Логотип Магариф уку
Цитата:

Яхшыдан яхшы, игелекле сүзләр яхшы...

Фәридә СӘМИГУЛЛИНА,Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең I квалификация категорияле инглиз теле укытучысы.Педагогик хезмәт стажы 35 елЯхшыдан яхшы, игелекле сүзләр яхшы...Игелекле гамәлләр тагын да ях...

Фәридә СӘМИГУЛЛИНА,


Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең I квалификация категорияле инглиз теле укытучысы.


Педагогик хезмәт стажы 35 ел


Яхшыдан яхшы, игелекле сүзләр яхшы...


Игелекле гамәлләр тагын да яхшырак...


Авыл мәктәбендә укытучы булуым белән мин бик бәхетле. Тирә-якта, әйләнә тирәңдә матур табигать, янәшәңдә hәрвакыт туганыңдай якын күршеләрең, хезмәттәшләрең, яраткан укучыларың. Таныш сукмаклар көндә мәктәпкә илтә. Бу таныш сукмаклардан эшкә барганда, укытучы кемнәр белән генә сәламләшми, кемнәр белән генә уй-фикерләрен бүлешми. Бүгенге дәрескә нинди мавыктыргыч алымнар куллану кулай булыр икән, тәрбия сәгатенә әзерләгән әңгәмәм урынлы булыр микән дигән уйлар белән тәрбия учагына килеп җиткәнеңне сизми дә каласың... Менә шулай көндә яңалыкка омтылып, эзләнеп, дәресләрдән соң өйдәге вакыт та сизелми үтә дә китә.


Уйланулар, борчылулар, эзләнүләр... Әйе, бүгенге инновацион технологияләр, Интернет челтәрләре киң таралган чорда әхлакый тотрыклы шәхес тәрбияләү бик мөhим, шул ук вакытта hәркемне борчыган тәрбияви мәсъәлә.


Әхлакый тәрбияле бала дигәндә, без шәфкатьле, изге күңелле, әдәпле, игътибарлы, кешелекле, ихтирамлы, тыйнак, инсафлы, хезмәт сөючән, максатчан, эшен җиренә җиткереп башкаручан, үз фикере булган, сабыр холыклы баланы күзаллыйбыз. Ә үзебез бу сыйфатларга ияме? Үзебез үрнәк булмасак, тәрбия учагы безнең өчен түгел. Тышкы кыяфәт белән эчке дөньябыз тәңгәл килгәндә генә без горур тәрбияче исемен йөртә алабыз. Безнең hәр адымыбыз, карашыбыз, сөйләмебез, киемебез – мөhим тәрбияви чара. Ясалмалыкка урын юк, кушканга түгел, ә чын күңелдән, максатчан әзерләнгән класстан тыш чаралар зур урын алалар. Әти-әниләр катнашында үткәрелгән гаилә бәйрәмнәре. Балаларда әти-әнисенә карата чын мәгънәсендә ярату, хөрмәтләү, олылау хисе тәрбияләнгән булса, бу инде әхлакый сыйфатларның иң-иң мөhиме. Кешеләрне хөрмәт итү, туган-үскән җиргә, илгә, халкыңа мәхәббәт ата белән ананы яратудан башлана. Бу үткәрелгән чараларда әти-әниләргә багышлап язган иншалар, hәр укучыңның фәкать уңай якларын гына билгеләп язган рәхмәт хатлары бик урынлы. Мондый кичәләрне мин үзем башлангыч сыйныфларда укытканда гына түгел, урта, югары сыйныф укучылары белән эшләгәндә дә даими максатчан оештырып килдем. Әти-әниләр белән укучыларны бергә фотоларга төшереп, матур теләкләрне кулдан язып, сыйныф җитәкчесе тапшыруы истәлек булып саклана. Ә инде өлкән ветеран укытучыларыбызның хәлләрен белеп, язгы-көзге бакча эшләрендә булышып, бәйрәмнәр белән тәбрикләп кайту, шул ук вакытта өлкәннәребезнең уй-теләкләрен ишетеп, киңәшләрен тыңлау, авылыбызның тарихын барлау – үзе бер файдалы тәрбияви чара. Фәкать вакыт белән исәпләшмичә, түләүле эш сәгате дигән рамкадан тыш та эшне оештыра белү бик мөhим.


Уку елы дәвамында үткәрелгән hәрбер тәрбияви әңгәмәме, класстан тыш чарамы, алар барысы да укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләүгә багышланган. Мәктәпкә килеп керүгә исәнләшү, икенче аяк киемен кию, техник хезмәткәрләребезнең хезмәтен хөрмәтләү, тәрбия учагыбызның чисталыгын саклау, тыныч тавыш белән сөйләшү, йөгереп түгел, матур адымнар белән йөрү-– мәктәбебезнең бизәге. Болар барысы да hәр укучының гадәтенә керсә иде. “Әдәп төбе – матур гадәт”. Ләкин әхлак тәрбиясенең төп урыны – гаилә. Әхлак тәрбиясе нигезендә баланы яхшылыкка өйрәтү, начар эшләрдән кисәтү, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар эш икәнлеген белерлек итеп тәрбияләп үстерү тора. Ата-ананың вазифасы үз балаларын кече яшьтән үк әнә шул таләпләрне үзләштерүенә, аларның күнекмә булып әйләнүенә ирешүдән гыйбарәт. Беркемгә дә сер түгел, хәзер балаларыбыз без, өлкән буын кешесеннән, заманча мәгълүмат чаралары тизлек белән үсеш алган заманда, бер адым алга баралар. Әти-әниләр эштә вакытта балаларыбыз буш вакытларын компьютер артында утырып үткәрә. Күпчелек ата-аналар үзләре дә Интернет челтәреннән, заманча кәрәзле телефоннардан ерак китмиләр. Нәтиҗәдә, әти-әниләрнең балалары белән, ә балаларның әти-әниләре белән аралашырга вакытлары калмый.


Әти-әни баласы өчен беренче тәрбияче, үзем дә өч бала анасы буларак, шуны әйтәсем килә, кечкендән үк без балаларыбызның буш вакытын файдалы шөгыль белән үткәрергә күнектерергә бурычлы, көндәлек режим булдыру, hәр эшнең үтәлешен гадел бәяләргә, үз вакытында уңай нәтиҗәсен күреп баланы мактап китәргә. Эшләнгән эшнең кирәклеген, нәтиҗәсен күрергә өйрәтә алу, алдан ук башкарасы эшең максатчан булырга тиешлегенә төшендерү.


“Ялкау бер эшне ике мәртәбә эшләр”, “Эшеңне ахырына җиткер”, “Агач җимеше белән, кеше эше белән”... Бу халык мәкальләре hәрвакыт юлдаш булса иде безнең балаларыбызга.


“Бала-чагага ата-ананың мал биргәннән акыл биргәне артык”.


Татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтчесе, педагогы, тарихчысы Ризаэддин Фәхреддин гомере буе тәрбия эшенә зур әhәмият бирә: “Тәрбия-акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер. Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия иң кирәкле бер эш булачактыр”, дигђн ул.


Көз көне тугангама, әллә көзнең беренче көнендә hәр яңа көтеп алган уку елы башлангангама, мин шәхсән үзем көзне hәм балаларны бик яратам.


“Алтын яфрак ява урамнарга,


Сукмакларга ява, юлларга...


Урам буйлап атлый укытучы


Чумган килеш тирән уйларга.


Уйларыгыз изге... Сабыйларның


Күңеленә барып ялгана


Күпме хисләр кирәк алар өчен


Ял-йокыңны онытып янарга


Џәм сакларга кирәк сүндермичә


Аларга дип яккан учакны.


Үз балаңа күпме җылы кирәк


Аларга да кирәк шул чаклы”.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ