Логотип Магариф уку
Цитата:

Тәрбиянең нигезе - балаларны кайгырту

Сибгатуллина Илмира Фәрит кызы,Зәй районы Югары Лоҗы төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысыХөрмәтле ата-аналар!XXI гасыр мәктәбе укучының төрле яктан камил шәхес буларак формалашу өчен алшарт...

Сибгатуллина Илмира Фәрит кызы,

Зәй районы Югары Лоҗы төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы


Хөрмәтле ата-аналар!


XXI гасыр мәктәбе укучының төрле яктан камил шәхес буларак формалашу өчен алшартлар тудырырга бурычлы. Чөнки тормыш һәм белем бирү шартлары үзгәрә. Чорга ияреп, ничек итеп иҗади үсешкә ирешкән шәхес тәрбияләргә? Бу сораулар сезне дә, безне дә борчый.


Ата-аналарның үз-үзен тотышы, семьяның традицияләре баланың тәртибенә йогынты ясый. Гаиләдә төпле, ныклы тәрбия алган бала гына иптәшләренең тискәре йогынтысына бирешми. Җәмгыятькә килеп кергән тискәре күренешләр шәһәрдә генә түгел, авыл мәктәпләрен дә читләтеп узмый.


Тәрбия мәсьәләсен хәл итүне авыл мәктәбе укытучыларына гына аударып калу һич тә дөрес булмас иде. Бу проблеманы чишү өчен,  нинди генә юллар уйлап тапмый авыл мөгаллиме.


Тәрбиянең нигезендә балаларны кайгырту тора. Без, балаларның кызыксынуыннан чыгып, тәрбия эшен бергә оештырырга тиешбез


Хөрмәтле әти-әниләр!


Бер сүздә булып, үзара ихтирамлы мөнәсәбәттә торсак, балага дөрес тәрбия бирербез, ялгышлардан саклап, кирәк чакта яклап кала алырбыз.


Милләтең горурлана алырдай иҗади шәхес тәрбияләү сезнең дә, безнең дә төп бурычыбыз. Иң беренче чиратта, без - милләтебез сакчылары, туган телебезне, халкыбыз тарихын, гореф гадәтләрен, милли традицияләрен балалар күнеленә җиткерүче дә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ