Логотип Магариф уку
Цитата:

Педагоглар һәм артистлар арасында дәрес «тозлаучылар» бармы икән?

Һәркемгә дә мәктәптә укыганда, студент елларында дәрес калдырырга туры килгәндер, мөгаен. Әмма кемдер дәресне авырып яки җитди сәбәпләр аркасында гына калдырса, кем өчендер сәбәпсез уку калдыру гадәти...

Һәркемгә дә мәктәптә укыганда, студент елларында дәрес калдырырга туры килгәндер, мөгаен. Әмма кемдер дәресне авырып яки җитди сәбәпләр аркасында гына калдырса, кем өчендер сәбәпсез уку калдыру гадәти бер күренеш кебек кабул ителә. Соңгыларының махсус бәйрәм көне дә бар икән. Россиядә Дәресләр калдыру көне 7 мартка туры килә. Бу дәрес калдыруга карата мөнәсәбәтеңне үзгәртә торган көн булып санала. Әлегә кадәр бер мәртәбә дә дәрес калдырмаучылар, бу көнне тәвәккәлләп карый алалар. Ә менә бик еш сәбәпсез уку калдыручыларга «койрыкларын» төзәтү турында уйлана башларга вакыт.


Шул уңайдан без дә мәгариф хезмәткәрләре, артистлар, студент һәм мәктәп укучылары арасында сораштыру үткәреп алырга булдык. Мәктәптә укыганда, студент елларында дәресне еш калдырдымы икән алар?


DSC_0997


Илсур Һадиуллин, ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары


– Мәктәптә укыганда дәрес калдыру очраклары булгалады. Моның сәбәпчесе буранлы яисә бик салкын көннәр булу иде. Без күрше авылдагы урта мәктәпкә көненә алты чакрым йөреп укыдык. Һаман да истә: укырга барып булмаслык буранлы, салкын көннәрне көтеп ала идек. Андый чакта радиодан укучыларны дәресләрдән азат итү турында хәбәр итәләр, без радио каршына килеп гел шул хәбәрне көтеп утыра идек.


Ә сәбәпсез уку калдырырга тырышмадык. Шулай да берничә тапкыр дәрес калдырырга туры килгәнлеген искәртим. Авылыбызда кәҗә тотучы Сәрви исемле әби яши иде. Кыш көннәрендә иртән шул кәҗәнең кар күмеп киткән лапасын казып чыгарып, аңа ризык бирә идек. Бу безнең өчен бик изге эш булып тоелды.


Ә студент елларына килгәндә, бер сәбәпсез дәрес калдырулар булмады, бик кирәк булганда гына сорап китә идек.


Фото: vk.com/akter_fanis_zigansha Фото: vk.com/akter_fanis_zigansha

Фәнис Җиһанша, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты


– Укыган вакытта сәбәпсез дәрес калдырулар булмагандыр, хәтерләмим. Ә менә авырып калганда, шул вакытта узган темаларны мин өйдә кабатлап, әзерләнеп килергә тырыша идем. Ә студент елларында, Сәнгать академиясендә укыганда, театр репертуарында бара торган спектакльләрдә катнашкан вакытта без – шунда чыгыш ясаучылар – укытучылар белән сөйләшеп, дәресләрдән сорап китә идек.


Фото: vk.com/i.nagimova92 Фото: vk.com/i.nagimova92

Ильмира Нәгыймова, җырчы


– Сәбәпсез дәрес калдырып йөргәнемне хәтерләмим. Ә менә музыка мәктәбенә укырга кергәч, атнага 3 тапкыр авылдан шәһәргә 25 чакрым ара үтеп йөрергә туры килә иде. Дәресләр өченче яртыда бетә, ә икедә китә торган автобуска өлгерәсе бар. Шуның өчен дәрестән сорап китәргә туры килгәләде. Шулай 3 ел йөрдем һәм моңа бер дә үкенмим.


Зилә Гомәрова, 1 курс магистры


– Укучы булганда да, студент елларында да сәбәпсез дәрес калдырырга тырышмадым. Нинди дә булса мөһим мәгълүматны белмичә калырмын кебек тоела иде. Әле дә исемдә калган: дүртенче курсның соңгы семестрында бөтенләй дәрес калдырмадым.


Исламия Хәбибрахманова, 10 сыйныф укучысы


– Мәктәпне бик яратсам да, салкын тиеп авыру, төрле бәйгеләргә бару сәбәпле, дәрес калдырырга туры килә. Дөресен әйткәндә, бер сәбәпсезгә дәрес калдыруны ялкау, укырга яратмаучы «укучылар» гына булдыра ала. Минемчә, 11 ел вакыт уку өчен бирелгән битинде. Шуңа күрә, дәрес калдырмыйча, балачакның иң рәхәт вакытының кадерен белеп калыйк!


Дуслар, ә сез укыганда дәрес калдыра идегезме? Истәлек-хатирәләрегез белән уртаклашыгыз әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ