Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы язмышы – ил язмышы

Вәсилә Илгиз кызы КАМАЛИЕВА,Әгерҗе районы Кадыбаш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. Педагогик стажы – 34 елМин – данлыклы Арча педагогия училищесын тәмамлаган, 34 еллык педагогик стажы бу...

Вәсилә Илгиз кызы КАМАЛИЕВА,
Әгерҗе районы Кадыбаш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. Педагогик стажы – 34 ел
Мин – данлыклы Арча педагогия училищесын тәмамлаган, 34 еллык педагогик стажы булган авыл укытучысы. Без укыган чорда училищебызда укыткан һәр укытучы турында тәкъдим ителгән темага язарга булыр иде. Ә инде безгә кадәр шушы уку йортында мөгаллимлек иткән мәгариф йолдызлары – Сәләй Вәгыйзов, Рәмзия Вәлитова турында әйтәсе дә юк инде!..
Менә мин бу тема буенча Мәрьям Зәйнуллина турында язмакчы булдым. Никме? Бу сорауны мин үземә дә бирдем. Сәбәбе бар. Бик күптәннән миндә каенатам биргән хат саклана. Ул миңа нык ышаныч белән: «Сиңа кирәк бу!» – диде. Хат Мәрьям Зәйнуллинаның үз куллары белән язылган. Кем соң ул Мәрьям Зәйнуллина?Аны мәгариф өлкәсендә бөек шәхес дип буламы? Минем бу легендар шәхес белән укучыларны таныштырасым килә.
Мәрьям Зәйнуллина чыгышы белән данлыклы Иж-Бубый авылыннан. Мәрьямнең язмышына авылда мәдрәсә булуы, шулай ук авыл халкының мәгърифәтле булуы да тәэсир иткән. Туганнарының да бик мәгърифәтле, укымышлы булуы билгеле. Аларның  искиткеч бай китапханәсендә татар, рус әдәбиятының классик әсәрләре белән танышырга мөмкинлек була. Бу әсәрләр аның дөньяга күзен ача, максатына ачыклык кертә. Уналты яшьлек Мәрьям укытучы булу теләге белән канатланып, Алабугага килә. Монда аңа озак укырга туры килми. Бераздан авылдашы, «Сөембикә» журналы редакторы Якуб Халиди чакыруы буенча Казанга килә. Якуб Халиди тәкъдиме белән кыз Казаннан ерак түгел Акъегет авылында рус-татар кызлар мәктәбендә укыта башлый.
Илдә вакыйгалар үзгәрә: революция, гражданнар сугышы... Мәрьям яңадан Иж-Бубыйга кайта. Унсигез яшьлек кызны гражданнар сугышы вакыйгалары үзенә бөтереп алып кереп китә. Мәрьям Зәйнуллина легендар Азин дивизиясенә үзе теләп сугышчы булып языла. Бу еллар турында Советлар Союзы Маршалы В.Чуйков үзенең «Закалялась молодость в боях» дигән китабында искә ала: «...Но когда юная девушка этой национальности остригла свои волосы, надевала солдатское обмундирование и вступила в Красную Армию – это считалось чем-то сверхъестественным...».
Демобилизациядән соң, Мәрьям, үзе кебек меңнәрчә укытучылар кебек, икенче «сугыш кырына» – белемсезлек белән көрәшкә ташлана. Әгерҗе районы Иске Эсләк авылында балалар укыта башлый. Укытучы кызга, балалар белән беррәттән, аларның ата-аналарын да укытырга туры килә. «Беренче чиратта егетләрне укыттык, алар Кызыл Армиягә китәсе», –дип искә ала укытучы. Юллар Мәрьямне кабат Алабугага алып килә. Анда  М.Зәйнуллина педагогик эшчәнлеген дәвам иттерә. Югары белем алу теләге бик көчле була. Мәрьям, Казан педагогика институтын тәмамлап, тарих укытучысы дипломы ала. Бөек Ватан сугышына кадәр Мәрьям Зәйнуллина бөтен тырышлыгын яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә куя. Ул Казан шәһәре мәктәпләрендә директор, Казан педагогика училищесында директор урынбасары булып эшли. Ә Бөек Ватан сугышы башлангач, коммунист Мәрьям иң җаваплы вазифалар башкара. Сугыштан соң, укытучы кабат яраткан педагогик хезмәткә кайта. Лаеклы ялга чыккач та, ветеран педагог актив эшчәнлек алып бара: ветераннар советын җитәкли, ветераннар белән ансамбльләр оештыра, йөрәгендәге ялкын белән башкаларны җылыта. Мәрьям Шәймөхәммәтовна – бик бай рухи мирас калдырган шәхес. Аның язмышында илебезнең тулы бер эпохасы чагылыш таба.
Мәрьям Зәйнуллина мисалында авыл укытучысының ил язмышыннан аерылгысыз булуы ачык күренә. Бу бүген дә шулай. Авыл укытучысы –авылның иҗтимагый-сәяси, социаль тормышында актив катнашучы. Мин дә – авыл укытучысы, авыл җирлеге депутаты. Депутат буларак, мине авылның бүгенге вәзгыяте борчый. Авыл бүген кыенлыклар кичерә: эшсезлек балалы гаиләләрнен  яшәеш дәрәҗәсен түбәнәйтә. Балаларның аз булуы, мәктәпләрне кыскарту, балаларны көн саен, автобуска утыртып чит авылга җибәрергә мәҗбүр итте. Һәм тагын санап китәргә мөмкин барлык проблемаларны без, ата-аналар белән берлектә, җәмәгатьчелек ярдәме белән чишәргә тырышабыз.
Авылның бүген өстенлекләре дә юк түгел. Укучыларга игътибар күбрәк, индивидуаль эшләү мөмкинлеге зур. Шуның белән беррәттән төркемнәрдә эшләү, ярышлар-уеннар оештыру өчен җайсызрак, әлбәттә. Бүгенге көн авылының яңаруына, үсүенә өмет белән яшим. Укучыларымның да үз туган авылларында бәхетле яшәүләрен телим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ