Логотип Магариф уку
Цитата:

Саннарны гомумиләштереп кабатлау

(VI cыйныфның татар төркемендә электрон дәреслек кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)Гөлнар ХӘЙРУЛЛИНА,Балтач урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, дәреслек авторыРузия...

(VI cыйныфның татар төркемендә электрон дәреслек кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)


Гөлнар ХӘЙРУЛЛИНА,


Балтач урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, дәреслек авторы


Рузия ГАРӘПШИНА,


Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, дәреслек авторы


Дәреснең технологик картасы


























































































Максат1) сан  сүз төркеме турында өйрәнгәннәрне системага салу; язма һәм телдән сөйләмдә саннарны грамоталы куллана белү, саннарга морфологик анализ ясауны ныгыту.
2) иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү, күзәтү, хәтерләү, игътибар итү сәләтен үстерү.
3) туган телгә мәхәббәт, бер-берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык, К. Насыйри  иҗатына хөрмәт, үз сәламәтлегеңә сак караш  тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләрСүз төркеме буларак, саннарны таный, куллана һәм аларга морфологик анализ ясый белү,
Дәреснең тибыБелем һәм күнекмәләрне актуальләштерү дәресе.
Төп төшенчәләрСан, мөстәкыйль сүз төркеме, морфологик анализ
Предметара бәйләнешӘдәбият, рус теле, математика.
Эшне оештыру төрләреФронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эшләү
Материал һәм җиһазлауДәреслек (Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) 6 нчы с-ф / Р.К.Сәгъдиева, Р.М.Гарәпшина, Г.И.Хәйруллина. ‒ Казан: «Мәгариф‒Вакыт» нәшр., 2015. – 191 б.), электрон дәреслек, карточкалар, күнегүләр җыентыгы, презентация).
Дәрес этапларыУкытучы эшчәнлегеУкучы эшчәнлегеУниверсаль уку гамәлләре
(УУГ)
Оештыру, мотивлаштыруИсәнләшү. Уңай психологик халәт тудыруИсәнләшү. Дәрескә әзер икәнлекләрен күрсәтүКоммуникатив: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү
Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.Слайдтагы шигырь-табышмакны уку Проблемалы сорау кую. Дәреснең темасын һәм максатын хәбәр итү: саннар гарәп һәм рим цифрлары белән язылырга мөмкин, һәм аларны дөрес итеп уку һәм язу кагыйдәләре дә бар икәнТабышмакның җавабын табалар, дәрес темасын билгелиләр.
Укучылар К.Насыйринең кем икәнлеген әйтәләр. Сан дәресе белән бәйләнешне ачыклыйлар
Танып-белү: үзеңнең белем системасында ориентлаша белү
Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру1. Таблица буенча эшне аңлату.
2. 193 нче күнегүнең биремен укыту.
3. «Табышмак әйтәм – тап» уены
1. Таблица буенча саннарның дөрес язылышын һәм ясалышын искә төшерәләр.
2. Табышмакны уку, җавабын табу (чана, арба, ат), саннарга морфологик анализ ясау.
3. Телдән табышмакларга җавапларны табалар
Регулятив: кагыйдә, күрсәтмәләрне  истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу
Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану1. 194 нче күнегүнең биремен аңлату1. Күнегүнең биремнәрен эшләүКоммуникатив: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтү белү;
Танып-белү: фикерләүдә логик чылбыр төзү
2. 195 нче күнегүнең биремен аңлату, җавапларны тикшерү2 Саннарны дөрес итеп уку, алар белән җөмләләр уйлап язу
3. 196 нчы күнегүнең үтәлешен тикшерү3. «Артык» рәтне билгеләү
Электрон дәреслек буенча динамик пауза (ял минуты)
Белемне үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау1) 197 нче күнегүнең үтәлешен күзәтү; әхлак сыйфатлары хакында әңгәмә үткәрү;
2) электрон дәреслектәге тестны башкару турында күрсәтмә бирү;
3) тәрҗемә эшенә кхрсәтмә бирү
1) шигырьне сәнгатьле итеп уку, сүзлеккә игътибар итү, телдән  саннарга морфологик анализ ясау; фикер алышуда катнашу; электрон дәреслектән сүзлек диктантын язу, тикшерү, бәяләү;
2) тест башкару;
3) рецептны татарчага гына тәрҗемә итәләр
Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белү күнекмәләре формалаштыру, фикерләү сәләтен үстерү;
Регулятив: кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу
Өйгә эш бирү198 нче күнегүнең биремен аңлатуПроект эше башкаруШәхси: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау
РефлексияЭшчәнлеккә нәтиҗә ясау– Нәрсәне белә идем?
– Нәрсә яңалык булды?
Билгеләр кую

 Презентация.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ