Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар әдәбиятыннан БРИ: үзенчәлеге һәм проблемалар

Нурфия ЙОСЫПОВА, КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты. Биремнәрне башкару өчен күрсәтмәТатар әдәбиятыннан бердәм республика имтиханы 3 бүлектән гыйбарәт. Язма эш өчен 4 сәгать ( 235 минут) вакыт б...

Нурфия ЙОСЫПОВА, КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты. 


Биремнәрне башкару өчен күрсәтмә


Татар әдәбиятыннан бердәм республика имтиханы 3 бүлектән гыйбарәт. Язма эш өчен 4 сәгать ( 235 минут) вакыт бирелә, вакыттан мөмкин кадәр дөрес файдалану өчен иң уңайлы юл булып беренче һәм икенче бүлекләрне эшләүгә 2 сәгать, өченче бүлеккә 2 сәгать вакыт бүлү санала.


Беренче һәм икенче бүлекләр тәкъдим ителгән әдәби текстларга эчтәлек һәм форма ягыннан анализ ясауны күздә тота. Текстларны  башта игътибар белән уку,  бары шуннан соң гына әсәргә яки тәкъдим ителгән өзеккә карата куелган сорауларга җавап бирә башлау мөһим.


Эпик яки драма әсәренә анализны эченә алган беренче бүлектә бер сүз яки сүзтезмә белән җавап язу юнәлешендә (В) 7 сорау һәм киңәйтелгән җавап таләп итүче (С1 – С2) 2 сорау тәкъдим ителә.


Лирик әсәргә анализны эченә алган икенче бүлектә бер сүз яки сүзтезмә белән җавап язу юнәлешендә (В) 5 сорау һәм киңәйтелгән җавап таләп итүче (С3 – С4) 2 сорау тәкъдим ителә.


В вариантына җавап язу барышында төгәл якын килү кирәк. Эпик һәм лирик әсәргә киңәйтелгән анализ таләп иткән С1, С2, С3, С4 биремнәренә җавап язганда темадан читкә китмичә, җавапны артык киңәйтмичә, 5-10 җөмлә күләмендә формалаштыру мөһим. Әмма бу сан якынча, шартлы, җавапны тикшерү барышында аның эчтәлегенә игътибар ителә.  Беренче, икенче бүлекләрдә сорауга төгәл җавап табылмый икән, авырлык тудырган сорауларны калдырып торырга, өченче өлешкә җавап яза торырга, эшләнми калган мәсьәләләргә соңыннан әйләнеп кайтырга мөмкин.


Өченче бүлек өч биремне үз эченә ала. Алар әдәбиятның аерым чорларына яки әдипләр иҗатына, әдәби процесстагы үзенчәлек-хасиятләргә бәя бирүне күздә тота. Җавап бирү барышында шуның БЕРСЕНӘ генә сочинение формасында киңәйтелгән җавап язу сорала.


Катлаулылык дәрәҗәсенә карап, һәр биремгә 1 яки аннан артык балл куела, ахырда бөтен баллар бергә кушылып, нәтиҗә чыгарыла.


 1 БҮЛЕК








Тәкъдим ителгән өзекне укыгыз һәм В1-В7, С1-С2 биремнәренә җавап бирегез.

 Киң җиһанга дәһшәтле аваз салырга җыенган кызгылт әтәч читәннән егылып төште.


Егылган җиреннән – кычытканнар арасыннан – уктай атылып чыкты да озын, таза ботларын яхшы юртак кебек як-якка ташлап, яңгырдан-кардан каралып беткән юан-юан бүрәнәләрдән салынган келәт астына кереп тә качты...


Дөньякүләм чуалышлар күзлегеннән түгел, шушы авыл төбәгендәге хәлләрдән генә чыгып караганда да бу вакыйгада әллә ни искитәрлек нәрсә юк та кебек, әмма ул без  алдарак танышачак кешеләр язмышына турыдан-туры һәм бик тыгыз бәйләнгән булганга, без бу гадәти йорт кошының шул иртәдә егылып төшү фактын зурлап әйтеп китүне кирәк санадык. Кайчагындагы тормыштагы бик нәни вакыйгалар да һич көтелмәгән зур нәтиҗәләр китереп чыгара, “ихтималның арты киң!” ди безнең тапкыр халык! Бу юлы да шулайгарак китте эш, кызгылт әтәчнең һич көтелмәгәндә егылып төшүе байтак маҗаралар тудырды, шуңа күрә сүзебезне нәкъ әнә шул кеп-кечкенә вакыйгадан башлап киттек.


Ни хәл итмәк кирәк, егылды да төште әтәч!


...Юк, күк чалт аяз һәм буп-буш иде. Әнә, әллә кайда гына бер разведчик тилгән оча, аның бу көтелмәгән сәер тавыш-гаугага һичбер мөнәсәбәте юк икәнлеге күренеп тора, тавыш Югары очта, ә ул Түбән оч буасы ярларына таралышкан гамьсез каз бибиләрен күзли булыр. Бөркет күләгәсе дә тирбәлми, төлке дә яфракларын селкетми...


Алайса нигә купты соң әле мондый гауга? Югары оч әтәчләренә һич тынгы бирмәгән, очның бөтен тавыкларының кайнар мәхәббәтен яулаган куш йодрык кикрикле, дистә ярым урак койрыклы, иң озын ботлы, иң чыдам сулышлы, иң кыдрач, иң көчле сугыш чукмары, Гәрәй-хан кушаматына лаек булган кызгылт йонлы, киң күкрәкле әтәчнең муенын “кых-х” иттеләрме әллә?


“Әһә” диештеләр Гәрәй-ханнан байтак җәбер-җәфа татыган йолкынган каурыйлы, кутырлы кикрикле бик күп аксак-туксак әтәчләр, “якынрак барырга да, җайлы чакта катырак кычкырып, гайрәт бетмәгәнлеген исбатлап калырга кирәк! Күрсеннәр кемнең кем икәнен, тавышны тавыклар да ишетеп калсын!”


Уңнан да, сулдан да йомылып әтәчләр чабыша башлады, “Бүгеннән Югары очта беренчелек миндә!” дип шауладылар алар, бер-берсенең күзен чукып алырга әзер торып. Түшләр киерелде, бугазлар бушады.


                                                        Аяз Гыйләҗев «Әтәч менгән читәнгә»








В1-В7 биремнәренә җавабыгызны регистрация һәм җаваплар бланкының беренче битенә  урнаштырыгыз. Биремнәргә җавабыгызны шушы бирем номерының уң ягына беренче шакмактан башлап сүз яки сүзтезмә рәвешендә языгыз. Һәр хәрефне аерым шакмакка ачык итеп языгыз. Сүзләр янына бернинди дә тыныш билгеләре куелмый һәм буш шакмаклар калдырылмый.

 В1.  Көчле позициягә – әсәр исеменә чыгарылган, ике гаилә арасындагы дуслыкны символлаштырып килгән шартлы образны атагыз.


 Җавап:                                   .


В2.  Әлеге өзек алынган әсәрнең кайсы әдәби төргә каравын билгеләгез һәм җаваплар бланкына языгыз.


Җавап:                                     .


В3. Сайланган әсәрдә кайсы иҗат юнәлешенә  хас алым, принципларның өстенлек алуын ачыклагыз һәм җавапта языгыз.


Җавап:                                     .


В4. Тәкъдим ителгән образларны һәм аларның әсәр сюжетында чагылыш тапкан характер сыйфатларын тәңгәлләштерегез. Икенче баганадан беренче баганадагы персонажларга туры килгән характер сыйфатларын сайлап алыгыз.


Геройлар:


А) Мирфатыйх


Б) Хәйретдин агай


В) Гәрәй-хан кушаматлы әтәч


 Характер сыйфатлары:



  1. Купшы һәм мактанчык;

  2. Көнче;


3. Каршылыкларны бетереп, дуслык урнаштырырга теләүче.


В5. Әсәрдә Мирфатыйх һәм Сәләхетдиннәр гаиләләренең каршылыкка керүе сурәтләнә. Мондый каршылыкның әдәбият белемендәге атамасын языгыз. 


Җавап:                                     .


 В6.Югары оч әтәчләренә һич тынгы бирмәгән, очның бөтен тавыкларының кайнар мәхәббәтен яулаган куш йодрык кикрикле, дистә ярым урак койрыклы, иң озын ботлы, иң чыдам сулышлы, иң кыдрач, иң көчле сугыш чукмары, Гәрәй-хан кушаматына лаек булган кызгылт йонлы, киң күкрәкле әтәчнең муенын “кых-х” иттеләрме әллә?” җөмләсендә әтәчне сурәтләү барышында кулланылган тропның төрен билгеләгез.


 Җавап:                                     .


 В7. Егылган җиреннән – кычытканнар арасыннан – уктай атылып чыкты да озын, таза ботларын яхшы юртак кебек як-якка ташлап, яңгырдан-кардан каралып беткән юан-юан бүрәнәләрдән салынган келәт астына кереп тә качты...” җөмләсендә кулланылган тел-сурәтләү чарасын атагыз.


Җавап:                                     .









С1-С2 биремнәрен үтәү өчен җаваплар бланкының икенче битен кулланыгыз. Биремнең номерын күрсәткәннән соң, 5-10 җөмлә күләмендә эзлекле җавап языгыз. Автор позициясен ачыгыз, әсәр текстына таянып, үз фикерегезне дә дәлилләгез. С2 биременә җавап бирү барышында чагыштыру өчен китерелгән мисаллар ике әсәрдән дә ким булмаска тиеш. Бер үк авторның ике әсәрен мисалга китерергә дә мөмкин.



С1. «Әтәч менгән читәнгә» әсәреннән тәкъдим ителгән өзектә әтәч егылып төшү күренешенең вазифасын  ачыклап языгыз.


С2. Әсәрдә автор күтәргән проблемалар. Мондый мәсьәләләр тагын кайсы әсәрләрдә күтәрелә? Фикерләрегезне мисаллар белән дәлилләп языгыз.


 2 БҮЛЕК









Түбәндә тәкъдим ителгән шигырьне укыгыз һәм В8-В12, С3-С4 биремнәренә җавап бирегез.



 Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым,


Көннәремнең һичберен дә чөнки ак ди алмадым.


Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым,


Чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым.


Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч – шул булды эш,


Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакъли алмадым.


 Г.Тукай «Кыйтга»








В8–В12 биремнәренә җавабыгызны регистрация һәм җаваплар бланкының беренче битенә  урнаштырыгыз. Биремнәргә җавабыгызны шушы бирем номерының уң ягына, беренче шакмактан башлап, сүз яки сүзтезмә рәвешендә языгыз. Һәр хәрефне аерым шакмакка ачык итеп языгыз, сүзләр янына бернинди дә тыныш билгеләре куймагыз.

В8. «Кыйтга» шигыренең кайсы әдәби төргә каравын билгеләгез һәм җаваплар бланкына языгыз.


Җавап:                                    .


В9. 2 нче строфада шагыйрь тормышындагы каршылыкларны, авырлыкларны гәүдәләндереп килгән образны табыгыз.


 Җавап:                                     .


 В10.  «Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым, Көннәремнең һичберен дә чөнки ак ди алмадым» тезмәсендә мәгънә каршылыгына нигезләнгән лексик чараны билгеләгез һәм җаваплар бланкына языгыз.


 Җавап:                                     .


В11.  Тәкъдим ителгән исемлектән беренче строфада кулланылган өч сурәтләү чарасын һәм алымын сайлап алыгыз. Җавабыгызда алар алдына куелган саннарны үсү тәртибендә языгыз.



  1. Эпитет;

  2. сынландыру;

  3. антоним;

  4. Инверсия.


В12. Шигырьдә кулланылган, сөйләмнең гадәти булмаган тәртибенә нигезләнгән стилистик фигураны атагыз.


Җавап:                                     .      









С3-С4 биремнәрен үтәү өчен җаваплар бланкының икенче битеннән файдаланыгыз. Биремнең номерын күрсәткәннән соң, 5-10 җөмлә күләмендә җавап языгыз. Автор позициясен ачыгыз, әсәр текстына таянып, үз фикерегезне дә дәлилләгез. С4 биременә җавап бирү барышында чагыштыру өчен китерелгән мисаллар ике әсәрдән дә ким булмаска тиеш. Бер үк авторның ике әсәрен мисалга китерергә дә мөмкин.



  С3. «Кыйтга» шигырендә лирик геройга хас сыйфатларны ачыклагыз.


 С4. Шигырьдә үткәрелгән идеяне билгеләгез, мондый фикер ХХ йөз башында иҗат ителгән, сезгә таныш кайсы авторларның нинди әсәрләрендә урын ала? Җавабыгызны дәлилләгез.


 3 БҮЛЕК 









3 бүлек биремнәрен үтәү өчен җаваплар бланкының икенче битеннән файдаланыгыз. Җавап бирү барышында тәкъдим ителгән биремнәрнең (С5.1, С5.2, С5.3) бары  БЕРСЕН генә сайлап алыгыз. Үзегез сайлаган биремгә, әдәби материалга таянып, киңәйтелгән җавап языгыз. Куелган проблемаларны, автор позициясен үзегез аңлаганча ачыклап, тулы җавап бирүегез сорала. Әсәр текстына таянып, үз фикерегезне дәлилләгез. Иншаның төзелешен уйлагыз, эзлеклелекне саклагыз, анализ барышында теоретик төшенчәләргә таяныгыз. Сочинениенең күләме 200 сүздән дә ким булмаска тиеш, 150 сүздән дә ким булган очракта инша 0 балл белән бәяләнә. Җаваплар бланкында сайлап алган биремегезнең номерын күрсәтегез.



 С5.1. Заһир Бигиевның «Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә» әсәрендә автор хатын-кызга хас нинди сыйфатларны идеал итеп күтәрә дип уйлыйсыз? Җавабыгызны мисаллар белән дәлилләп языгыз.


 С5.2. Кәрим  Тинчуринның «Американ» әсәрендә сатирик типлар, алар аша автор нинди фикерләр җиткерә?


С5.3.И.Юзеев әсәрләрендә романтик лирик геройга хас хис-кичерешләр. Җавабыгызны аерым әсәрләр мисалында дәлилләп языгыз.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ