Укытучы ул – гомерлек укучы, белем алучы
Илсөя Шәүкәт кызы ЯРУЛЛИНА,Яшел Үзән районы 11 нче урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 24 ел.«Яңа заман авыл укытучысы». Конкурс темасын укыгач т...
Яшел Үзән районы 11 нче урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 24 ел.
«Яңа заман авыл укытучысы». Конкурс темасын укыгач та, күңелгә нигәдер «Эх, замана, замана, замана кая бара?» дигән җыр юллары искә төште. Әлбәттә, яхшыга дип юрыйк. «Заманча укыту, заманча технологияләр», дибез. Укытуда яңа алымнар, методлар эзлибез. Заманасы үзгәргәч, алары да үзгәрә, һичшиксез. Балаларны белемле, тәрбияле, әхлак сыйфатларына ия итеп тәрбияләргә тырыша замана укытучысы. Үзем татар теле һәм әдәбияты укытучысы булганлыктан, күз алдыма Мөхәммәт ага Мәһдиевнең «Фронтовиклар» әсәрендәге укытучы образының психологик портреты килеп баса. Укытучы ул – баласына белемне тиеш дәрәҗәдә бирә алмаганы өчен, төннәрен йокламаучы, аның тәртипсезлеге өчен көенүче, шуны кеше итүдә үз өлешен күреп сөенүче. Укытучы ул – баланың гына түгел, авылның да тәрбиячесе, ата-ананың киңәшчесе дә. Укытучы, һичшиксез, белеме, итагатьлелеге, әхлак сыйфатлары белән үрнәк, «йөзек кашы» булырга тиеш.
Бу нисбәттән, үземә үрнәк булырдай күпьеллык стажлы укытучы – әтиемнең апасы Гөлбәгъдә апамны («Алма апа»мны), мәктәптә сыйныф җитәкчем – Батталова Илсөя апаны, Арча педагогия училищесының музыка укытучысы Шиһапов Мансур абыйны күңел түремдә җылылык хисләре белән саклыйм. Алма апам 32 ел гомерен мәктәп бусагасын тәүге кат атлап кергән сабыйларга хәреф танырга, санарга, иң мөһиме – аларның Кеше булып үсүләре өчен төн йокыларын да кызганмаган Мөгаллимә иде. Шуңа күрә үзем дә Арча районы Яңа Кишет сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, һич икеләнмичә мәртәбәле һәм бай тарихлы Арча педагогия училищесына укырга кердем. Ә аны уңышлы тәмамлагач, туган авылым – Яңа Кишет мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укыттым, читтән торып Казан дәүләт педагогия институтында укып, югары белем алдым. Яңа заман укытучысы дибез икән, бер бүген генә кайдандыр күктән төшкән чит планета кешеләре булырга тиеш түгел алар. Халкыбызның гасырлар буена туплаган мәгърифәтебез хәзинәсен үзенә маяк итеп алып, аны XXI гасыр шәхесләрен тәрбияләүдә нәтиҗәле итеп файдалана белүчеләрне күз алдымда тотам. «Сингапур методикасы» дип лаф оралар. Я, әйтегез, Каюм Насыйрибыз, Риза казыебыз, Сөләй ага Вәгыйзов белән Рәмзия апа Вәлитова (бәхетемә каршы, педучилищеда укыганда мин бу ике олуг мөгаллимнәрнең дәрес-сабакларын алдым), Мирза ага Мәхмүтовның педагогик хәзинәсе сингапурча укытудан кай ягы белән кайтыш!? Кемнәргәдер күрше тавыгының күркә булып күренүенә генә карап, чит-ят укыту алымнарына нигә ябышып ятарга!!! Яңа заман укытучысы нәкъ менә үзебезнең Мәрҗаниләр, Күлтәсиләр, Яхиннарның мәгърифәтчелек орлыкларын башта үз җанына, канына сеңдерергә, ә аннары бүгенге чор балаларын шул рухта тәрбияләргә тиеш. Минем фикеремчә, һәр укучының да күңелендә тормышында җылылык өркеп торучы, икеләнгән мизгелләрдә юл күрсәтердәй маягы – укытучысы булырга тиеш.
Укытучы ул – һөнәр генә түгел, укытучы һөнәре ул – яшәү рәвеше. Укытучы ул – гомерлек укучы, белем алучы.
Комментарийлар