Логотип Магариф уку
Цитата:

Информацион технологияләр зур роль уйный

Информацион технологияләрне актив куллануга корылган белем бирү системасы, беренчедән, балаларны ки­лә­чәк тормышка әзерләүдә зур роль уйнаса, икенчедән, мәктәптә белем алу, үзләштерү процессын оештыруны күпкә җиңеләйтә, нәтиҗәлелек күтәрелә.

Интерактив мөмкинлекләрнең белем бирү системасы үсешен тоткарлый торган каршылыкларга тәэсире нидән гыйбарәт соң?
Белгәнебезчә, бүген бер сыйныфта фикер сәләтләре, үзләштерү мөмкинлекләре, кызыксынулары, кабул итү үзенчәлекләре төрле булган балалар утыра. Ә аңлатмалы-иллюстратив системада укытучы үзләштерү процессын фронталь режимда оештыра, дәрескә бүленгән 45 минут вакыт эчендә ул бер үк материалны, балаларның кабул итү сәләтләренә карап, төрлечә аңлата алмый. Нәтиҗәдә бер төркем балалар кабул итү этабында уку эшчәнлегеннән төшеп калалар. Ә уку процессын анимацион тирәлектә оештырганда, чын мәгънәсендә, һәр балага индивидуаль якын килү мөмкинлеге туа. Укучылар, үзләренең уку мөмкинлекләренә карап, мөстәкыйль рәвештә материалга берничә тапкыр әйләнеп кайта алалар. Бу исә бигрәк тә авыр үзләштерүче балаларга укудагы уңышсызлыклардан котылырга ярдәм итә.
Әлбәттә, дәрестә күрсәтмәлелек куллану – педагогикада аксиомага әйләнгән принцип. Әмма анимацион тирәлеккә корылган күрсәтмәлелек без күнеккән «традицион күрсәтмәлелек» принцибыннан аерыла. Мультимедиа мөмкинлекләре: кызыклы биремнәр, хәрәкәт, тавыш, төрле төсләр куллану дәрестә тирәнрәк кызыксыну тудыра, үзләштерү җиңелрәк бара, ягъни уку эшчәнлегенең мотивлашкан булуы тәэмин ителә.
Федераль Дәүләт белем бирү стандартларында (ФДББС) белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше системалы-эш­чәнлекле юнәлеш дип билгеләнелде. Үзләштерү процессының эшчәнлекле характерда булуы турында тәгълимат Д.Б.Эльконин, В.В.Давыдовлар тарафыннан үткән гасырның 30 нчы елларында ук бәян ителсә дә, аңлатмалы-күрсәтмәле ысул бик озын гомерле булып чыкты. Укыту ысулларының нәтиҗәлелегенә карата кытайларның бик акыллы бер әйтеме бар: «Мин ишетәм – онытам; мин күрәм – аңлыйм; мин эшлим – истә калдырам». Бүген уку-укыту системасына ФДББСның төп таләбе – үзләштерү процессын укучыларның үз эшчәнлекләре нигезендә оештыру. Нәкъ менә мультимедиа ресурсларының интерактив мөмкинлекләре һәр баланың, чын мәгънәсендә, мөстәкыйль уку эшчәнлеген тәэмин итү өчен шартлар тудыра: укучы үзе теләп эшли, сөйләм эшчәнлеген үзе модельләштерә, үз хаталарын үзе таба, кат-кат эш материалына әйләнеп кайта ала, үзе теләп фикерли, үзе төзәтә. Әйтергә кирәк, белем бирү системасын баланың уку эшчәнлеге белән идарә итүгә көйләнгән педагогик технологияләр белән баету – ФДББС таләп­ләренә җавап бирә торган укыту процессын оештыру дигән сүз ул.
Рус телле балаларны тиешле дәрәҗәдә татар сөйләменә өйрәтә алмау укучыларның, ата-аналарның, җәмәгатьчелекнең зур ризасызлыгын тудыра. Еш кына укучы белән укытучы арасында конфликтлы ситуацияләр барлыкка килә. Укыту сис­темасын психофизиологик яктан дөрес оештырмау аркасында барлыкка килгән укудагы уңышсызлыклар күп вакыт укучыларның «ялкаулык чире» итеп күрсәтелә, укучыларга массакүләм төрле «эпитетлар» тагыла. Ә менә мультимедиа ресурслары бала белән һәрвакыт «дус мөнәсәбәттә»: «сабыр» «тыныч». Бу – татар теленә ихтирам тәрбияләүдә әһәмиятле фактор, мөһим өстенлек.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы укыту процессында информацион технологияләр куллану мәсьәләсенә зур игътибар бирә. Куанычлы хәл: башлангыч мәктәптә барлык татар теле һәм уку дәреслекләре мультимедиа кушымталар белән тәэмин ителгән. Укытучылар эшләнгән материалларның эчтәлеге белән нигездә канәгать. Тик мәктәпләрдә интерактив материалларны куллану юнәлешендә мөмкинлекләрне яхшыртасы бар.
Әһәмиятле сорау: мультимедиа ку­шымталарны дәреснең кайсы структур этапларында кулланырга була?
Педагогика өлкәсендә эшләүче галимнәр гомуми дидактикада дәреснең структур этапларын, нигездә, түбәндәгечә күрсәтәләр:
1) оештыру (мотивация тудыру);
2) сорау (төп максат – контрольгә алу түгел, ә балаларның белемнәрен тирәнәйтү);
3) актуальләштерү (яңа төшенчәне кабул итәргә кирәк булган белемнәрне искә төшерү);
4) яңа төшенчәләрне формалаштыру (дәреснең 15–20 нче минутыннан да калырга ярамый).
5) беренчел ныгыту (укытучы җитәкчелегендә);
6) икенчел ныгыту (мөстәкыйль эшләү);
7) өй эшен билгеләү;
8) билге кую;
9) дәресне йомгаклау.
Аңлашылганча, 1, 7, 8 нче структур этапларыннан башка барлык этапларда да мультимедиа чараларын кулланырга була. Тик кулланылган чара дәрес максатларына, дәреснең структур логикасына туры килергә тиеш.
Методика фәнендә һәр дәрес тибының үзенең аерым структур үзенчәлекләре барлыгы аңлатыла. Димәк, әгәр укытучы дәрес тибының структур үзенчәлекләрен аңлый белә икән, ул мультимедиа чаралары куллануны да методик яктан дөрес оештыра ала.
Цикллылык – икенче телгә өйрәтүнең төп механизмы, ул – билгеле бер тел материалын мөстәкыйль сөйләмгә алып чыгу юнәлешендәге үзара бәйле дәресләр челтәре, ягъни технологик логика. Димәк, мультимедиа куллану эзлеклелеге дә шушы логикага буйсынырга тиеш була.
Төрле дәрес типларында мультиме­диага корылган нинди эш төрләре кулланырга була соң?
1. Лексик күнекмәләр формалаштыру дәресләрендә, яңа лексик материалның тәрҗемәсен дөрес билгеләү (табу) өчен, түбәндәге эш төре оештырыла: экранда паровоз яңа сүзне «тагып» чыга. Сүзнең русчага яисә татарчага тәрҗемәсен укучылар экранның аскы өлешендә урнашкан «сүзле» вагоннар арасыннан эзләп табарга һәм паровозга «тагып җибәрергә» тиеш булалар. Тәрҗемә дөрес табылган очракта, локомотив, урыныннан кузгалып, сүзнең тәрҗемәсен алып китәчәк. Уенны кат-кат уйнап, укучы сүзләрнең тәрҗемәсен, язылышын, әйтелешен исендә калдыра. Кирәк чакта укытучы бу эш төрләрен сөйләм күнекмәләрен камилләштерү этабында да куллана ала.
Шулай ук кушымтадагы «КамАЗга прицеп тагу», «Балаларны дөрес авто­буска утырту», «Самолетларны тиешле аэродромга утырту» яисә кирәкле сүзләр язылган «болытларны тотып алу» һ.б. уеннар да шул принципларга нигезләнеп төзелгән.

 

Роза ХӘЙДӘРОВА,
Чаллы дәүләт педагогика университетының коммуникатив технология лабораториясе мөдире, доцент, педагогика фәннәре кандидаты
Гөлназ ӘХМӘТҖАНОВА,
Чаллыдагы 19 нчы урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ