Логотип Магариф уку
Цитата:

Сәяхәт...

(Рус төркемендә бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. VI сыйныф)Рамил ГАЙНУЛЛИН,Югары Ослан районы Иннополис лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы, «Ел укытучысы ‒ 2016» республика бәйгесенең «Иң яхшы...

(Рус төркемендә бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. VI сыйныф)


Рамил ГАЙНУЛЛИН,


Югары Ослан районы Иннополис лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы, «Ел укытучысы ‒ 2016» республика бәйгесенең «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә җиңүче


 


Максат:


1) яңа сүзләр һәм җөмлә калыбы белән таныштыру, аларны сөйләмдә куллану күнекмәләре булдыру;


2) укучыларның сөйләм әдәбен үстерү;


3) туган якны хөрмәт итү хисләре тәрбияләү.


Универсаль уку гамәлләре (УУГ) формалаштыру


Регулятив: укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; бәйләнешле сөйләм, үз фикерләрен һәм җавапларын телдән матур, дөрес итеп әйтә белү; кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу.


Танып белү: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү; сөйләм калыпларына нигезләнеп җөмлә төзү күнекмәләрен булдыру.


Коммуникатив: үз фикерен тулы һәм төгәл итеп әйтә белү; бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү; тыңлый белә, фикер алышуда катнашу.


Шәхси: үзең алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү, тормышта үз урыныңны күзаллый башлау.


Дәрес тибы: бәйләнешле сөйләм үстерү.


Материал һәм җиһазлау: дәреслек (Татар теле. V сыйныф. Рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы / К.С.Фәтхуллова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014), Сөйләм калыпларына нигезләнеп, татар теленә өйрәтү технологиясе / Н.В.Максимов. ‒ Казан: Татар. кит. нәшр., 2015; презентация, проектор, экран, аудиоязма.


Дәрес барышы



  1. Оештыру өлеше


«Марио» уеныннан музыка уйный. Укытучы сыйныфка сәяхәтче образында килеп керә, рюкзактан 5 предмет чыгара: карта, күлмәк, күзлек, акча, сөйләүлек.


Хәерле көннәр, укучылар! Сезне күрүемә бик шатмын.



  1. Уку мәсьәләсен кую


Укучылар, сезнеңчә мин кем? (Турист, путешественник, укытучы, ...)


Әйе, сезнең вариантлар барысы да дөрес. Ләкин мин хәзер турист образында. Турист татарча ничек була икән? (...?)


Алайса «путешествие» сүзе татар теленә ничек тәрҗемә ителә? (Сәяхәт.)


Кайсы кушымчалар безгә кешенең һөнәрен, шөгылен билгеләргә булыша? (-чы/-че кушымчалары.)


Әйе, бик дөрес. Хәзер яңа сүз ясыйбыз. (Сәяхәт+ -че → сәяхәтче.)


Мин бүген сәяхәтче образында һәм дәресебезнең темасы «Сәяхәт». 1‒2 нче слайдлар


III. Уку мәсьәләсен адымлап чишү


1 нче адым


Безнең дәрестә аралашу чарасы менә бу кыңгырау булачак. Кыңгырау тавышын ишетсәгез, игътибарыгызны миңа юнәлтәсез. Димәк, игътибар. (Кыңгырау тавышы.)


Укучылар, өстәлләрегездә чиста ак кәгазь битләре ята. Шуларны алып, минем кебек бөкләгез (согните). (Укытучы кәгазь битеннән Фрейер моделен ясый. Кыңгырау тавышы.) Сезнең кәгазь бите уртасында ромб фигурасы килеп чыкты. Шул фигура эченә сез хәзер бүгенге числоны һәм дәресебезнең темасын язып куясыз. (3 нче слайд) Булдырдыгыз, бик яхшы.


Димәк, без бүген шушы теманы үзләштерер өчен:


1) яңа сүзләр белән танышырбыз;


2) татар теленә хас җөмлә калыплары белән танышырбыз;


3) минем кебек сез дә сәяхәтче образына керерсез.


Ә менә хәзер мин рюкзагымнан чыгарган, һәр сәяхәтчегә кирәкле предметларның русча атамаларын (карта, рубашка, очки, деньги, разговорник) ак битегезнең өске сул почмагына (на верхнем левом углу) язып куегыз. (Укытучы һәр предметны, өстәлдән алып, укучыларга күрсәтә бара.)


Өске уң почмакта (на верхнем правом углу) сүзләренең инглизчә тәрҗемәсен язарга тырышыгыз. Сезгә 30 секунд вакыт бирелә.


Ә хәзер аскы сул почмакта (на нижнем левом углу) шушы ук сүзләрнең татарча тәрҗемәсен язарга тырышыгыз. Шулай ук 30 секунд вакыт бирелә.


Әйдәгез, бергәләшеп, сүзләрнең тәрҗемәсен тикшереп алыйк. (Укытучы бер-ике укучыдан сүзләрнең тәрҗемәсен сорый: «Син инглизчә нинди сүзләр яздың, ә син татарча нинди сүзләр яздың?».)


Аскы уң почмакта (на нижнем правом углу) үзегезнең белемегезгә статистика ясыйсыз (кыңгырау тавышы).


Аңлату. Русча ничә сүз бирелде? Шуларның ничәсен татарчага, ничәсен инглиз теленә тәрҗемә иттегез? Саннарны татар телендә сүзләр белән языгыз (кыңгырау тавышы).


Шушы сүзләрнең дөрес тәрҗемәсен һәм дөрес язылышын тактага карап тикшерә аласыз һәм белмәгән тәрҗемәгезне язып куегыз. 4 нче слайд


Укучылар, тәҗрибәле сәяхәтче буларак, сезгә тагын  кирәкле ике сүз тәкъдим итәм: сувенир (һәдия) һәм путеводитель (юл күрсәткеч). 5 нче слайд


(Интерактив тактада сүзләр өч телдә бирелә. Укытучы сүзләрне инглизчә, татарча әйтеп китә (кыңгырау тавышы), аннары ике яңа сүзне кабатлата.)


Физкультпауза. Туп уены.


Укучылар, әйдәгез ял итеп алыйк. Мин берегезгә туп ыргытам һәм шушы сүзләрнең берсен рус телендә әйтәм. Тупны тотучы шул сүзнең татар телендә тәрҗемәсен әйтергә тиеш. Аннары ул шулай ук, русча сүз әйтеп, тупны икенче укучыга ыргыта. Уенны шул рәвештә дәвам итәбез. (Бер-ике сүз белән уйнагач, чиста 6 нчы слайд ачыла. Уен азрак кыенлаша. Тактадан бу сүзләр югала (игра усложняется, подсказку убираю). Уен бер-ике минут дәвам итә.) Булдырдыгыз, балалар. Рәхмәт.


2 нче адым


Соңгы вакытта мин, укучылар, күбрәк Россия буенча сәяхәт итәргә тырышам һәм шул ук вакытта татар телендә аралашырга яратам. Миңа туган илебездә татарлар күпләп яшәгән урыннарны әйтеп китә аласызмы? (Татарстан, Башкортостан, Марий Эль, Кырым, ...)


(Укучылар Кырымны әйтмәсәләр, искә төшерә алмасалар, «Әйе, болар барысы да дөрес, ләкин минем диңгездә су коенасым, кояшта кызынасым һәм шул ук вакыттта татарлар белән дә аралашасым килә» кебек җөмләләр белән юнәлеш бирергә кирәк.)


О-о-о, бик зур рәхмәт. Таптым, таптым... Минем киләсе сәяхәтем Кырымга булачак.


‒ Укучылар, Сез миңа булыштыгыз, ә хәзер мин сезгә ярдәмгә киләм: бер минут эчендә татар телендә сөйләшергә өйрәнү серен ачам. Ышанмыйсызмы? Мин үз сүземдә тора торган кеше. (Кыңгырау тавышы. Балалар тактага карый. 7 нче слайд)


Тәкъдим ителгән сорауларга, билгеле бер тәртиптә җавап биреп, татар телендә төгәл, матур сөйләшергә өйрәнәсез. Сезнең кәгазь битләренең икенче ягында да әлеге схема күрсәтелгән. Әйдәгез, Кырымга сәяхәт итү турында схема буенча җөмлә төзеп карыйк.
































Җөмлә калыбы
Кем?Без
Кайчан?җәен (җәй көнендә)
Кайда?Татарстаннан
Кая?Кырымга
Нигә?ял итәргә (ял итү өчен)
Нишли?барабыз

Көтелгән нәтиҗә. Без җәен (җәй көнендә) Татарстаннан Кырымга ял итәргә (ял итү өчен) барабыз. (Кыңгырау тавышы.)


Укучылар, әйдәгез әле, әлеге җөмләне барыбыз бергә кабатлап алыйк. (Укучылар белән бергә шул җөмлә кабатлана.)


Укучылар, сернең нәрсәдә булуы, ягъни татар телендә калыпларга нигезләнеп җөмлә төзү принцибы аңлашылдымы? Шулай икән, кәгазь битләрендә үзлектән ике җөмлә язып куегыз. 1 минут вакыт бирелә. (Берничә укучы җөмләләрен әйтеп карый.)



  1. Белемнәрне тормыш ситуациясендә куллану


Бүген без яңа сүзләр өйрәндек, сөйләм серенә дә төшендек, әмма сез, үзегезне сәяхәтче образында тоеп карамыйча, чын сәяхәтче була алмаячаксыз. Әйдәгез, җәйге сәяхәтебезне күз алдына китереп карыйк әле. (8 нче слайд. Кырымның истәлекле урыннары.) Парталарыгыз астында һәрберегезнең роле (фотога төшерүче, кафе хуҗасы, сувенирлар (һәдия) сатучы) билгеләнгән кәгазьләр куелган: ролегез һәм күрсәтмә (инструкция) белән танышыгыз. (Балалар инструкцияне укыйлар. Кыңгырау тавышы.) Ролегезгә карап, тиешле почмакка барып басыгыз (бер почмакка ‒ «җирле халык », ә икенче почмакка «сәяхәтчеләр » дип язып эленгән).


‒ Әйдәгез, балалар, рольләрегезне башкарып карагыз әле. (Укучылар уйныйлар. Кыңгырау тавышы) Укучылар, урыннарыгызга утырыгыз! Бик зур рәхмәт. Кәефләрегез ничек? (Рәхмәт, шәп.)


III. Рефлексия



  • Бүген мин дәрестә ... белдем. / Сегодня на уроке я узнал ...

  • Миңа ... кызык булды. / Меня удивило ...

  • Мин ... эшли беләм. / Мне удалось ... 9 нчы слайд

    IV.Өйгә эш бирү.


Чит илгә сәяхәтегез турында кечкенә хикәя язып килергә.


Сез бик белемле, сәләтле, иҗади балалар икәнсез. Миңа сезнең белән эшләргә кызык булды. Сау булыгыз!


Презентация.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ