Логотип Магариф уку
Цитата:

Сәйдәш җыры, Сәйдәш моңы!

(Сыйныф сәгате)Резеда ГАРИПОВА,Минзәләдәге 1 нче урта мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысыМаксат:−    күренекле композитор һәм дирижер Салих Сәйдәшевның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру;−   ...

(Сыйныф сәгате)
Резеда ГАРИПОВА,
Минзәләдәге 1 нче урта мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:
−    күренекле композитор һәм дирижер Салих Сәйдәшевның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру;
−    балаларда татар музыкасына карата кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү;
−    С.Сәйдәшев җырларына нигезләнеп, балаларга зәвыклы тәрбиясе бирү;
−    кеше тормышында музыканың роле, әһәмияте турында аңлату;
−    татар милләтенең сәнгать әһелләре белән кызыксыну теләген уяту;
−    укучылар күңелендә үз милләте белән горурлану хисе, милли хис тәрбияләү.
Җиһазлау: С.Сәйдәшевның портреты, С.Сәйдәшев җырлары һәм маршы язылган аудиоязма («Наемщик» драмасыннан Батырҗан ариясе, «Кызыл Армия маршы»), компьютер; С.Сәйдәшев турында әйткән фикерләр белән плакат; китаплар күргәзмәсе: 1) Салих Сәйдәшев турында истәлекләр / Төз. Р.Исхакова-Вамба, С.Сәйдәшева, З.Хәйруллина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980; 2) Еники Ә. Гөләндәм туташ хатирәсе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977; 3) Латыйфуллин М. Сәйдәшнең балачагы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990; 4) Сәлих Сәйдәшев. Әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000–2002 (2 том); 5) Салих Сайдашев / С.И. Раимова, З.Ш. Хайруллина. – Казань: Татар. книж. из-во, 1970.
Сыйныф сәгате барышы
Укытучы. Исәнмесез, укучылар. Бүгенге сыйныф сәгатебез башкаларыннан бераз аерылып торыр. 2014 ел Татарстанда һәм Россиядә Мәдәният елы буларак узды, шуңа күрә без сезнең белән күренекле, тарихыбызда һәм мәдәниятебездә зур эз калдырган шәхес турында сөйләшербез. Тактада аның портретын күрәсез. Кем икәнен таныдыгызмы? Сез әлеге шәхес турында ниләр беләсез?
Укучы. Бу – Салих Сәйдәшев портреты. Ул – композитор. Казанда аның музее бар. Мин анда апаларым белән барган идем.
Укытучы. Әйе, дөрес. С.Сәйдәшев – Татарстанның халык артисты, танылган композитор, дирижер һәм татар музыкасына нигез салучы. Ул 1900 елның 3 декабрендә Казанда туа. Бала туарга ике атналап кына вакыт калгач, аның әтисе Җамалетдин Сәйдәшев үлеп китә. Кечкенә Салихны әнисе һәм туганнары тәрбияләп үстерәләр. Әле нәни вакытында ук, Салих күңелендә музыкага мәхәббәт уяна, ишеткән көйләрен тиз хәтердә калдырып, ул гармунда уйнарга өйрәнү теләге белән яна. Әнисе Салихка гармун алып бирә. Күп тә үтми өйдә рояль тавышы яңгырый башлый. Бу сәләтләрне үстерүдә Салихның беренче җитәкчесе һәм укытучысы тәҗрибәле музыкант Заһидулла Яруллин зур роль уйный.
Укучылар, ә сез С.Сәйдәшевнең нинди әсәрләрен беләсез?
Укучы. «Әдрән диңгез», «Җырларым», «Без кабызган утлар», «Сандугач».
Укытучы. Яхшы, җырларын да беләсез икән. Укучылар, С.Сәйдәшев җырлар гына иҗат итмәгән, Казандагы Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында эшләгәндә, ул күп кенә спектакльләргә музыка яза һәм аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә татарларда музыкаль драма дигән яңа жанр барлыкка килә. Салих Сәйдәшев үзенең вокаль әсәрләре аша татар тамашачыларын беренче тапкыр ария, дуэт кебек әсәрләр белән таныштыра. Мәсәлән, «Кандыр буе»ннан Гөләндәм ариясе, «Наемщик» драмасыннан Гөлйөзем белән Батырҗан дуэтлары һ.б.
Ә хәзер, укучылар, без «Наемщик» музыкаль драмасыннан Батырҗан ариясен тыңларбыз. Җырны тыңлаган вакытта түбәндәге сорауларга җавап табарга тырышыгыз:
1. Җырда нәрсә турында сүз бара?
2. Әсәр нинди характерда язылган?
(Музыка яңгырый, укучылар сорауга җавап бирергә әзерләнәләр.)
Укучы. Бу җырда туган як турында сөйләнә. Әсәр моңсу, салмак характерда язылган. Чөнки Батырҗан туган иленнән читкә китә. Ул үзенең туган илен, аның басуларын, сабантуйларын сагына. Көй төсмерләре Батырҗанның бу кичерешләрен аңларга ярдәм итә.
Укытучы. Әйе, укучылар, дөрес җавап бирдегез. Аның әсәрләрендә халыкның иң күркәм сыйфатлары, иң мөкатдәс уй-теләкләре чагылган, аларда халыкның хисләре, кичерешләре гәүдәләнгән. Салих Сәйдәшев җыр һәм музыкаль драмалар язу белән генә туктамаган. Алардан кала аның инструменталь әсәрләре дә бар. Инструменталь әсәрләре белән ул татар музыкасына увертюра, балет сюитасы, марш кебек яңалыклар алып килә. Алар арасында иң популяр маршларның берсе – «Кызыл Армия маршы» (Совет Армиясе маршы). Ул көйне Салих Сәйдәшев Казандагы беренче укчы полкка багышлап 1929 елда иҗат итә. Әлеге әсәре өчен ул исемле алтын сәгать һәм мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ә хәзер әйдәгез шушы маршны тыңлап үтик.
(Марш яңгырый, барысы да тыңлыйлар.)
Укытучы. Укучылар, сезнең бу көйне кайларда ишеткәнегез бар?
Укучы. Бу көйне минем парадта, бәйрәмнәрдә ишеткәнем бар.
Укытучы. Бу марш – Татарстанның музыкаль бизәге. Кеше кая гына барса да, Туган иле, Сәйдәш моңнары аның күңелендә йөри. Чөнки Сәйдәш көйләре көчле, моңлы, халыкчан. Чыннан да, укучылар, Салих Сәйдәшев – татар халкының иң сөекле, иң данлыклы, иң күркәм, моңга, сагышка бай мираслы композиторы. Аның исемен Г.Тукай исеме белән тәңгәлләштерәбез, чөнки ул – татар профессиональ музыкасына нигез салучы, бөтен дөньяга татар моңын танытучы, халык иҗатына һәм милли мәдәнияткә таянып, татар музыкасын югары сәнгатьле, үлемсез, гүзәл әсәрләр белән баетучы.
Тормыш юлы аны кайларга гына илтмәгән. Татар язучылары белән бергә Салих Сәйдәшев Грузия, Әрмәнстан, Әзербайҗан, Дагыстан, Украина буйлап сәяхәт итә, Әстерхан, Мәскәү калаларында, Ялтада Г.Ибраһимов янында була.
1954 елның 8 маенда Алабуга дәүләт педагогия институты ачылуга багышланган тантанада С.Сәйдәшев бер төркем мәдәният эшлекләре белән бергә дәрәҗәле кунак буларак катнаша. С.Сәйдәшевның Алабуга җирендә булуына багышлап, шагыйрә Гөлзадә Әхтәмова шигырь язган.
Салих Сәйдәшевка багышлап бик күп китаплар язылган. Аларның кайберләре белән минем сезне таныштырасым килә.
(Укытучы китаплар күрсәтә, кыскача аларның эчтәлеген сөйли.)
– Укучылар, без бүген татар профессиональ музыкасына нигез салучы композитор Салих Сәйдәшевның тормышы, иҗат юлы, аның кайбер әсәрләре белән таныштык. Ул нинди жанрларда иҗат иткән?
Укучы. Ул җыр, музыкаль драма, инструменталь көйләр иҗат иткән.
Укытучы. Дөрес, бик яхшы. Салих Сәйдәшев татар музыкасына тагын нинди яңалыклар алып килгән?
Укучы. Ул увертюра, балет сюитасы кебек яңалыклар алып килгән.
Укытучы. Аның инструменталь әсәрләреннән кайсысы иң популяр булган? Ул аның өчен мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
Укучы. Аның иң популяр әсәре – Совет Армиясе маршы.
Укытучы. Әйе. Ә хәзер М.Хөсәеннең «Сәйдәш моңнары» дигән шигырен укыйк. Кайсыгыз укырга тели?
(Бер укучы кулын күтәрә һәм укый.)
Укучы:
Уйный Идел дулкынында
Кояш нурлары.
Кояш нурларыннан җылы
Сәйдәш моңнары.
Сагыш белән тибрәнгәндә
Йөрәк кыллары.
Иң әйбәт юаныч безгә
Сәйдәш моңнары.
Дәртле җырдан ләззәт ала
Хезмәт уллары.
Күңелләрдән мәңге китми
Сәйдәш моңнары.
Укытучы. Укучылар, мин сезгә шушы матур шигырь юлларын ятларга тәкъдим итәм һәм күңелләрегездә Сәйдәш моңнарын калдырырсыз дип ышанам. Ә инде шигырьне иң матур итеп сөйләгән укучыга Салих Сәйдәшевның аудиоязмасын бүләк итәрбез. Хәзер тактадан шигырьне күчереп алыгыз.
(Укучылар шигырьне күчерәләр, звонок яңгырый.)
– Сыйныф сәгатебез тәмам. Чыгарга мөмкин.
Магариф.РФ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ