Үзем турында үзем
Чулпан Гали кызы ГАСЫЙМОВА,Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясе Купка филиалының башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 16 ел.Туган ягым туфрагына тәпи басып, бәбкә үлән өстеннән яланаяк йөгереп узган...
Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясе Купка филиалының башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 16 ел.
Туган ягым туфрагына тәпи басып, бәбкә үлән өстеннән яланаяк йөгереп узган көннәрем җилдәй үткән дә киткән. Җил – Вакыт бит ул, беркайчан тынычлык белми: хыяллана, эзләнә, өметләнә, уйлана... Менә бүген дә Вакыт диңгезендә чайкалам, дулкыннар мине кире балачакка, күңелемдә гомерлек һөнәрем чаткылары кабынган мизгелгә әйди.
Мин укытучы гаиләсендә тудым. Китап – безнең өйдә иң зур байлык иде. Шул китапларны укыган, күрше-тирә балаларына дәрес укытып уйнаган, үсә төшкәч, яраткан укытучысын тормыш идеалы иткән кызның укытучы һөнәрен сайлавы табигыйдер, мөгаен.
Балачак хыялым мине Казан дәүләт университетына алып килде. Мәктәп елларында ук район гәзитендә шигырьләрем басыла иде, факультетыбыз каршында эшләп килүче “Әдәби сүз” иҗат түгәрәгенә язылдым. Алга китеп булса да әйтү кирәктер: шул елларда иҗат ителгән шигырьләрем 2013 нче елда нәшер ителгән “Илһам чишмәсе” җыентыгына кертелде, ә үзем Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломына ия булдым.
Кайсы йолдыз билгеләгәндер, Язмыш атлы минем казык Кукмара төбәгенә кагылырга тиеш булган. Шуннан соңгы яшәү дәверем Гомер дигән нечкә җеп белән шушы районга бәйләнде. Мин шушында пар канатлы булдым, дөньядагы иң бөек хисләрнең берсе – ана булу бәхетен тойдым, яраткан хезмәтемә чумдым.
Сабый күңеле ак кәгазьдәй саф бит ул: ничек язсаң, табы шулай кала. Шуны истә тотып, мин үз өстемдә һәрдаим эшләргә тырышам: читтән торып, педагогия университетының башлангыч сыйныф укытучылары хәзерләү бүлеген тәмамладым, Мәгарифне үстерү институты курсларын даими үттем.
Тормыш гел үсеш-үзгәрештә. Бүгенге көн укучысы элекке укучылардан белемгә, яңалыкка омтылышы, уй-фикерләре белән нык аерыла. Димәк, укытучы да заман белән бергә атларга, һәр яңалыкны кабул итәргә, технологияләрне үзләштерергә бурычлы. Мин үз эшчәнлегемдә мәгариф өлкәсендәге яңа метод-технологияләрне теләп кабул иттем. Һәр дәресемне укучыны эзләнергә чакыра, тормышка яраклашкан шәхес итеп тәрбияләргә ярдәм итә торган итеп үткәрергә тырышам. Яңа буын стандартлары буенча ачык дәресләр күрсәттем, регионара бәйгеләрдә катнаштым. Остазым әдәбият галиме Альберт Яхин системасы аеруча якын миңа. Башлангыч сыйныф укучысыннан язучы алга сөргән фикерне әйттерә алу зур хезмәт таләп итә. Моңа анализ-синтез, гомумиләштерү һәм төркемләү методлары аша ирешәм. Мөхәммәт пәйгамбәр дә: “Бер сәгать фикер йөртү җитмеш ел буена тәкъбир итүдән яхшырак”, – дигән. Бала күңеленә эзләнү орлыгы салып, аңа эзләнергә юллар күрсәтү – укытуда алга куйган максатларымның берседер.
Үзең генә белеп калмыйча, азмы-күпме тәҗрибәңне башкалар белән уртаклашу да уңай күренеш дип саныйм. Республикабыз басмаларында мәкалә, дәрес һәм сыйныфтан тыш эшчәнлек эшкәртмәләрем даими чыгып килә, бөтендөнья интернет челтәрендә кечкенә генә сайтым бар. Быел “Ел укытучысы – 2014” республика бәйгесендә катнашып, уңышлы гына чыгыш ясадым. Азкомплектлы авыл мәктәбе укытучысының да күп нәрсәләргә сәләтле икәнлеген исбатларга тырыштым.
Беркемгә дә сер түгел: татар авыллары елдан-ел кимүгә таба бара, ел саен ничәмә авыл мәктәбе үзенең ишекләрен мәңгелеккә ябарга мәҗбүр була. Чөнки әлеге күренеш тормышның ачы язмышка дучар булуы белән бәйләнгән. Шушы мохиттә эшләгән авыл укытучысының үз язмышы да кыл өстендә тирбәлә. Балалар аз булу бер яктан укырга-язарга өйрәтү өчен җайлы булса, икенче яктан моның үз кыенлыклары бихисап: дәрес буена бер сыйныф белән генә эшләмисең, сингапур структураларын куллану кыенлаша, укучыларга күп нәрсәне мөстәкыйль эшләргә туры килә. Шул ук вакытта ата-аналар белән эш гөрләп бара, чөнки авыл җирендә һәр кеше бер-берсен белә, аралашу җайлырак, гадирәк, кемнең нинди тормыш алып барганлыгы беркемгә сер түгел. Ә авыл укытучысы үзе яшәгән җирлек тормышы белән бергә яши: сайлау кампанияләре аннан башка узмый, җирлекне яшелләндерү, чистартып тору кебек эшләрдә – ул әйдәп баручы, мәдәният чараларында төп катнашучы. Авыл укытучысы – нигезне саклаучы, нәсел чылбырын дәвам итүче дә. Бер сүз белән әйткәндә – авылның йөзек кашы: һәркем аны үзенә өлге итәргә тырыша, аңа тиңләшә һәм көнләшә.
Яңа заман авыл укытучысы нинди булырга тиеш соң? Ул, мөгаен, минем кебек, минем замандашларым, минем хезмәттәшләрем кебектер. Күтәренке рухта иҗат итәргә, тормыш авырлыкларын тоймыйча эшләргә, гаилә мәнфәгатьләреннән, үз балаларыннан укучысын алгы планга куя белергә, аның уңышларын үзенеке итеп кабул итәргә, уңышсызлыклары өчен көрәшергә сәләтле хезмәт ияседер. Һәм без, авыл укытучылары, шулай яшибез дә: артка юл юк, үзебез сайлаган язмыш...
Бәхетнең тәхете юк, диләр. Үзең укыткан укучылардан бәйрәм котлавы кабул итү, зур тормышка аяк баскач, киңәшкә килүләре, тәүге укытучым, дип, күңелләрендә йөртүләре укытучы өчен тәхеткә тиңдер. Безгә бит бәхет өчен шул да җитә: бер җылы сүз, бер җылы наз, ягымлы караш.
Комментарийлар