Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теленнән биремле текстлар

Укучыларны бердәм республика тестына әзерләү түбән сыйныфлардан ук башланырга тиеш дип саныйм мин. Шул максаттан V‒VIII сыйныфларда мөстәкыйль биремнәрне текст белән эш форматында тәкъдим итәм.VI сыйн...

Укучыларны бердәм республика тестына әзерләү түбән сыйныфлардан ук башланырга тиеш дип саныйм мин. Шул максаттан V‒VIII сыйныфларда мөстәкыйль биремнәрне текст белән эш форматында тәкъдим итәм.


VI сыйныф


Исем сүз төркеме


1 нче текст


1) Язмыш сукмагы безне үзе очраштырды. 2) Язмыш сукмагы да түгел, язгы, бозлы, тайгак бер сукмак иде ул. 3) Беркөнне менә шул сукмакта таеп егылды теге әбекәй. 4) Мин ишегалдында урнашкан бер утыргычта, апрельнең җылы кояшына йөзне куеп, дөнья белән гәпләшеп утыра идем ул көнне. 5) Тирә-якта халыкның исәбе-хисабы юк. 6) Кем келәм кага, кем эт уйната, кем кошларга җим сибә, кем бала арбасына тагылган. 7) Балаларның үз мәшәкате… 8) Шушы бөтен халык алдында таеп егылды ул. 9) Әмма беркем дә ярдәмгә килмәде аңа. 10) Якында уйнап йөргән балалар гына пырхылдап көлеп җибәрделәр… (Г.Гыйльмановтан)


Биремнәр



  1. 4‒6 нче җөмләләрдән саф кушма исемне тап, нигезен билгелә.

  2. 3‒5 нче җөмләләрдән ясалма исемне тап, ясагыч кушымчаны билгелә.

  3. 4 нче җөмләдә тартым белән төрләнгән исемне тап, затын һәм санын билгелә.

  4. 5 нче җөмләдән парлы исемнәрне язып ал.

  5. 7 нче җөмләдә тамыр модаль кушымча бәйләгеч кушымча схемасына туры килгән исемне тапып яз.

  6. 1‒3 нче җөмләләрдән иркәләү-кечерәйтү кушымчалы исемне табып яз.

  7. 6 җөмләдән туры тәмамлык булып килгән исемнәрне билгелә.

  8. Бәйлек сүз белән кулланылган баш килештәге исем урын хәле булып килгән җөмләнең санын яз.

  9. 7 нче җөмләдә исемнән ясалган фигыльне билгелә.

  10. Тексттагы аерып бирелгән исемнәргә морфологик анализ яса.


2 нче текст


1) Керә-керешкә үк бүлмә эченә күз салдым. 2) Ул шунда ук үзенең пөхтәлеге, чисталыгы белән җәлеп итте. 3) Бүлмә җиһазлары ах итәрлек түгел, ә менә түр караваттагы мендәрләр өеме шунда ук күңелне яулап алды. 4) Аларның чигүле тышлыклары шулкадәр дә күзне иркәләп тора, кайдадыр җан түрендә татарлыгым өчен горурлык хисе баш калкытып куйды. 5) Тәрәзә пәрдәләре, өстәл җәймәләре, ашъяулык, чыбылдыклар да чын татарча тегелгән, бизәлгән, чигелгән иде. 6) Түр стенага эленгән бердәнбер фотосурәттә мин шунда ук Зиннәт-солдатны танып алдым. 7) «Танып» диюемә гаҗәпләнмәгез, мин аны күптән беләм кебек, безнең арада күптән һәм… күктән ниндидер кадерле, газиз багланыш нурлары сузылып өлгергән иде. 8) Зиннәтнең йөзе чынлап та таныш кебек тоелды миңа. 9) Юк, күзләре таныш… 10) Кайда күрдем соң мин аларны? 11) Җиһан әби көн саен урамга алып чыга торган гөл күзләрендә… 12) Әнә ул гөл… (Г.Гыйльмановтан)


Биремнәр



  1. Юнәлеш килештәге исемне билгелә.


1) бүлмә              2) Зиннәтнең


3) күңелне           4) стенага



  1. Синоним исемнәр булган җөмләне билгелә.


1) Керә-керешкә үк, бүлмә эченә күз салдым.


2) Ул шунда ук үзенең пөхтәлеге, чисталыгы белән җәлеп итте.


3) Юк, күзләре таныш…


4) Кайда күрдем соң мин аларны?



  1. Кушма исемне билгелә.


1) багланыш                 2) горурлык


3) фотосурәт                4) мендәр



  1. Ясалма булмаган исемне билгелә.


1) тәрәзә              2) җәймә


3) бүлмә              4) чисталык



  1. 5 нче җөмләдәге аерып бирелгән сүзләр кайсы җөмлә кисәге?


1) тәмамлык                 2) аергыч


3) ия                              4) хәбәр



  1. Тамыр ‒ сүз ясагыч кушымча ‒ бәйләгеч кушымча схемасына туры килә торган исемне билгелә.


1) татарлыгым             2) җиһазлары


3) урамга                     4) күзләрендә



  1. Кайсы исем мәгънәле кисәкләргә (морфемаларга) дөрес бүленгән?


1) Зин‒нәт‒нең            2) җәймә‒ләре


3) тышлык‒лар‒ны     4) пөхтә‒лег‒е



  1. 10‒12 нче җөмләләрдән тартым белән төрләнгән исемне язып ал.

  2. 3 нче җөмләдән аергыч булып килгән баш килештәге исемнәрне аергычлары белән язып ал.

  3. 8‒11 нче җөмләләрдән ялгызлык исемне язып алыгыз.


3 нче текст


1) Бу шомлы моңсулыкның сәбәбе бераздан ачыкланды: Хәлим ясаган ояда үскән ике сыерчык баласы да, канат җәяргә вакыт җиткәч кенә, җиргә егылып төште. 2) Сары томшыкларын сузып, хәрәкәтсез яткан кош балаларына карап, Хәлим тавыш-тын чыгармыйча гына елады. 3) Иптәшенә кушылып, сыйныфташы Сәлим дә елады... (Г.Гыйльмановтан)


Биремнәр



  1. Тексттан ялгызлык исемнәрне кабатлауларсыз язып ал.

  2. Тексттан тартымлы төшем килешендәге исемне табып яз.

  3. Тексттан исемнән ясалган сыйфатларны табып яз.

  4. Тексттан парлы исемне табып яз һәм компонентлары арасындагы мәгънәви бәйләнешне (синонимик, антонимик) билгелә.

  5. 1 нче җөмләдәге аерып бирелгән исемне мәгънәле кисәкләргә (морфемаларга) таркат.

  6. 3 нче җөмләдән тартым белән төрләнгән исемнәрне язып ал, затын һәм санын билгелә.

  7. Тексттан урын-вакыт килешендәге исемне табып яз.

  8. 1 нче җөмләдән тамыр нигезле күмәклек исемнәрне язып ал.

  9. 2 нче җөмләдән ирен гармониясе күзәтелгән исемне табып яз.

  10. 3 нче җөмләдәге аерып бирелгән исемнең ясалышы ягыннан төрен билгелә.


Сыйфат сүз төркеме


Текст


1) Юктыр, әнә нинди йомры, таза гәүдәле ул. 2) Колаклары да терерәк, төз. 3) Ач куянның колагы болай тырпаймый... 4) Колагында икән моның хикмәте! 5) Сыңар колаклы бит бу! 6) Дөресрәге, бер колагы китек моның! 7) Юк... 8) Китек тә түгел... 9) Күксел сипкелләр белән бизәлгән икән бит аның сул колагы.


10) Үрелеп капшанган кулым таныш йомгакка тап булды. 11) Теп-тере, йоп-йомшак, җып-җылы йомгак... 12) Чуар Колак! 13) Минем кадерле, газиз куяным! 14) Язмышым булып әверелгән җан бөртегем! (Г.Гыйльмановтан)


Биремнәр



  1. Нисби сыйфатны билгелә.


1) йомры             3) чуар


2) колаклы          4) йомшак



  1. Тамыр сыйфатны билгелә.


1) китек               3) күксел


2) кадерле           4) газиз



  1. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатны билгелә.


1) терерәк  3) җып-җылы


2) төз                   4) теп-тере



  1. Тексттан кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатны язып ал.

  2. 3 нче җөмләдәге сыйфатның антонимын табып яз.

  3. 10 нчы җөмләдәге ясалма сыйфатны яз, тамыры кайсы сүз төркеменнән булуын билгелә.

  4. 2 нче җөмләдәге сыйфатлар кайсы җөмлә кисәге?

  5. 7‒9 нчы җөмләләрнең кайсында сыйфатлар аергыч булып килә?

  6. Теп-тере, җып-җылы сыйфатларының төзелеше ягыннан төрен билгелә.


1) ясалма             2) парлы


3) тамыр             4) тезмә



  1. Тексттагы аерып бирелгән сыйфатларга морфологик анализ яса.


Сан сүз төркеме


Текст


1) Вокзалның капка шикелле өч ишеге бар. 2) Аның тирәсендә меңләгән халык, халык... 3) Анда тум-тулы сандыклар, чемоданнар күтәргән абыйлар, зур-зур төенчекләр тоткан апалар ашыга-ашыга эчкә кереп китәләр. 4) Без килеп җитүгә, аксыл алъяпкыч япкан ниндидер бер абый йөгереп килде дә безнең әйберләрне эләктереп тә алды.


5) ‒ Носильщик, безгә Москвага бара торган поезд кирәк, сигезенче вагон, ‒ дип кычкырды әти. 6) Носильщик безнең чемоданнарны тотты да соргылт ишеккә таба ашыга-ашыга китте. 7) Ишектән кергәч, баскыч буйлап өченче катка күтәрелдек һәм кинәт бик зур бер бүлмәгә килеп кердек. 8) Бүлмәнең идәне таш, тип-тигез, ә түшәме шундый биек. 9) Тагын анда ялтырап тора торган кып-кызыл ике шкаф та бар. (А. Алиштан!)


Биремнәр



  1. 1‒3 нче җөмләләрдән микъдар санын язып ал.

  2. 2 нче җөмләдәге санның төркемчәсен билгелә.

  3. 4‒6 нчы җөмләләрдән тәртип санын язып ал, микъдар санына үзгәрт.

  4. Тәртип саны кушымчаларының вариантларын яз.

  5. 7 нче җөмләдәге саннарның кайсы җөмлә кисәге булуын билгеләргә.

  6. 1 нче җөмләдәге санны җыю саны формасына куй.

  7. Тексттан чама санын табып яз.

  8. Бер сүзе затның санын түгел, ә билгесезлеген белдереп килгән җөмләнең санын яз.

  9. Ике сүзе белән кушма сан төзеп яз.

  10. Тексттагы аерып бирелгән саннарга морфологик анализ яса.


Фигыль сүз төркеме


Текст


1) Без әни белән урманга корыган ботаклар җыярга килдек. 2) Басу капкасыннан чыккач, кызыл яр кырыенда авыру кешедәй саламга төренеп утырган иске өебезне җылыту өчен, без көн саен шулай җилкә белән утын ташыйбыз. 3) Кышын да шулай, көзен дә.


4) Әнинең кулында – озын ыргак. 5) Ул аны корыган ботакка эләктерә, һәм без аңа икәүләп асылынабыз. 6) Ботак шартлап сынгач, башка төшмәсен дип, читкә тайпылабыз.


7) Шулай маташа торгач, көн дә кичекте. 8) Урманга кичке караңгы сирпелә башлады, ә безнең кайтасы җир ярыйсы ук ерак (урманнан авылны ике чакрым дип йөриләр).


9) Мин үзем күтәрәсе бәйләмне киндерә белән бәйләдем дә әнигә булыштым. 10) Ул үзенә иң авыр ботакларны җыйган. 11) Шуның өстенә тагын миннән калган чыбык-чабыкны да үз бәйләменә сыйдырмакчы булып азаплана.


12) – Җитәр инде, әни, бик авыр була, ‒ дигәч, күтәрелеп карады. 13) Шул сүзне әйтсәм, күңеле булгандыр, күрәсең, елмаерга итте. 14) Тик, әллә бервакытта да көлеп гадәтләнмәгәнгә, әллә елыйсы килгәнгә, аның чырае яктырмады, әллә ничек кызганыч булып җыерылды гына. (Г.Бәшировтан)


Биремнәр



  1. 4‒6 нче җөмләләрдән сыйфат фигыльне табып яз.

  2. 2 нче җөмләдә хикәя фигыльне тап, затын һәм санын күрсәт.

  3. 9‒11 нче җөмләләрдән йөкләтү юнәлешендәге фигыльне язып ал.

  4. 12‒14 нче җөмләләрдән шарт фигыльне табып яз, затын һәм санын билгелә.

  5. 5‒7 нче җөмләләрдән юклыктагы фигыльне табып яз, төркемчәсен күрсәт.

  6. 1 нче җөмләдән инфинитив фигыльне табып, башлангыч формасын (нигезен) билгелә.

  7. 1‒3 нче җөмләләрдән сыйфат сүз төркеменә күчкән исем фигыльне табып яз.

  8. 6 нчы җөмләдәге -п кушымчалы ясалма хәл фигыльнең тамырын аерып ал, сүз төркемен билгелә.

  9. Текстагы сыйфаттан ясалган фигыльләрне язып ал.

  10. Аерып бирелгән фигыльләрнең төркемчәсен һәм кайсы җөмлә кисәге булуын билгелә.


Җаваплар











































































































Бирем саныИсемСыйфатСанФигыль
1 нче текст2 нче текст3 нче текст
1ишегалды-(нда)4Хәлим, Сәлим2өчкорыган
2утыр(-гыч)2томшыкларын4чама саныташыйбыз,
I зат, күплек сан
3кояш-ы-на – III зат, берлек сан3шом(лы), хәрәкәт(сез)1сигезенче → сигезсый-дыр-макчы
4тирә-як,
исәбе-хисабы
1тавыш-тын (синонимик)күксел-ынчы/-енче,
-нчы/-нче
әйтсәм
5бала-лар-ның3моң+-су+-лык+-ныңтукаергычтөшмәсен,
боерык фигыль
6әбе(әби)-кәй1иптәш-е(нә), сыйныфташ-ы
III зат, берлек сан
таныш
(таны – фигыль)
өчәүҗыярга, җый-+-арга
7апрельнең4оядахәбәрмеңләгәнавыру
88 (халык алдында)күзләр-е-ндәсәбәб(е),оя(да), бала(сы), канат, вакыт, җир(гә)94шартлап,
шарт (аваз ияртеме)
9гап-ләш(еп)бүлмә (җиһазлары), мендәрләр (өеме)томшыкларын3уникеҗылыту, яктырмады
10АнализЗиннәт, Җиһан әбиаергычАнализАнализсыйфат фигыль, аергыч

Материалны Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Раилә ГАРИПОВА әзерләде.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ