Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучыга олы йөрәк бирелгән!

Гѳлшат Зѳфәр кызы ИМАЕВА,Балтач районы Норма урта мәктәбенең химия-биология укытучысы. Эш стажы – 11 ел.Авылда  яшәп, авыл мәктәбендә белем алып,  укытучы булу өчен күпме ара үтәргә кирәк соң? Әти-әни...

Гѳлшат Зѳфәр кызы ИМАЕВА,
Балтач районы Норма урта мәктәбенең химия-биология укытучысы. Эш стажы – 11 ел.

Авылда  яшәп, авыл мәктәбендә белем алып,  укытучы булу өчен күпме ара үтәргә кирәк соң? Әти-әниең синең яхшы укытучы исеменә лаек  булуың белән горурлансын өчен, нинди биеклекләргә күтәрелергә? Хезмәттәшләрең синең белән аралашырга омтылып торсын өчен, нинди сыйфатларга өйрәнергә икән? Укучылар дәресеңә килергә ашкынып торсын, синең кебек укытучы булырга хыяллансын  өчен, дәресләрне ничек уздырырга ? Бүгенге көн җәмгыяте яңа авыл укытучысы алдына нинди таләпләр куя соң?


Шушы сорауларга җаваплар эзләгәндә, югары уку йортындагы кураторымның әйткән сүзләре искә төшә: “Яхшы укытучы дәрес конспектлары язганда түгел, ә дәрес барышында  барлыкка килә. Ә мәктәп яхшы укытучылар белән таныла. Шундый яхшы укытучы булыр өчен сез бар көчегезне куярга тиеш”.


Мин үзем авылда туып үсеп, шунда белем алдым.  Минем өчен укытучы үрелеп буең да җитмәслек биеклектә иде. Орышсалар,  димәк шулай дөрес диеп,  мактасалар, күкнең җиденче катына күтәрелгәндәй канатланып, өйгә кайтулар, әти-әнине сөендерүләр...


Авылга укытучы булып кайту теләге нәкъ шул вакытларда тугандыр да. Хыялыма хыянәт итмәдем, биш ел белем алганнан соң, авылга химия һәм биология укытучысы булып эшкә кайттым. Әйе, укытучы дигән дипломны алу җиңел булган икән! Яхшы укытучы исеменә лаек булу өчен үтәсе юлның җиңел түгеллеген эшли башлагач аңладым.


Авыл укытучысы иҗат юлында нинди сынаулар аша уза соң? Эшли торгач шуны аңладым: авыл җирлегендә укытучы барлык һөнәр ияләренең осталыкларына ия булырга тиешле кеше икән: музыкага мәхәббәт уяту, биергә өйрәтү,  каләм тибрәтүчеләрне шомарту, концертлар өчен сценарийлар язу, театр остасы булу кебек бик күп эшләр. Миндә бу сыйфатлар юк бит диеп куркуга калган идем...  Балалар  бит уйлап чыгарырга дигәндә, шаккатыралар. Ул шигырьләрне дөресләргә генә өлгер! Җырчыларны тыңлау,  биючеләрне мактау һәм яңа күнегүләр өйрәтү шундый күңелле икән, ләбаса! Кайчакларда уйлап куям: әгәр мин укытучы булмый калсам, шушы талантларым ачылмас та иде бит! Һөнәрем шәхес буларак формалашырга, үземне ачарга ярдәм итте һәм итә. Укучылар өчен үрнәк укытучы булуымны аңлагач,  зур горурлык хисе кичергән чагым әле дә күз алдымда. Бер укучы кыз баланың минеке шикелле чәчләрен җыеп куюы, миңа ошарга тырышып салмак сөйләшүе, минем кебек итеп күзлеген киеп мәктәпкә килүе  арып-талган күңелемә  яңа рух, яңа көч  өстәгән иде.


Яхшы укытучылыкка юл балалар  белән эшчәнлек аша  үтә икән. Авыл укытучысы балаларны белем иленә алып кереп китү өчен нинди сәләтләргә ия булырга тиеш соң? Мәктәптән өенә кайткач күп итеп әзерләнгән көнкүреш эшләрен эшләп, аннары өйгә эшне хәзерләп, арып-талып йокыга талган, иртән йокысы туймаган күзләрен көчкә ачып мәктәпкә килгән укучы. Шушы укучыларны үз фәнең белән кызыксындырып, аруларын оныттыра алсаң - җиңү синең яклы.  Барлык дөнья мәшәкатьләрен класс ишегенең икенче ягында калдырып, кабинетка кояш кебек елмаеп керүдән дәрес башлана. Укучыларның игътибарын кызыклы  мәгълүмат белән җәлеп итәсең дә, теманы аңлатырга керешәсең. Менә шунысы иң авыры да инде:  тимераякта басып кына тору түгел, фигуралы итеп шуа белү осталык һәм тырышлык сораган кебек, укытучыга да төрле алымнарны куллана белү осталыгы зарури. Һәрбер яңа алым, яңалык дәресне ямьләндерә.


Шәхсән үзем ѳчен, мөгаллим (укытучы сүзенә мәгънәдәш нинди матур сүзебез бар) һөнәре ул – Ходай бүләге дияр идем. Мөгаллим булып тумыйлар, язмыш дигән олуг галим мәктәбен узгач кына, фән иленең нечкәлекләрен синең һәр сүзеңне “йотып” алырга әзер булган укучыга җиткерәсең. Белгәнеңне башкаларга өләшә алу нинди зур бәхет! Укытучы һөнәрен чишмә белән дә тиңләп була: чишмә күпме кешегә суы белән файда китерсә, укытучы үз белеме белән шулкадәр укучыга ярдәм итә!


Елга кечкенә чишмәләрдән башланган кебек, сәламәт җәмгыятькә башлангыч бирүче “чишмә” ул – мәктәп. Күпкырлы шәхес формалаштыру өчен укытучы бар көчен куя бит. Һәрбер укытучы да җилкәсендә шундый җаваплылык тоеп алга атлый. Үз артыннан аңа ышаныч белдергән укучыларын әйди. Ә бит авыл җирендә бу тойгы икеләтә көчле. Нигәме? Авыл кешесе өчен иң белемле, иң итәгатьле, иң тапкыр һәм зиһенле, ярдәмчел, кешелекле, ышанычлы кеше ул – укытучы. Шуңа да  нинди генә җаваплы эш булмасын, ул укытучыдан башлана. Мәктәптәге тормыш та беренче укытучыдан башланган кебек, тормышка да  кеше беренче адымнарын  укытучы ярдәме белән атлый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ