Логотип Магариф уку
Цитата:

«Васыять», «васият», әллә «вәсият»ме...

Кайсы дөрес?

Сорау: Татар телендә гарәп теленнән кабул ителгән калын-каты әйтелешле тартыкларның язуда бирелешенә мөнәсәбәттә вакытлы матбугат битләрендә бер үк сүзне берничә төрле язу урын ала. Мәсәлән, вазыйфа // вази­фа, ва­сы­ять // ва­сият // вәсият, мохит // мөхитъ // мөхит һ.б. Аларның кайсын әдәби норма итеп кабул итәргә?

 

Сорауга филология фәннәре кандидаты, профессор Равия Самат кызы АБДУЛЛИНА җавап бирә:

 

Вазыйфа // вази­фа, ва­сы­ять // ва­сият // вәсият, хотбә // хөтбә // хөтъбә, нәзар // нәзәр, мохит // мөхитъ // мөхит, Назыйм // Назим, Хатыйб // Хатиб, Фадыйль // Фазыйл // Фазил һ.б. күп кенә орфографик вариантлар гарәп теленә генә хас булган калын-каты әйтелешле [з], [с], [т], [д] тартыкларын язу мәсьәләсенә бәйле рәвештә барлыкка килгәннәр.
Гарәп те­лендә س [с], ت [т], ز [з], د [д] тар­тык­ла­ры һәм калын-каты әйтелешле ص [с], ط [т], ظ [з], ض [д] тар­тык­ла­ры – мах­сус фо­не­ма­лар, алар­ның мәгънә ае­ру үзенчә­леклә­ре бар. Шунысы игътибарны җәлеп итә: гарәп теленә генә хас س [с] – ص [с], ت [т] – ط [т], ز [з] – ظ [з], د [д] – ض  [д] оппозицион парларның мәгънә аеру үзенчәлеге, алынма сүзләр белән бергә, татар теленә дә үтеп кергән (Абдуллина, 2009, 8–9, 57–84 б.; Абдуллина, 2012, 432–433 б.). Шуңа күрә гарәп хә­рефлә­реннән фай­да­лан­ган чорыбыз­да бу хәрефлә­р буталмыйча, төгәл язылган. Билгеле, татар теленең юга­ры стиль яз­ма­ларын­да.
Әлеге тартыкларның мәгънә аеру үзенчәлеге булганлыктан (мәсәлән, сагыйд «югары ашучы», сәгыйд «кулның терсәктән югары өлеше»), охшаш яңгырашлы мондый алынма сүзләрне хәзерге татар әдәби телендә диффреренциаль (мәгънә аеру) принцибы нигезендә язу кирәк булып чыга, ә бу исә, үз чиратында, гарәп алынмаларын югары стильдә график принцип нигезендә язу ихтыяҗын барлыкка китерә. Хәзерге татар әдәби телебездә бу мәсьәләдә проблемалар бар. Мәсәлән, беренче иҗектә «әлиф» булган шул сагыйдсәгыйд сүзләре «Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге»ндә бер төрле язылып теркәлгәннәр (ГФТР, 494 б.), күрәсең, сүзлек төзүчеләр икенче иҗеге озын сузыклы булган сәгыйд «бәхетле», «уңышлы» (ГФТР, 515 б.) сүзеннән аеру өчен шулай эшләгәннәр. Гарәп теленнән кергән сүзләрне язуда гарәп теленә генә хас озын һәм кыска сузыклар оппозициясе дә – катлаулы проблема. Бу юлы без, анысын калдырып торып, ва­зыйфа // ва­зи­фа, ва­сы­ять // ва­сият // вәсият кебек орфографик вариантларга тукталып, гарәп теленнән кергән сүзләрдә калын-каты әйтелешле тар­тык­ларны хәзерге татар әдәби телендә дөрес язу мәсьәләсен күздән кичерербез.
Бу тартыкларны язганда, хәзерге татар әдәби телебездә өч төрле ысул яшәп килә: 1) график принцип нигезендә язу; 2) бу тартыкларга игътибар итмичә язу; 3) татар теленең сузыклар гармониясенә буйсынганча язу.

 

I. Алынма сүзләрдә гарәп теленә хас калын-каты әйтелешле [з], [с], [т], [д] тартыкларын график принцип нигезендә язу гарәп алынмаларындагы увуляр [қ], [ғ] тар­тык­ла­рын язу кагыйдәсенә иярә (Бу турыда: Абдуллина, 2009, 32–83 б.).

 

1) Нечкә су­зык­лы иҗек башындагы [қ], [ғ] тар­тык­ла­ры язылышына ияреп язу. Исе­безгә тө­ше­рик: нечкә су­зык­лы иҗек башын­да­гы кече тел [қ], [ғ] тар­тык­ла­ры түбәндә­гечә язы­ла: [қәдер] кадер, [қәләм] каләм, [ғәдәт] гадәт, мәгыйшәт [мәғишәт], мәгариф [мәғәриф], фирка [фирқә], фаҗига [фаҗиғә] һ.б.

 

Ита­гать сү­зендә икен­че иҗектә­ге су­зык татар телендә [ә] бу­лып әй­телсә дә, гарәп те­лендә­ге ка­лын-каты укылышлы ط [т] ны бел­дерү өчен, та­тар те­лендә т ар­тын­нан а ку­еп язу традициягә кергән. Сүзлекләр дә шулай терки.
Әгъ­за сү­зендә соң­гы су­зык татар телендә [ә] бу­лып әй­теләсә дә, ض ны бел­дерү өчен ([д] исә татар телендә бу сүздә өрелмәле булып әйтелә), гарәп те­лендә­ге ка­лын-каты укылышлы бу тартыкны белдерү өчен, з ар­тын­нан а ку­еп язалар. Сүзлекләр дә шулай терки.
Ва­сы­ять сү­зендә ка­лын әй­те­леш­ле ص [с] тар­ты­гын­нан соң чыганак телдә [и] килсә дә, та­тар те­лендә с ар­тын­нан ы ку­еп яза­лар. Сүзлекләр дә шулай терки. Бу – гарәп те­ле­нең ка­лын әй­те­леш­ле [с] тар­ты­гын бел­дерүен истә то­тып язу (Сүз аза­гын­да­гы ь бил­ге­се шул ы хә­ре­фен һәм ят шә­ке­лен нечкә су­зык­лы итеп укыр­га мөм­кин­лек бирә. Ва­сы­ять сү­зе­нең язы­лы­шы, тулаем алганда, җәм­гы­ять сү­зе­нең язы­лыш өл­ге­сенә ияргән).

 

Мисаллардан күрдек ки, гарәп алынмаларындагы нечкә сузыклы иҗек башында килгән калын-каты әйтелешле тар­тык­ла­рны язу нечкә су­зык­лы иҗек башындагы [қ], [ғ] тар­тык­ла­рының язылыш кагыйдәсенә иярә.

 

 ص [с] – س [с] тар­тык­ла­ры белән мәгънә­ви ае­ры­ла тор­ган кайбер сүзләрне алыйк:

 

 сәфәр сү­зе ка­лын-каты укылышлы ص белән – «ел­ның икен­че ае исе­ме»; س белән – «юл йөрү, юл­га чы­гу»;

 

сә­гыйд сү­зе ка­лын-каты укылышлы ص белән – «юга­ры менү­че»; س белән – «кул­ның терсәктән юга­ры өле­ше», «беләк».

 

Татар телендә س [с] һәм калын-каты әйтелешле ص [с] тар­тык­ла­рының оппозицион парларын аерырлык махсус хәрефләр юк. Бу очракта мисалларның беренчеләрен сафәр, са­гыйд дип, икенчеләрен сәфәр, сә­гыйд дип, ягъни ص [с] – س [с] тар­тык­ла­рының мәгънә аеручан оппозициясен билгеләгәндә, сузык аваз хәрефе ярдәмендә язарга кирәк булып чыга. Бу инде – гарәп алынмаларында нечкә су­зык­лы иҗек башындагы [қ], [ғ] тар­тык­ла­ры язылышы кагыйдәсенә ияреп язу.

 

Гарәп теленнән кергән сүзләрдә [с], ت [т], ز [з], د [д] һәм калын-каты әйтелешле ص [с], ط [т], ظ [з], ض [д] тартыклар оппозициясе белән мәгънәви аерыла торган алынма сүзләр аз түгел (без аларны югарыдагы кагыйдә өлгесе нигезендә сузык аваз хәрефләре ярдәмендә күрсәтәбез):
нәсер «чәчмә әсәр», нәсыр «ярдәм»; «җиңү»;
тайяр «очучы», тәйяр «әзерләнгән»;
сихер «бозу», сыйһер «кодалык ягыннан якынлык».

 

Хә­зер­ге та­тар те­лендә гарәп алын­ма­ла­рын­дагы калын-каты әйтелешле [с], [т], [з], [д] тар­тык­ларын катнашкан сүзләр мирасыбыз язмаларында еш күзәтеләләр:

 

мәхсүс «тоелган, сизелгән», мәх­сус «ае­рым», «үзенә бил­геләнгән»;

 

тәгъсир «авырай­ту», тәгъ­сыйр «сы­гып су­ын чы­га­ру»;

 

тәк­сир «сын­ды­ру», тәкъ­сыйр «кыс­кар­ту», «ру­ха­ни­лар­га олы­лап эндәшү сүзе» һ.б.

 

Андый сүзләр кеше исемнәрендә дә бар. Кеше исемнәрен язуда әлеге тартыклар оппозициясен искә алу аеруча зарур. Чөнки ата-ана, гарәп теленнән кергән исемнәрне яңгыраш образына карап кына түгел, бу сүзләрнең мәгънәсен өйрәнеп, дөньяга килгән сабыйга күркәм холык, бәхетле язмыш теләп куйган. Авазны бозып әйтү яки язу исә сүзнең мәгънәсен бозарга мөмкин:

 

сәгыйрь «газап уты», сагыйрь (каты-калын әйтелешле [с] ны аңлата торган хәреф белән) «кечкенә»;

 

сәед «хө­кем­дар», са­ед «ау­лау»;

 

сәйф «кы­лыч», сайф «җәй»; шуннан – сәйфи «кы­лычлы», сайфи «җәйге».

 

Димәк, кеше исемнәреннән беренчесен – Сагыйрь дип а хәрефе белән, икенчесен Сәед дип ә хәрефе белән язу мәгъкуль, ә Сайфи һәм Сәйфи, мәгънәләренә караганда, икесе дә кеше исеме булырга ярый.

 

2) нечкә су­зык­лы иҗек азагындагы [қ], [ғ] тар­тык­ла­ры язылышы кагыйдәсенә таянып язу. Исе­безгә тө­ше­рик: нечкә су­зык­лы иҗек аза­гын­да­гы кече тел [қ], [ғ] тар­тык­ла­ры орфографик кагыйдә нигезендә к, г хәрефләреннән соң ъ куеп язы­ла: [тәш­риқ] тәш­рикъ, [шә­реқ] шә­рекъ, [зә­wеқ] зә­векъ, [иғтибар] игътибар.

 

Шушы кагыйдәгә ияреп, калын-каты әйтелешле [з], [с], [т], [д] тартыкларын язу традициягә кергән. Мисърә вармак. Мисъри шаһ (К.Гали. «Кыйссаи Йосыф». 1983, 220, 280, 542 б.). Һәр нәрсәмнән берәр мисъри кызыл алтын табыш алдым (Н. Хисамов // М, 1992/6, 65 б.).
Архаик сүзләрдән мисал: мәтъ­гам «ашый тор­ган урын», мәтъ­лаг «чы­гу, кал­ку уры­ны», мәтъ­мах «күз текәлгән әй­бер», тәх­рисъ «ком­сыз­лык уя­ту», тәх­ризъ «кы­зык­ты­ру» (ГФТР, 330, 603, 604 б.).
3) Нечкә су­зык­лы иҗек аза­гын­да­гы [қ], [ғ] тар­тык­ла­рының орфографик ка­гыйдә­сен бозып язу­га иярү.        Исебезгә төшерик: гарәп-фарсы алынмаларындагы [қ], [ғ] тар­тык­ла­рын нечкә сузыклы иҗектә язу мәсьәләсендә татар теле орфографиясенең мәгълүм өч кагыйдәсе бар. Тик, искәрмә итеп әйткәндә, шуның икесе сакланып җитми. Шул сәбәпле шәрекъ // шәрык, нәкышь// нәкыш, зәвекъ // зәвык һ.б. орфографик вариантлар барлыкка килгән (Бу турыда: Абдуллина, 2006, 116–151 б.).
Калын-каты әйтелешле ص [с] тар­тыгы булган сүзләр, нечкә су­зык­лы иҗек аза­гын­да­гы [қ], [ғ] тар­тык­ла­рын язуның үз орфографик ка­гыйдә­сенә ияргәндә, хи­ресъ, тәрәххесъ дип язылырлар иде. Тик бу архаик сүзләрне сүзлеккә түбәндәгечә теркиләр: хи­рыс «комагайлык» (ГФТР, 659 б.), тәфәххыс «нечкәләп тикшерү» (ГФТР, 600 б.). Шәхыс «зат», «аерым кеше» (ГФТР, 714 б.) язылышы да шулай барлыкка килгән.
Шул рәвешчә, кагыйдә нигезендә языла торган шәрекъ, нәкышь, зәвекъ өлгесенә түгел, кагыйдәне сакламыйча языла торган шәрык, нәкыш, зәвык өлгесенә иярү очраклары бар. Бердәй орфографик принцип сакланмау кабат орфографик вариантлар барлыкка килүгә сәбәп була: тәфәххесъ // тәфәххыс, тәхризъ // тәхрыйз һ.б.
Кагыйдә нигезендә мөгътәбәр дип язылырга тиешле сүз өл­ге­сенә тү­гел, кагыйдәне бозып, могтәбәр рә­ве­шендә­ге язу өл­ге­сенә иярү дә күзәтелә. Игътибар итик: орфографик кагыйдә нигезендә мөгътәбәр сү­зендә г ар­тын­нан ъ куелырга тиеш. Ләкин ъ куй­мый­ча, г ал­дын­нан о язу хәтта «Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге»ндә урын алган: могтәбәр «игъ­ти­барга лаек», «хөрмәт­ле» (ГФТР, 268 б). Орфографик сүзлекләр исә шул алынмалар сүзлеге үрнәгендә могтәбәр (ТТОС, 1983, 137 б.; ТТОС, 2002, 228 б.; ТТОС, 2010, 175 б.) дип язалар.
Шушы соңгысына иярү гарәп теленнән кергән сүзләрдә калын-каты әйтелешле тар­тык­ларны язуда да күзәтелә. Мәсәлән, محيط сүзен орфографик сүзлек, могтәбәр язылышына ияреп, мохит (ТТОС, 1983, 138 б.; ТТОС, 2002, 230 б.) дип теркәгән. «Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге» исә, чыганак телдә сүз азагында калын-каты әйтелешле тартыкны белдерә торган ط хәрефе язылуын истә тотып, мөхитъ дип язган (ГФТР, 423 б.). Сүз үзе ике төрле язылганга күрә, бу сүзгә ике төрле кушымча ялгап язу күзәтелә: 1) калын кушымча: Һава җәмигъ җисемнәргә мөхитътыр (ГФТР, 423 б.); 2) нечкә кушымча: «Чит мохиттә кайнап гыйбрәт ал» дигән гыйбарә бар (Мгт, 2002, 21/9, 6 б.). Орфографик сүзлек нечкә кушымча ялгаган: мохит, -е, -нә (ТТОС, 2002, 231 б.).
Татар әдәби телендә [ҳөтбә] дип әйтеп йөртелә торган «вәгазь», «нотык» мәгънәсендәге خطبه сүзен алсак та шуны күрәбез: т хә­рефеннән соң калынлык билгесе ъ не ку­ймыйча, т хә­рефлә­ре ал­дын­нан ка­лын су­зык хә­ре­фен язу варианты сүзлекләрдә таралыш алган: хотбә (ГФТР, 665 б.; ТТОС, 1983, 229 б.; ТТОС, 2002, 374 б.) Болай язу да [шә­реқ], [зә­wеқ] сүзлә­рен орфографик кагыйдә нигезендәге шәрекъ, зә­векъ өлгесенә түгел, кагыйдәсе бозылган шә­рык, зәвык дип язганга ияреп язылган.
II. Гарәп теленә хас калын-каты әйтелешле тартыкларны исәпкә алмыйча язу.
Алда күрдек ки, гарәп теленә хас калын-каты әйтелешле тартыкны белдерү өчен, бу калын тартык хәрефләреннән соң калын сузык хәрефе язалар: итагать, әгъза, васыять. Орфографик кагыйдәсе билгеләнмәсә дә, бу язылыш югары стильдә таралыш алган: талиб, Мисыр, сыйныф, сыйфат, тыйб, Насыйри, Басыйр һ.б. Гарәп телендәге калын [с], [т], [з] тартыкларын белдерү өчен, гарәп телендәге и сузыгын татар телендә ый белән белдерәләр: Фатыйма, Назыйм, Назыйр, Вазыйх һ.б.
Ләкин бу принцип һәрвакыт сакланмый. Бер сүзне ике төрле язу очраклары бар. Мәсәлән, бу исемнәр и хәрефе белән дә язылалар: Фатима, Назим, Назир, Вазих һ.б. Бу инде – гарәп телендәге калын [с], [т], [з] тартыкларын исәпкә алмыйча язу.
Орфографик сүзлекләр дә, чы­га­нак телдә­ге калын-каты әйтелешле тар­тык­ны искә ал­мый­ча, күпчелек очракта и белән язарга ярата­лар: хо­су­си­ят (ТТОС, 1983, 226 б.), ва­зи­фа (ТТОС, 1983, 41 б.), үгет-нә­сихәт (ТТОС, 269 б.) һ.б. Газета-журнал, матбугат битләрендә васият варианты да күзәтелә: ва­си­я­те (М, 1996/10, 6 б.; Г. Ис­ха­кый, 1 т., 1998, 52 б.) һ.б.
Ләкин бу язылышны татарча язу дип әйтеп булмый, чөнки анда сингармонизм сакланмаган. Болай язу тәҗрибәсе, кызганыч ки, ор­фог­ра­фик ва­ри­ант­лар барлыкка килүгә генә китергән, аларның түбәндәгечә язылулары да сүзлекләргә теркәлгән: ва­зый­фа (РТИСС, 34, 54 б.), хо­су­сы­ять (ГФТР, 665 б.), васыять (ТТОС, 2010, 62 б.), нәсыйхәт (ТТОС, 2010, 182 б.).
Иҗек азагындагы калын-каты әйтелешле тар­тык­ларны да исәпкә алмыйча язу очраклары бар: мәтгам // мәтъгам, мәтлуб // мәтълүб, Мисри // Мисъри һәм тәфәххесъ // тәфәххыс вариантлары өстенә – тәфәххес, тәхризъ // тәхрыйз вариантлары өстенә – тәхриз кебек вариантлар шулай барлыкка килгән.
Харис «саклаучы», «яклаучы», «сакчы», харисъ (каты-калын әйтелешле [с] ны аңлата торган хәреф белән) «саран», «комагай». Мәгънәви аерыла торган мондый сүзләр булу югары стильдәге язмаларда һәм аеруча дини стильдә иҗек һәм сүз азагындагы калын-каты әйтелешле тартыкларны хәзерге татар язуында дөрес белдерергә кирәклекне дәлилли.
III. Та­тар те­ленең сузыклар гармониясенә буйсынганча язу.
Күрәбез ки, сүзлекләр дә төрлечә эш кыла: кайчакта орфографик сүзлек калын-каты әйтелешле тартыкларны исәпкә алмый, сирәк очракта гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге дә шулай эшләгән. Мәсәлән: сихәт (ТТОС, 1983, 178 б.), алынмалар сүзлегендә сыйххәт (ГФТР, 512, 460 б.); зиян (ГФТР, 132 б.), орфографик сүзлектә исә зыян (ТТОС, 1983, 63 б.); нәзар (ГФТР, 454 б.), нәзәр (ТТОС, 1983, 147 б.), ләкин: нәзарәт (шул ук биттә).
Төрле сүзлекләрнең бер үк сүзне төрлечә язып теркәү очраклары еш күзәтелә:          шәхсый (ГФТР, 714 б.), шәхси (ТТОС, 1983, 245 б.); таһарәт (ГФТР, 546 б.), тәһарәт (ТТОС, 210 б.; ТТОС, 2002, 320 б.); такать (ГФТР, 540 б.), тәкать (ТТОС, 1983, 208 б.); сангать, ләкин аңлатмада – сәнгать (ГФТР, 501, 522 б.); садака (ГФТР, 495 б.; ТТОС, 1983, 172 б.), фитыр сүзенең мәгънәсен аңлатканда – сәдака (ГФТР, 631 б.). Бер үк сүзлек үзе дә ике төрле язу очраклары бар. Мәсәлән: сәфа, аңлатмада: сафа (ГФТР, 527 б.); тәгам, аңлатмада: тагам (ГФТР, 558 б.) һ.б.
Боларның сузыклар гармониясенә табигый буйсына торганнарын түбәндәгечә язарга булыр иде:
а) калынлык гармониясенә буйсындырып язу. Мәсәлән, бә­сыйр (ГФТР, 44 б.) сүзенең кеше исеме буларак татар телендә Ба­сыйр дип язы­лып та­ра­лыш алуы, Ха­тыйб, На­сыйр, сыйфат, сыйныф сүзлә­ренең язылышын искә алыйк. Зыян, ва­зый­фа, садака, сафа, Фатыйма, Назыйм, Назыйр, Вазыйх дип калынлык гармониясенә буйсындырып язарга була;
ә) сузыкларны нечкәлек гармониясенә буйсындырып язу. Мәсәлән, график принципка таянып язу традициягә кергән нәсыйхәт (ТТОС, 1983, 147 б.; ТТОС, 2002, 237 б.), бәгъ­зы (Г.Кан­да­лый, 1988, 305 б.), шәх­сый (ГФТР, 714 б.) сүзләрен, сузыкларның нечкәлек гармониясенә буйсынган хәлдә үгет-нә­сихәт (ТТОС, 1983, 269 б.), бәгъ­зе­ (ТТОС, 1983, 38 б.; ТТОС, 2002, 45 б.), шәх­си (ТТОС, 1983, 245 б.; ТТОС, 2002, 401 б.) дип яарга була.
Хөтъбә // хотъбә, мөхитъ // мохит вариантлары урынына сузыкларның нечкәлек гармониясенә буйсынган хөтбә, мөхит дип язу да сузыклар гармониясе күзлегеннән татарча булыр иде.
Ләкин мәсьәләгә сак карарга кирәк. Саклык кирәклекне дәлилли торган кайбер мисаллар китерик:
1) Касим исемендә калын-каты әйтелешле ص [с] тар­тыгы юк, анда татар телендә әйтелә торган س [с] тар­тыгы гына. Ләкин соңгы елларда бу исемне сингармонизмның калынлык гармониясенә буйсынганча Касыйм дип язу, фамилияләрне Касыймов, Касыймова дип язу күзгә ташлана. Хәлбуки бу тартыклар анда мәгънә аера: касим «бүлүче», касыйм (каты-калын әйтелешле [с] ны аңлата торган хәреф белән) «тиз сынучан». Димәк, кеше исемен Касим дип язу, фамилияләрне Касимов, Касимова дип язу дөрес була. Шулай ук Га­зим // Га­зыйм вариантларының, кеше исеме буларак, сингармонизмга буйсынганын сайлау дөрес булмас. Чөнки га­зыйм (чы­га­нак телдә ка­лын-ка­ты әй­те­леш­ле [з] белән) «бөек», «чик­сез зур» мәгънәсен аңлата. Бу сүз бары тик Аллаһы Тәгаләнең эпитеты (Валлаһи газыйм! дип ант итүне искә төшерик). Кеше исеме итеп бу сүзне сайлау гөнаһ санала. Га­зим (татар телендә әйтелеп йөртелә торган [з] тар­ты­гы белән) «ал­дан уй­лап ку­ю­чы», «кыю», «ни­ятләү­че» мәгънәләрен белдерә. Шуңа күрә Га­зим ир кеше исеме булып йөри ала. Сингармонизмга буйсындырабыз дип, рус те­леннән кергән фа­тир (фа­тир > квар­тир «квар­ти­ра») сү­зен, бе­рен­че иҗектә­ге а га ка­рап, син­гар­мо­низм­га буй­сын­ды­рып, фа­тыйр дип яз­сак та, гарәп те­леннән алын­ган икен­че бер сүзгә аваз­даш сүз ки­леп чы­га: фа­тыйр (чы­га­нак телдә ка­лын-ка­ты әй­те­леш­ле [т] белән) «юк­тан бар итү­че», «бар­лык­ка ки­терү­че»; «ура­за­сын тот­мау­чы», «ура­за­сын бо­зу­чы».
2) Тагыш шунысы бар: нәсихәт, бәгъ­зе, шәх­си, хөтбә, мөхит дип язу да тулысынча татарча түгел! Чөнки бу сүзләрдә татар теленең икенче бер гармониясе юк, ул – аккомодация законы. Татар сүзләрендә нечкә сузык белән янәшә кече тел тартыклары килә алмый (Сәлимов // ТГ, 1 т., 1998, 74 б.), бары гарәп-фарсы алынмаларында гына кече тел тартыгы нечкә сузыклар белән рәттән килә: [қәдер], [ғәдәт], [мәғишәт], [шә­реқ], [иғтибар] һ.б. Без инде моңа гадәтләнгән мондый сүзләрдә татар теленең аккомодациясе бозылу бездә канәгатьсезлек хисе тудырмый, бу сүзләрне тулысынча татар теленең фонетик канунына буйсындырабыз дип, [кәдер], [гәдәт], [мәгишәт], [шә­рек], [игтибар] дип әйтергә һәм кәдер, гәдәт, мәгишәт, шә­рек, игтибар дип язарга да омтылмыйбыз.
Гарәп теленә генә хас [с] – ص [с], ت [т] – ط [т], ز [з – ظ [з], د [д] – ض[д] оппозицион парларының мәгънә аеру үзенчәлеге, алынма сүзләр белән бергә татар теленә дә үтеп кергән икән, татар теленең югары стилендә бу тартыклар катнашкан алынма сүзләрне, «татарчалаштырабыз» дип, тырышып-тырышып, татар теленең сузыклар гармониясенә буйсындырганча язу кирәкме соң? Бигрәк тә хәзерге демократия чорында – дини язмалар стиле формалашу чорында – гарәп теленнән кергән һәм моңарчы график принцип нигезендә язылып килгән, ләкин орфографиясе эшләнмәү сәбәпле, орфографик вариантлары булган сүзләрне югары стиль язмаларында татар теленең сузыклар гармониясенә буйсынганча язып, проблемадан ансат кына котылу юлын сайлау дөресме булырмы?
Кайбер алынма сүзләр татар теленең сузыклар гармониясенә дә бик авыр буйсына, кайберләре бөтенләй буйсынмый. Мәсәлән, хо­сусый сүзе белән тамырдаш сүзне алыйк: нечкәлек гармониясенә буйсындырып, аны хөсүсият дияргәме, әллә хосусыят дияргәме? Хо­су­си­ят // хо­су­сы­ят // хо­су­сы­ять вариантлары әнә шул эзләнүләр нәтиҗәсендә барлыкка килгән.
Алынмаларны язганда, сузыклар гармониясенә буйсындырырга омтылып, гади сөйләмдәгечә булсын дип тырышып (мәсәлән, «Аргамак» журналында басылган әдәби әсәрдә бер персонажның сөйләмендәгечә) даһый, ихтыйрам (Арг, 1996/1, 35 б.), рыйзык (Арг, 1996/1, 47 б.) дип язу тәҗрибәсе булып алды. Ләкин монда да проблемалар бар:
ихтыйрам – тулысынча сузыклар гармониясенә буйсынмаган. Җитмәсә, гарәп телендә бу сүздә калын-каты әйтелешле [т] тартыгы юк, шуңа күрә ый язу ике тел күзлегеннән дә дөрес булмый;
татар телендә рыйзык дип кенә түгел, ырыйзык дип әйтәләр. Чөнки татар теленең үз сүзләре [р] га башланмый (Сәлимов // ТГ, 1 т., 1998, 76 б.). Шуңа күрә рыйзык дип язу – тулысынча татарча язу түгел. Тагын бер ягы: гарәп телендә [р] калын тартык булса да, аның артыннан [и] килгәндә, әлеге тартык үзенең калынлыгын җуя (Харисова, 2007, 28 б.).
Шул рәвешчә, ихтыйрам, рыйзык дип язу ике тел күзлегеннән дә дөрес була алмый.
Нәтиҗә итеп, түбәндәгеләрне әйтергә мөмкин:
1. «Татар теленең сингармонизмына буйсындырып язабыз» дип, мәсьәләне өстән-өстән генә хәл итү үз чиратында буталчыклыклар барлыкка китерәчәге көн кебек ачык. Монда һәр сүзне берәмтекләп-бөртекләп барлап чыгу, өйрәнү зарур.
2. Язы­лышны сүз­нең мәгънә­сенә ка­рап ае­ру (се­ман­тик диф­фе­рен­ци­а­ция прин­ци­бы) күз уңында торырга тиеш. Югыйсә  дәреслекләрдә дә, академик грамматикада да «дифференциацияләнгән язылыш» дигәнгә байрак – баерак, өч почмак – өчпочмак, биш мармак – бишбармак, ак сакал – аксакал кебек мисаллар гына китерелә (ХТӘТ, 1965, 163 б.; ТГ, 1 т., 1998, 109 б.). Хәзерге татар орфографиясендә бу орфографик принцип нигезендә языла торган сүзләрнең бер докторлык диссертациясе язарлык лексик хәзинәсе бар, бу мәсьәләгә караган орфографик проблемалар да күп.
3. Язы­лыш ва­ри­ант­ла­рын стилистик аеру, төгәлрәк әйткәндә, югары һәм урта стильләргә аеру зарурлыгы бар. Гарәп теленнән кергән сүзләрдә калын-каты әйтелешле тар­тык­ларны дөрес язу мәсьәләсен хәл итәр өчен, орфографияне стильләргә аерып өйрәнү таләп ителә. Шуны истә тотыйк: татар теленең гади сөйләмендә сингармонизм киңрәк урын били. Мәсәлән, гади сөйләм стилендә гарәп теленә генә хас булган калын-каты әйтелешле [с] тартыгы катнашкан сүзне, сингармонизмга буйсындырып, Мысыр дип әйтсәләр дә, әдәби телдә Мисыр дибез һәм шулай язабыз да. Ми­ра­с яд­кәрләренең юга­ры стиль яз­ма­ла­рын­да, югары стильдәге ди­ни яз­ма­лар­да график принцип нигезендә язу (мөхитъ, тәх­ризъ, мөсәлләтъ, нә­сыйхәт, бәгъ­зы, таһәрәт, хыянәт һ.б.), ә ха­лыкның җанлы сөйләменә нигезләнгән урта стильдә мөхит, тәх­риз, мөсәлләт, нә­сихәт, бәгъ­зе, тәһәрәт, хиянәт дип язарга була. Ләкин бу стилистик аерма сүзлекләрдә чагылыш табарга тиеш.

 

Әдәбият.

 


  1. Абдуллина Р.С. Алфавитка бәйле орфография һәм орфоэпия мәсьәләләре. Монография. / Ред. проф. Ф.Ә.Ганиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006.

  2. Абдуллина Р.С. Хәзерге татар теленең орфографиясе һәм орфоэпиясе. Югары һәм махсус урта уку йортлары өчен. / Ред. проф. Ф.Ә.Ганиев. – Казан: Мәгариф, 2009.

  3. Абдуллина Р.С. Сөйләм культурасы. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2012.

  4. Сәлимов Х.Х. Татар телендә аваз тезмәләре // Татар грамматикасы, 1 т., 1998.– 72–79 б.

  5. Сәлимов Х.Х. Татар телендә аваз үзгәрешләре // Татар грамматикасы, 1 т., 1998. –  79–89 б.

  6. Харисова Г.Х. Тәҗвид. – Казан: Идел-Пресс, 2007.

Шартлы кыскартылмалар

ТГ, 1998 — Татар грамматикасы. 3 томда / ТФА гуманитар фәннәр бүлеге; ред. кол. М.З.Зәкиев (баш ред.), Ф.Ә.Ганиев, К.З. Зиннәтуллина. – Мәскәү: Инсан; Казан : Фикер. – I т. – 1998.

ГФТР – Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. Төзүчеләр: К.З.Хәмзин, М.И.Мәхмүтов, Г.Ш.Сәйфуллин. Редакторлар: Р.С.Газизов, М.Г.Гыймадиев, И.Г.Гыйльфанов. Казан: Татар. кит. нәшр., 1965.

ТТОС, 1983 – Татар теленең орфографик сүзлеге. Төзүчеләр: А.Х.Нуриева, Ф.С.Фасеев, М.И.Мәхмүтов / Ред.: М.З.Зәкиев, Г.А.Ахунов, Н.К.Габитов, В.К.Зыятдинов, Х.К.Курбатов, В.Х.Хаков. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983.

ТТОС, 2002 – Татар теленең орфография сүзлеге. Төзүчеләр: Ф.Ә.Ганиев, С.И.Исламетдинова; редакторы Ф.Ә.Ганиев. – Казан: «Раннур» нәшрияты, 2002.

ТТОС, 2010 – Татар теленеӊ орфографик сүзлеге / Төз.: К.Р.Галиуллин, Р.И. Раскулова. – Казан: Мәгариф, 2010. – 399 б.

РТИСС – Русча-татарча иҗтимагый-сәяси сүзлек. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997.

ХТӘТ, 1965 – Хәзерге татар әдәби теле. Лексика, фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография, морфология. Югары уку йорты студентлары һәм урта мәктәп укытучылары өчен. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965.

Газета-журнал исемнәренең шартлы кыскартылмалары: Арг – «Ар­га­мак» жур­на­лы, З – «За­ман» га­зе­та­сы, М – «Ми­рас» жур­на­лы, Мгт – «Мәгъ­рифәт» га­зе­та­сы.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ