Логотип Магариф уку
Цитата:

Урмандагы тереклек

(Әйләнә-тирә дөнья буенча үткәрелгән дәрес. III сыйныф.)Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА,Апас районы Дәүләки төп мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы.Максат. 1. Укучыларның, табигый бе...

(Әйләнә-тирә дөнья буенча үткәрелгән дәрес. III сыйныф.)
Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА,

Апас районы Дәүләки төп мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы.


Максат. 1. Укучыларның, табигый бергәлек буларак, урман турында күзаллауларын формалаштыру. Урман яруслары, урманда яшәүчеләр, гөмбәләрнең роле; урман түшәлмәсе һәм микроорганизмнар белән таныштыру.


2. Укучыларның танып-белү активлыгын арттыру; элек алган белемнәрне эштә куллану, фикерләү, үз уйлаганыңны әйтеп бирү осталыгыкларын үстерү.


3. Балаларда урманга мәхәббәт тәрбияләү, табигатьне саклауда үзеңнән өлеш кертү ихтыяҗы уяту.


Материал. Дәреслек. (Плешаков А.А. Әйләнә-тирәбездәге дөнья: Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек. 2 кисәктә. 1 нче кисәк / Русчадан Р.З.Закирова тәрҗемәсе. - Казан: Мәгариф, 2010); А.А. Плешаков. Атлас-определитель "От земли до неба". Зеленый дом. / Пособие для учащихся общеобразовательных учреждений. - Москва: Просвещение, 2012; Н.Исәнбәт. Татар халык табышмаклары. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1970; Кем ул? Нәрсә ул? Балалар энциклопедиясе: 3 т.: кече яшьтәге мәктәп балалары өчен / Редколегия: А. А. Дорохов һ.б..; Русчадан С. С. Гайфуллина һ.б. тәрҗемәсе. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1984 – 1987.


Җиһазлау. Тема буенча презентация, муьтимедиа техникасы, экран, “Урман тавышлары” дигән аудиоязма, «Урманны саклыйк!» дигән видеофильм.


Дәрес барышы.


I. Оештыру өлеше.


– Исәнмесез, укучылар. Әйдәгез бер-беребезне сәламлик һәм бүгенге дәрестә уңышлар телик.


II. Белемнәрне актуальләштерү. (1-7 нче слайдлар.)


- Нәрсә ул туфрак? (Туфрак җирнең уңдырышлы өске катлавы.)


СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ ТЭЙБЛ.


- Хәзер, укучылар, уйлагыз һәм йөз буенча партнёрлар бер үк вакытта аерым кәгазьләрдә сорауларга җавап языгыз, бер-берегезгә бирегез. Аннан берничәгез миңа укып күрсәтерсез.


- Туфрак нәрсәләрдән тора? (Һава, су, черемә, ком, балчык, минераль тозлар.)


- Туфрак нинди типларга бүленә? (Тундра туфрагы, көлсу туфрак, урман туфрагы яки соры туфрак, кара туфрак, саз туфрагы, болын туфрагы.)


- Бик дөрес, укучылар. Ә туфрак нәрсәләрдән курка? Кайсыгыз сөйләргә тели? (Фикерләр тыңлана.)


- Туфракны саклау өчен, нинди чаралар күрелә? (Кырларда урман полосалары утыртырга, ә кыш көне кар тотарга кирәк.)


Ш. Яңа материалны аңлату. (8 нче слайд.)


(Урман тавышлары язылган аудиотасма уйнатыла.)


- Хәзер түбәндәге шигырь-табышмакны тыңлагыз, нәрсә турында сүз баруын әйтегез.


Шаулый анда һәрбер агач,


Көчле җилләр искәндә,


Үләнендә пешә җиләк,


Кояш нуры төшкәндә.


Ямьле язлар килү белән


Чут-чут сайрыйлар кошлар,


Тиен, керпе, бүре, куян


Йөриләр бер сукмактан...


- Бүген без нәрсә турында сөйләшербез, сез ничек уйлыйсыз? (Урман турында.)


- Бик дөрес, балалар. Безнең бүгенге дәреснең темасы - “Урмандагы тереклек”. (Тема слайдта ачыла. Дәреснең максаты әйтелә.)


- Сезнең урманда булганыгыз бармы?


- Урманда нинди агачлар үсә? (9 нчы слайд.) (Урманда яфраклы һәм ылыслы агачлар үсә).


- Экрандагы агачларга игътибар белән карагыз әле. Аларны кайсы билгеләре буенча нинди группаларга аерып булыр иде? (10 нчы слайд.)


- Кайсы агачлар яфраклыларга керә? Ни өчен? Мисаллар китерегез. (11 нче слайд.)


- Кайсы яфраклы агач Россиянең символы булып тора? (Каен.)


- Кайсы агачлар ылыслыларга керә? Ни өчен? Мисаллар китерегез. (11 нче слайд.)


- Яфраклы агачлар ылыслылардан ничек аерыла? (12 нче слайд.)


- Укучылар, яфраклы агачлар гына үсә торган урманнар ничек дип атала? (13 нче слайд.)


- Ылыслы агачлар гына үсә торган урманнар ничек дип атала? (14 нче слайд.)


- Нинди урман барлыкка килде? Экрандагы күренешне игътибар белән карагыз әле. Мондый урман ничек дип атала? Ни өчен? (15 нче слайд.)


МИКС ПЭА ШЭА.


- Ә хәзер, әйдәгез, биибез. Музыка туктагач, парлашып басарсыз, кулларыгыз белән бер-берегезгә сәлам бирерсез. (Укучылар музыка астында бии-бии буталалар. Музыка туктаган саен сорауларга кара-каршы җавап бирәләр.)


РЕЛЛИ РОБИН.


- Яфраклы урманда үсә торган агачларны санагыз.


- Ылыслы урманда үсә торган агачларны санагыз.


- Катнаш урманда үсә торган агачларны санагыз.


- Үзегез яраткан агач турында сөйләгез.


(Укучылар кара-каршы җавап бирәләр. Берничә укучының җавабын бергә тыңлау.)


- Балалар, урманда нинди агачлар гына үсми. Тагын нинди үсемлекләр үсүен табышмакларга җаваплар аша белерсез. (16-19 нчы слайдлар.)


Үзе ямь-яшел,


Тәнеңне аннан ерак яшер. (Кычыткан.)


Язын безгә ул бүләк,


Хуш исле ап-ак чәчәк. (Энҗе чәчәк.)


Йомры-йомры йомры төймә,


Йомры гына кызыл төймә,


Төймәләре салынган,


Кызлар аңа ялынган. (Каен җиләге.)


- Рәсемнәргә игътибар белән карагыз әле. Бу үсемлекләрне нинди төркемнәргә бүлеп була? (19 нчы слайд.)


- Кайсы үсемлекләр үләннәргә керә? Кайсы үсемлекләр куакларга керә? (20 нче слайд.)


- Өченче төркем ничек дип атала? (Мүкләр һәм лишайниклар.)


- Димәк, урманда нинди үсемлекләр үсә инде? (21 нче слайд).


- Рәсемгә игътибар белән карагыз әле. Урманда үсемлекләр ничек урнашкан? Аны нәрсә белән чагыштырып булыр иде? (21 нче слайд.)


- Бик дөрес, укучылар. Галимнәр бу катларны яруслар дип атыйлар. (22 нче слайд.)


- Сез урманда булганда кайсы хайваннарны күрдегез? (25 нче слайд.)


- Әйдәгез, хәзер бер уен уйнап алабыз. Сез хайваннарны тышкы кыяфәтенә карап танырга, исемен әйтергә һәм аның турында сөйләргә тиеш буласыз.


- Тагын урманда нинди хайваннарны очратырга мөмкин? Ни өчен алар урманда яши алалар? Урманда яши торган хайваннар ничек дип атала?


- Кайсы хайван Россиянең милли горурлыгы булып тора? (Аю.)


- Кайсы хайван урман санитары дип атала? (Бүре.)


- Без тагын бер урманда яшәүче турында әйтергә онытканбыз. Уйлап карагыз әле, нәрсә ул?


Сыңар аяк төксез,


Ул да булса итексез. (Гөмбә.) (26 нчы слайд.)


- Ничек уйлыйсыз, урманга гөмбәләр кирәкме?


- Бу сорауга тулырак җавап табу өчен дәреслекнең 179 нчы битендәге “Урманга гөмбәләр кирәкме?” текстын укыйк.


(Урман тавышлары язылган аудиотасма уйнатыла)


- Урман һәрвакыт матур. Бигрәк тә җәй көне. Күзегезне йомыгыз да, үзегезне урманда дип хис итегез әле. Сезнең аяк астында нәрсәләр бар? (Коелган яфраклар, корыган үлән калдыклары, сынган ботаклар бар. Алар арасыннан үлән үскән.)


- Галимнәр моны урман түшәлмәсе дип атыйлар. Анда яшәүче микроорганизмнар (бактерияләр) тәэсиреннән ул акрынлап чери, таркала. Бактерияләрнең эшен бөҗәкләр һәм аларның личинкалары җиңеләйтә. Алар урман түшәлмәсендә яши һәм аны ваклый. Вакланган үсемлек калдыклары тизрәк чери. Ә кайбер хайваннарга урман түшәлмәсе кышын ярдәм итә. Уйлап карагыз әле, ул кайсы хайваннарны салкыннан саклый? (Керпеләрне, аюларны, төрле бөҗәкләрне.)


IV. Ныгыту. СИНГЛ РАУНД РОБИН.


- Ни өчен урманны сакларга кирәк? Укучылар, уйлагыз һәм бирелгән сорауга җавапларны әйләнә буенча бер-бер артлы биреп барыйк.


- Укучылар, хәзер “Урманны саклыйк” дигән видеофильм карарбыз. Соңыннан урманның, андагы тереклекнең юкка чыгу сәбәпләрен атарсыз, экологик тигезләнешкә мисаллар китерерсез. (37 нче слайд.) (Укучыларның җаваплары тыңлана.)


- Онытмагыз, бер агачтан миллион шырпы ясап була, ә бер шырпы белән миллион агачны яндырырга мөмкин. Ут белән сак булыгыз!


V. Йомгаклау.


- Бүгенге дәрестә нинди яңалыклар белдегез?


- Сезгә аеруча нәрсә кызыклы булды?


- Алдагы дәресләрдә кайсы сорауларга җавап табасыгыз килер иде?


VI. Укучыларга билгеләр кую.


VII. Өй эше.


175-182 нче битләрдәге материалны тагын бер кат укып чыгып, урмандагы тереклек турында сөйләргә әзерләнергә. Урманны саклау турында плакат ясап килергә.


- Эшлекле дәрес өчен сезгә зур рәхмәт, балалар!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ