Логотип Магариф уку
Цитата:

Тапкырларга – табышмак

«Эссе»дән мин янам. Укысам үз телемдә бер дастан, Сөенә күңелем ихластан.

Бабам минем Мортаза  – димәк, Мортазин булам,
Исемем Юныс – гарәпчәдән “күгәрчен”, шуңа яшимен гөрләп.
Атам исеме Ибраһим – пәйгамбәрләрдән килгән,
Милләтем вә динем дип, ирләр түбәтәй кигән.
Тусам да мин Аксубайда – Чәтрән дигән карьяда,
Яшьлек дәрте, эзләнүләр йөретмәде кайларда.
Яшимен мин Зәй ягында, якын гына Сарманга,
Сармашбашым мәчет төзеп гөрләде бу арада.
Ямьле яклар – Зәй яклары, текә таулы Налим буйлары,
Укый безнең мәктәпләрдә Сармашбашның кызлары һәм уллары.
Белем алдым изге йортта, күкләрдән иңде бәхет,
Ибраһим белән Хөсәенгә куелган анда “мәрмәр тәхет”.
Колач җәеп каршы алды, без яшьләрне белем йортлары,
Хезмәт белән үттек озын юлны, тормыш ваклыклары безне йотмады.
Нух пәйгамбәр көймәсендә, башланды безнең дәрес,
Кыйтгалардан океаннарга юлларны беләбез хәзер.
Сентябрьдә дәресләр үтте пирамидалар янында,
Ә май җиткәндә һәрчак кайттык Татарстаныбызга.
Болгар, Биләр, Алабуга, Зәй төбәген айкадык,
Җәйләр җиткәч, әрәмәдән, тугайлардан кайтмадык.
Үзебезгә оештырдык бик кечкенә бер музей,
“Кырыктартмачы” сандыгыдай килеп чыкты шул музей.
Көзләр, кышлар белем йортларында гөжләде безнең тормыш,
Зирәклектә, җитезлектә сыналды күпме язмыш.
Утыз сигезенче язны каршы алам,
Минем өчен яңгырар соңгы кыңгырау.
Төннәр буе йоклый алмый ятам,
Һаман борчый мине бер сорау.
Ташкын булып керде үзгәрешләр,
Сынауларга өстәлде мең сынау.
Дәрес саен сорау, һәр көн саен сорау,
БДИлар, ГИАлар... – каян чыгып тора бу сорау.
Барда яхшы, заманалар һаман алга бара,
Тик сорауларга каршы туа мең сорау.
Бала күңеле, аның нечкә хисе –
Шушы сораулардан калмасмы соң саңгырау?
Яңалыклар яклы мин үзем дә,
Тик күңелемдә һаман шул сорау.
Көн дә яңа метод, яңа технологияләр
Күтәрә алырмы соң боларны яшь иңнәр?
Тимер-томыр, зур гигантлар өчен
Яңа методлары күп чыгар.
Тик сабыйлар өчен алар артык тиз бит,
Бала ул басымга белмим ничек чыдар?
Тагын мине шушы сорау борчый,
Кандалыйлар, Мәрҗаниләр, Насыйрилар сыман
Яшәрләрме алар мең еллар?
Ә Иж-Бубый, Хөсәения, Галия һәм Мөхәммәдия,
Болар бит шул ук татар дөньясы –
Тәҗрибә эзләп, йөрисе түгел ерак,
Алардан үрнәк алган француз һәм Гыйрак.
Уяу булдык һәрчак, бирелсәк тә кайчак хисләргә,
Онытмадык, төгәл булдык, белдек кайсын, кайчан эшләргә.
Куллардагы нәфис гөлләргә без, сулар сиптек, бирдек яктылык,
Туңсак туңдык, тик аларны тоттык җылытып.
Гөрләп үтте тормыш мәктәпләрдә,
Язмыш безне, бала чакта яшәтте.
Шау-гөр килгән бала тавышлары,
Картайтмады, әйтерсең лә безне яшәртте.

Юныс Ибраһим улы МОРТАЗИН, Зәй районы Сармашбаш төп мәктәбенең I квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы 

Фото: "Татар-информ"

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ