Логотип Магариф уку
Цитата:

Танып-белүгә бердәнбер юл...

(Дәрескә мотивлаштыру осталыгы тәкъдим ителгән мастер-класс)Гөлнара МӨБИНОВА,ана теле һәм әдәбияты укытучыларының «Туган тел – 2016» Бөтенроссия мастер-класслар бәйгесендә I урын алган Теләче районы О...

(Дәрескә мотивлаштыру осталыгы тәкъдим ителгән мастер-класс)


Гөлнара МӨБИНОВА,


ана теле һәм әдәбияты укытучыларының «Туган тел – 2016» Бөтенроссия мастер-класслар бәйгесендә I урын алган Теләче районы Олы Нырсы урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


 


Материал һәм җиһазлар: таратма карточкалар, савыт белән 8 диңгез кабырчыгы, савыт белән су һәм карлыган ботагы; өстәлгә куела торган язулар: «Шагыйрь», «Рәссам», «Композитор», «Галим»). аудиоязма («Тыңлачы, сандугач» җырыннан (И.Юзеев сүзләре, Р.Ханнанов көе) өзек), презентация, проектор, экран.


Мастер-классның барышы


– Хәерле көн, хөрмәтле хезмәттәшләр! Минем бүген сезнең белән Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре кысаларында үткәрелә торган заман дәресенең мотивлаштыру этабы турында тәҗрибә уртаклашасым килә. Гадәттә, дәрескә әзерләнгәндә, мин үз-үземә шундый сораулар куям:



  1. Дәреснең максатларын ничек билгеләргә һәм ул максатларга ничек ирешергә?

  2. Балалар эшчәнлеген һәм үз эшчәнлегемне ничек оештырырга?

  3. Ничек итеп укучыларның уку, танып–белү мотивациясен активлаштырырга?


Шуларны истә тотып, Сезнең игътибарга тәкъдим ителә торган мастер-классның темасы («Танып-белүгә бердәнбер юл – эшчәнлек») һәм максаты (1) мотивлаштыру төшенчәсенә аңлатма бирү, аның уңай алымнарын тәкъдим итү; 2) мотивалаштыруны дәреснең һәр этабында да куллану мөмкинлеген күрсәтү) билгеләнә.


Һәркайсыбыз белә: дәрестә укучыларның танып-белү эшчәнлеге тиешенчә оешсын өчен, дәресне «кабызып җибәрергә» кирәк, моның өчен  башкарыласы һәр эшнең укучыны кызыксындыра алырлык мотивы һәм максаты булырга тиеш. Дәрестә һәр балага үз урынын табарга мөмкинлек бирә торган, мөстәкыйльлек, ягъни үз инициативасын күрсәтә һәм үз сәләтләрен ача алырлык, ирекле аралашырлык мохит тудырырга кирәк.   «Мин моны белмим», «Бу миңа аңлашылмый», «Минем барып чыкмый» кебек фикерләр укучыда нәкъ менә «Мин бит боларны белергә телим» дигән уйны һәм эчке импульсларны уятып җибәрә алырлык мотивация булдыру зарур. 3 нче слайд


– Заман дәресен мотивация белән тәэмин итү укытучының осталыгыннан тора. Ул һәр дәрестә көтелгән соңгы нәтиҗәгә ирешергә тиеш. Мәсәлән, экрандагы поезд яисә җир иярчене ай турындагы 10–15 секундлык видеосюжет белән мин, бик җайлы гына итеп, бер-бер артлы иярүле күп иярченле кушма җөмлә яисә иярченле кушма җөмлә темасын укучыларның хәтеренә сала алам. 4 нче слайд


– Заман дәресен мотивация белән тәэмин итүдә 7 фактор билгеләнә. Әйдәгез, без аларның кайберләрен гамәлдә карап китик. 5 нче слайд



  1. Дәрестә уңай мохит тудыру, теманы актуальләштерү алымнары


– «Хәерле көн укучылар сезгә.


Хәерле көн булсын ил-җиремә,


Хәерле көн булсын һәммәбезгә» дигән матур теләкләр белән дәресемне башлап җибәрәм һәм табышмак тәкъдим итәм.


Һәркөн иртән уянуга,


Башны шуңа борырсың.


Аны күрүгә, шатлыктан,


Син елмаеп торырсың. Нәрсә ул? (Кояш)


– Әйе, кояш. Тик бүген нишләптер кояш безне сөендерми әле, болытлар арасында адашкан. Әйдәгез, укучылар, күк йөзендәге кояш кебек елмаеп, бер-беребезне сәламләп алыйк. Мин сезнең һәрвакыт шулай шат йөзле, көләч  булуыгызны телим. 6 нчы слайд


– Балалар, бүген мин, мәктәпкә килгәндә, бер хәлгә тап булдым. Асфальтта бер карлыган ботагы ята иде. Мин аны кызгандым да монда алып килдем. Менә ул. Әйтегез әле, бу ботак нишләгән?


Көтелгән җавап. Сынган, өзелгән, туңган.


– Әйе. Әйдәгез, без аны сулы савытка утыртыйк, тәрбиялик. Аннан туфракка күчерербез. Ул нишләр?


Көтелгән җавап. Тамыр җибәрәчәк, үсеп китәчәк, җимешләр бирәчәк, безне куандырачак.


– Балалар, экрандагы сүзләргә игътибар итик һәм аларны узган дәрес материалы белән бәйләп карыйк. Аларны нәрсә берләштерә?


Көтелгән җавап. Бу сүзләр – төрле заман формасындагы хикәя фигыльләр.


– Димәк, бүген дәрестә без нишлибез?


Көтелгән җавап. Без хикәя фигыльнең заманнарын ныгытабыз. 7 нче слайд



  1. Гомумиләштерү дәресләрендә укучылар эшчәнлеген активлаштыру


– Укучылар, без сезнең белән узган дәрестә «Исем» темасын өйрәнүне тәмамладык. Бүген алган белемнәребезне кабатлап ныгытырбыз. Моның өчен без елга янына «Исем патшалыгы» өчен кабырчыклар җыярга барачакбыз. Ләкин кузгалганчы, экранга күз салыйкчы. Анда тиен, сөенә-сөенә, үзенә чикләвекләр җыя. Чикләвекләр аңа нәрсәгә кирәк? Ул аларны ни өчен җыя? 8 нче слайд


Көтелгән җавап. Ашар өчен.


– Бик дөрес. Тиен, кышын үзенә ашар өчен, азык туплый. Хәзер сезгә дә менә бу матур савытка елга кабырчыклары җыярга кирәк булачак. Әйдәгез, минем яныма бер-ике укучы чыгыгыз әле. Без нәрсәгә җыябыз икән соң аларны? Ни өчен тиен күп җыйды, ә без бары тик 8 кабырчык кына табып алачакбыз? Үзегез җыясыз, үзегез уйлыйсыз. Ә мин сезгә ярдәмгә килим.


Сигез тартмачыкка ия


Исем дигән патша булган,


Аларда саклаган ул


Мөһим сигез  әйберне:


Берсе килеш, берсе тартым,


Берсе сан, ә башкаларын


Сез әйтергә тиеш түгелме?


Көтелгән җавап. 1. Сүз төркеме ягыннан исем булу. 2. Ялгызлык, уртаклык исем. 3. Күплек, берлек саны. 4. Тартымы. 5. Килеше. 6. Кайсы сүзне ачыклавы. 7. Нинди җөмлә кисәге булуы. 8. Ясалышы буенча төре. 9 нчы слайд


– Дөрес, балалар, сез исемгә хас грамматик категорияләрне җыйдыгыз. Нинди максат белән дип уйлыйсыз?


Көтелгән җавап. Исемгә морфологик анализ ясар өчен.


III. Яңа материалны беренчел ныгыту алымнары


– «Сыйфат» темасын өйрәнгән дәрестә укучы бу сүз төркеменең билге белдерүен, ә билге дигәндә тәм, төс, форма, характер һ.б.төшенчәләрнең күздә тотылуын аңлап калырга тиеш. Без моны рольле уен аша билгеләргә тырышачакбыз. Гамәли эшне башкару өчен, 4 төркем кирәк булачак. Алар – шагыйрьләр, рәссамнар, галимнәр, композиторлар. 9 нчы слайд (Укучыларга язар өчен ак битләр өләшенә.)


– Балалар, җәйге болынны күз алдына китерик әле. Рәхәт, җылы. Дәрес әзерлисе дә юк. Болын уртасында кыңгырау чәчәк бар. Әйдәгез, күзәтәбез: кыңгырау чәчәк нинди? Игътибар белән күзәтегез, фикерләрегезне язарга туры киләчәк. 10 нчы слайд





























РәссамШагыйрьГалимКомпозитор
шәмәхәялгызозын сабаклымоңлы
яшелискиткечтаҗлыаһәңле
зәңгәрматурчуклынәфис

11 нче слайд


– Укучылар, әйдәгез, бу сүзләрне бергә туплыйк һәм ачыклыйк: аларны нәрсә берләштерә.


Көтелгән җавап. Бу сүзләр сыйфат сүз төркеменә карый һәм предмет яки затның билгеләрен белдерәләр.


– Әйе, сыйфатлар предмет яки затны төсе, тәме, формасы, характеры, массасы, исе һ.б. ягыннан ачыкларга мөмкиннәр.


Нәтиҗә.


– Укучыларны танып-белү эшчәнлегенә мотивлаштыру нинди дәрес яисә дәреснең кайсы этабы булуга карамастан бик мөһим. Мотивацияне куллану материалны аңлату, ныгыту, гомумиләштерү дәресләрендә һәм һәр дәреснең яңа теманы беренчел ныгыту этабында нәтиҗәле. Моның өчен безгә, укытучыларга, һәрдаим белемебезне күтәрү юнәлешендә максатчан эшләргә, балаларны һәм укыткан предметыңны яратырга һәм бар фантазияңне эшкә җигәргә генә кирәк. 12 нче слайд


Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


Презентация.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ