Логотип Магариф уку
Цитата:

Рус телле балаларны мин ничек татарча сөйләшергә өйрәтәм

 Гөлсинә Габделәзәл кызы ӘХМӘТСАФИНА,Алексеевск районы Левашово урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Педагогик стажы – 20 ел. Күп белүгә караганда да, аз белде...

 Гөлсинә Габделәзәл кызы ӘХМӘТСАФИНА,


Алексеевск районы Левашово урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


Педагогик стажы – 20 ел.


Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.


 Галимҗан Ибраһимов



Мин – авыл укытучысы… Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы... шушы һөнәремдә 20 ел эшлим. Рус телле балаларны укытам.


Төп максатым – балаларны татар телендә аңлашырга, аралашырга өйрәтү. Шуның белән бергә үзләре яшәгән җиргә, төбәккә мәхәббәт уяту, туган җирнең тарихын өйрәнү анда яшәгән шәхесләрнең иҗаты белән кызыксыну , аларга карата ихтирам тәрбияләүне үземә бурыч итеп куйдым.


Хәзерге заман укытучысы нинди булырга тиеш соң? Рус балаларын татар телен теләп, аңлап, яратып, күңеле аша үткәреп өйрәнүе – минем эшемдә төп максат та, бурыч та, яңа технологияләрне өйрәнергә һәм дәрестә кулланырга зур этәргеч тә.


Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә һәм хәйран калам...


Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, татар телен теләп өйрәнсеннәр өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Дәреслек нинди генә булмасын, рәсемлеме, рәсемсезме, кызыклымы, авторы кем, теге я булмаса бу галимме, барыбер көткән нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы куйган максатына ирешә ала. Баланың берсе укытучы әйткән сүзне шул мизгелдә үк «эләктереп» алса, икенчесенә берничә тапкыр кабатларга кирәк, ә өченчесе исә проблемалы ситуацияләрне чишеп кенә теманы аңлауга ирешә. Дәрес темасын аңлатканда төрле алымнар кулланам. Урта сыйныф укучылары белән, традицион дәресләрдән тыш, уен-дәресләр, эзләнүле дәресләрне, проект яклау дәресләрен отышлы дип уйлыйм. Уенны бигрәк тә V – VI сыйныф укучылары ярата. Рус телле укучылар бик теләп уйнаганда татарча сөйләшәләр. Укучылар «кибетче» дә, «табиб» та, «укытучы» да була. Югары сыйныф укучылары өчен дәрес-дискуссия, проектлар төзү һәм яклау дәресләре, конференция, семинарлар үткәрү, үз фикереңне дәлилли белү, татар телендә әзерләнгән чыгышлар буенча нәтиҗәләр чыгару – югары нәтиҗәгә ирешүнең бер юлы. Өй эшләре биргәндә укучыларның мөмкинлекләрен искә алып, индивидуаль якын килү сорала. Укучы өчен өй эше кызыклы, файдалы булырга тиеш.


Өйдә күнегү эшләгәндә дәреслектәге биремне барлык балалар да тиешле дәрәҗәдә аңлап эшли алмый. Күнегүләрне төрләндереп бирәм. Укучылар бик теләп Интернет материаллары белән эшлиләр. Бирелгән тема буенча мәгълүматлар әзерлиләр һәм аларны яклап чыгалар. Балаларым актив, аралашучан, тәнкыйтьли дә беләләр, үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр. Балага үзен шәхес итеп тою бик мөһим. «Син бит булдырасың, балам!», – диюгә балага канатлар үсә, ул үзүсешкә ирешә. «Без булдырабыз», – дип елмаялар. Бу –бәхетле мизгелләр. Сәләтле балаларны күреп ала белергә һәм шәхси якын килергә кирәк. Сәләтле балаларга ярдәм итү һәм аларның талантларын, сәләтләрен үстерү укытучының бурычы. Үз эшемдә татар теленә, әдәбиятына аеруча кызыксыну уяту өчен төрле алымнар кулланам. Телевидение, радиотапшыруларын тыңлау, алар турында әңгәмәләр үткәрү рус балаларының сөйләм телен баеытуда бик отышлы алымнар, дип уйлыйм. Һәрбер дәрестә дә, сыйныфтан тыш чараларда да тәрбия әңгәмәсе урын ала. Мондый әңгәмәләрне мин укучыларның әхлак сыйфатларын үстерүгә ярдәм итәрлек итеп уздырырга тырышам.


Укытучы укучысының якын дусты булырга тиеш, аның белән бергә шатлансын ул, бергә кайгырсын, бәхәсләшсен, авыр вакытта булышсын. Һәркайсының – үз мөмкинлеге, үз дөньясы. Ә ул дөньяны җимерергә ярамый. Тышкы сыйфат белән эчке ихтыяр көче туры килмәсә, зур һәлакәт килеп чыгарга мөмкин, шунлыктан укучының эчке халәтен яхшы чамаларга кирәк. Без, татар теле укытучылары, балаларны маңгай күзе белән генә түгел, күңел күзе белән дә «укырга» өйрәтергә тиешбез.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ