Өй эшен эшләмәсәң ярыймы?

«Хәзер мәктәптә өй эшен күп бирәләр, эшләп бетерерлек түгел» – укучылар гына түгел, әти-әниләр дә шулай зарлана. Берәүләргә авыр йөк булып тоелган өй эше икенчеләргә җитми дә калырга мөмкин. Бала өй эшен эшләргә теләмәсә, нишләргә? Аны ничек кызыксындырырга? 

«Кирәкле дип санаганын гына эшлим»
Данил ӘХМӘТШИН, Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиянең чыгарылыш сыйныф укучысы:

– Өй эшләрен җитәрлек бирәләр бездә. Гимназиядә укуыбызның беренче елында аларның күплегеннән бик җәфаландык, ул вакытта аз булган өй эше дә күп булып күренгәндер. Тик мин хәзер кирәкле дип санаган өй эшләрен генә эшлим, әһәмияте булмаган эшләрне шул килеш калдырам. Укытучыларның төрлесе бар: кемдер өй эшен эшләми килүемне аңлый, шул ук вакытта «3ле», хәтта «2ле» куючылары да була. Һәр чиректә ике-өч «4ле»м чыгып бара, калганнары «5ле». Эшләнми калган өй эшен дә җинаять дип санамыйм. Берәр кызыклы шөгыль табып, кирәкмәгән өй эше урынына шуның белән шөгыльләнгән «2ле» капчыклары» тормышта күбрәк уңышка ирешә әле.

«Элек өй эше күбрәк була иде»
Алсу ГАЛИЕВА, Чаллыдагы Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатта рус теле һәм әдәбияты укытучысы:
– Методиканың алтын кагыйдәләре бар. Беренчедән, өй эше иҗади булырга тиеш. Бу очракта аның күләме дә, укучының билгеләнгән вакытка эшләп өлгермәве дә мөһим түгел. Икенчедән, укытучы өй эшен үзе тикшереп бетерә алырлык күләмдә генә бирә. Өй эше тикшерелми калса, икенче юлы укучылар аны эшләп тә тормаска мөмкин. Өченчедән, өй эше язмача һәм иҗадилык таләп итми торган икән, сыйныфта өйрәнгәннең өчтән бере хәтле генә булырга тиеш. Мин шушы кагыйдәләрдән читкә тайпылмыйча эшләргә тырышам. Иң мөһиме – өй эшен төрләндерү. Әйтик, бүген коллаж рәвешендә инша, иртәгә төп геройның тышкы кыяфәтен сурәтли торган досье, аннары берәр шигырьне стиле буенча таркату, ниндидер бер әсәрне схема рәвешендә бирү…

Мин мәктәптә укыганда 90 нчы еллар иде, өй эшләре искиткеч күп бирелде. Аңа карап, зарланучы булмады – өлгереп бардык. Ә хәзер нәрсә? Яңа дисциплиналар өстәлде, база фәннәрне укыту кимеде, ә алар буенча программа таләпләре артты гына. Димәк, баланың белемен ныгыту өчен өй эшен күбрәк бирергә кирәк. Ә «гаджетлар буыны» нәрсәгә дә булса игътибарын биш кенә минутка туплап тора ала. Менә шундый шартларда белем бирергә туры килә. Кызым башлангыч мәктәптә укый. Кичке сигезенче яртыда бию түгәрәгеннән кайткач, өй эше әзерләргә утырабыз, хәл юк, күз яшьләре… Көче калмаган икән, кызымны йокларга яткырам. Эшләнми калган өй эше өчен үз-үзеңне гаепләргә кирәкми.

Бу уңайдан психологлар нинди киңәшләр бирә? Ул хакта биредә укырга була.  

Добавить комментарий