Логотип Магариф уку
Цитата:

Нурлатта яшь Кариевлар үсә!

Тарихта үз эзен калдырган кешеләрне без һәрвакыт хәтеребездә тотарга, күңел түребездә сакларга тырышабыз. Шул нияттән, гимназиябездә якташыбыз, күренекле артист, режиссер, татар профессиональ театрына...

Тарихта үз эзен калдырган кешеләрне без һәрвакыт хәтеребездә тотарга, күңел түребездә сакларга тырышабыз. Шул нияттән, гимназиябездә якташыбыз, күренекле артист, режиссер, татар профессиональ театрына нигез салучы Габдулла Кариев истәлегенә багышланган l нче районара фәнни-гамәли укучылар конференциясе үткәрелде. Исеменнән күренгәнчә, мондый конференцияләр, гадәттә, ике өлешкә бүленә.e6ba1337-736f-4df5-90fd-9f2fa4dcb57b


Фәнни өлешендә укучыларның һәм укытучыларның иң яхшы дип сайлап алынган фәнни, иҗади эшләре тыңланды. Район мәктәпләре укучылары, укытучылары Габдулла Кариев иҗатына багышланган фәнни эшләрен яклап, аңа багышланган шигырьләрне укып, көч сынаштылар. Районнан килгән һәр мәктәп югары дәрәҗәдә чыгыш ясады.


Икенче өлештә гимназия укытучылары һәм укучылары Габдулла Кариевның тормыш юлы һәм иҗатына бәйле әдәби чара күрсәттеләр. Аның яратып уйнаган рольләрен уйнап күрсәттеләр. Һәр укучы үзенең ролен оста итеп һәм күңеле аша үткәреп уйнады. Чарада катнашкан укучыларыбыз, нигездә, гимназиябездәге түгәрәкләргә йөрүче балалар. Аларның актерлык сыйфатлары танылган артистлар белән чагыштырырлык булды. Тамашачылар “төбәгебездә яшь Кариевлар үсә!” дип горурланып утырды.


91711d59-e7b3-4197-9afe-c46fccc8d0ad Гимназиянең театр түгәрәгенә йөрүчеләр (җитәкчесе - Гайнуллина Э.Х)
Г.Кариевның Г.Кариевның "Артист" пьесасыннан күренеш (түгәрәк җитәкчесе - Әхмәтсагыйрова Э.К.)

Килгән кунакларның да күңелләренә хуш килде бу кичә. Гимназия укытучыларының тел осталыклары, шигырь язуы, шулай ук оста режиссер булулары да югары дәрәҗәдә бәяләнде. Уку йортыбызда эшләүче телчеләрнең бердәмлеге аеруча игътибарга лаек иде.


Гимназиядәге татар теле укытучылары чыгышыннан күренеш Гимназиядәге татар теле укытучылары чыгышыннан күренеш

Әдәби кичәдән соң сүзне Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Линар Нурислам улы Манәпов алды. Ул бәйгеләрдә җиңүчеләрне котлады, мондый чараларның әһәмиятен булуын ассызыклады. Бәйрәм кунаклары - җирле язучыбыз Фәүзия апа Мөхәммәтова, Колбай Мораса авылындагы Г.Кариев исемендәге музей директоры Люзия Вәлиуллина да оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Чараны оештыручы - район мәгариф идарәсенең милли эшләр буенча методисты Фәридә Минталип кызы Ярмөхәммәтова да барлык катнашучыларга зур рәхмәтен белдерде.


Район мәгариф идарәсенең милли эшләр буенча методисты Район мәгариф идарәсенең милли эшләр буенча методисты Фәридә Ярмөхәммәтова (сулда) һәм төбәк язучысы Фәүзия Мөхәммәтова

Назилә Мостафина,


Нурлат гимназиясенең татар теле укытучысы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ