Логотип Магариф уку
Цитата:

Сәләтсез бала булмый, тик...

Николай ГРИГОРЬЕВ, Зәй районы Югары Налим урта мәктәбенең биология һәм химия укытучысыПедагогик стажы 32 ел Тәрбия эшендә уңышка ирешергә теләсәң, укучыңны ихтирам ит.Р.ЭмерсонҺөнәрләрнең ниндиләре ге...

Николай ГРИГОРЬЕВ,
Зәй районы Югары Налим урта мәктәбенең биология һәм химия укытучысы
Педагогик стажы 32 ел
 

Тәрбия эшендә уңышка ирешергә


теләсәң, укучыңны ихтирам ит.


Р.Эмерсон


Һөнәрләрнең ниндиләре генә юк. Хәзерге вакытта һәр кешегә үзенә ошаган һөнәрне сайлап алу мөмкинлеге бар. Ләкин аны дөрес сайлый белергә дә кирәк. Һөнәрләрне дөрес сайларга безне өйрәтүче дә – укытучы.


Укытучы һөнәрен сайлавыма менә инде 32 ел вакыт үтеп китте. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан бирле авыл мәктәбендә балаларга география, химия, биология предметларын укытам. Минем мәктәптә эшләү елларында авыл мәктәпләре өчен дә нинди генә үзгәрешләр булмады. Дөрес, авыл мәктәбенең үзенә генә хас прблемалары бар: сыйныфларда балалар саны кимү, методик әсбапларның аз булуы, укыту программаларының еш кына алышынып торуы, мәктәпләрнең ябылуы, укучыларның иртән торып мәктәп автобусларында күрше авыл мәктәпләренә укырга йөрүе. Ләкин нинди генә проблемалар булса да без укытучылар бүгенге көн тәлапләренә яраклаша ала торган шәхес тәрбияләргә тиеш. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары  (ФДББС) заман укытучысыннан укыткан предметын яхшылап белү белән бергә, үзендә башка бик күп төрле компетенцияләрне формалаштыруны таләп итә. Болар өстенә ФДББС таләпләрен, укыту процессының методикасын, заманча укыту технологияләрен белү мөһим урын алып тора


Авыл мәктәбендә эшләүнең үзенә генә хас булган өстенлекләре бар. Без табигатькә якын. География, биология дәресләрен безгә еш кына табигатьтә үткәрергә туры килә. Мең тапкыр ишеткәнче бер тапкыр күрүең яхшырак. Якында урман, буалар, чишмәләр, калкулыклар һәм башка табигать объектлары. Кайсы шәһәр укучысының аларның барысын да үз күзләре белән күрү мөмкинлеге бар? Авыл мәктәбендә эшләвем белән мин горурланам гына.


XXI гасырда яшибез. Безнең үзебезнең укыту методикасы да камил. Шулай да, чит илләрнең тәрбия-белем бирү тәҗрибәләрен өйрәнү йөзеннән, аларның алдынгы укыту технологияләрен дә үзләштерергә туры килә. Шулар арасында иң киң таралганы – Сингапурдагы укыту технологиясе. Авыл укытучылары башта дәресләрне сингапур структураларына нигезләнеп төзүдән куркып калды. Чөнки сыйныфларда балалар саны аз. Эшне дөрес оештырганда аз укучылы сыйныфларда да бу технология белән эшләп була икән. Яңага күчү бик авыр, күнекмәгән эшне башкару, бигрәк тә үзеңне үзгәртеп кору авырлык белән бара. Заман белән бергә атлыйм дисәң, укытучыга бер генә адымга да артка калу килешми. XXI гасыр укытучысына таләпләр дә катгый: бала мөстәкыйль фикер дә йөртә белсен, аны ачык итеп дәлилләсен, эшен дә дөрес оештырсын... Балаларда лидерлык сыйфатлары да чагылыш тапсын өчен үземәдә күп эшләргә туры килә.


Хәзерге заман укучылырына үзара аралашу җитми. Укучылар көн буе бер-берсенең аркасына карап утырып, ничек сөйләшә белсен, ничек бүлдермичә тыңларга, кимсетмичә тәнкыйтьләргә өйрәнсен?! Сәләтсез бала юк, ә балада булган сәләтне ачу минем төп бурычым. Уйлана торгач, мин үстерелешле педагогик ателье технологиясенең нигезләрен өйрәнә башладым. Балаларым актив, аралашучан, тәнкыйтьли дә беләләр, үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр. Ә бит кеше ялгышларын күрә-күрә, төзәтә-төзәтә үсешкә ирешә.


Балага үзен шәхес итеп тойдыру, ул эшләрдәй эшләрне, беркем дә аннан башка аннан яхшырак эшли алмаячагына төшендерү – минем төп педагогик фикерем. Әлеге технологиягә нигезләнеп эшләү укучыларны иҗади фикер йөртергә, мөстәкыйль уйларга өйрәтә.


Бер яктан уйлап карасаң, авыл укытучысы булу җиңел түгел. Чын укытучы булыр өчен гомер буе үзеңә дә гомер буе укырга, өйрәнергә, балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәк. Шул вакытта гына хезмәтеңнән ямь табып эшлисең.


Язмамның ахырында күренекле алман педагогы Фридрих Адольф Вильгельм Дистервег сүзләрен китерәсем килә: “Начар укытучы дөреслекне табып бирә, ә яхшы укытучы дөреслекне табарга өйрәтә”.



 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ