алты, методика, дидактика буенча дүрт китабы бар. Ул Бөгелмәгә нигез салынуга 200 ел тулуга багышлап нәшер ителгән беренче китапның автордашыда. “Авыл  укытучысы  – 2018” конкурсының  3 нче этабында  дәрес биргәндә мәртәбәле жюри әгъзасы Хәмидуллина Камәрия Зиннур кызы минем дәрес турында:“Икенче дәресгеометрия булды. Мин үзем дә математик. Вәфия  Каримуллинаның дәресен математика укытучысы күзлегеннән  чыгып  карадым. Бик  ошады. Әлеге  фәнне өйрәтүе дә, балаларга“ачкыч”табуы да, XX гасырдан югалтмыйча  алып  килгән ( 80-90 нчы  елларда барлыкка килде, менә шулардан  алган  иң  алдынгы, тормыш  тарафыннан сыналган) алымнары  да”. Әйе, математика  укытучысы  буларак, минем  эш  өстәлемдә  А.В.Ефремовның  “Укучыларда  танып белү эшчәнлеген  үстерү” китабы ята. Һәм андагы алымнарны хәзерге көндә, яңа технологияләр белән беррәттән, мин  теләп кулланам. Укучыларга да бик ошый. Безнең максат:  Мәгариф өлкәсендәге бөек шәхесләрнең бай тәҗрибәсен куллану,киләчәк буыннарга да тапшыру.Р.Фәхретдин  әйтмешли:    “Балаларыбызны үзебез яшәгән заманга һәм башка заман өчен дә яраклы итеп укыту”.
 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ